Рим Хәсәнов

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Рим Хәсәнов
Тулы исеме Рим Мәхмүт улы Хәсәнов
Туган көне 9 март 1947(1947-03-09) (77 яшь)
Туган Благовар районы, Язикәү авылы
Ил
Эшчәнлеге композитор
Бүләк һәм премияләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2009)
ОрденСалаватаЮлаева.png

Рим Мәхмүт улы Хәсәнов — популяр җырлар иҗат итүче татар композиторы, тәрҗемәче, СССР Композиторлар берлеге әгъзасы (1974), Россия Язучылар берлеге әгъзасы (2010), Г. Сәләм премиясе иясе (1976), БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1979), ТР дәүләт бүләге иясе (2009), БР халык артисты (2017), Уфаның мактаулы гражданы (2017)[2].

Тәрҗемәи хәле

1973 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын композиция сыйныфы буенча тәмамлый. Совет армиясендә хәрби хезмәтен үткәндә берничә популяр җыр иҗат итә: "Юкка түгел", "Кышкы романс". 19731978 елларда Башкорт академик драма театрының музыкаль бүлеген җитәкли. 1978 елдан соң ирекле иҗади эштә. 19941996 елларда Австралиядә яшәп иҗат итә. Соңгы вакытларда Мәскәүдә яши.

Иҗат

Эстрада

400гә якын җыр авторы. «Сиңа килдем, иркәм», «Кичер мине, әнкәй, гафу ит», «Чәчәкләр уяныр», «Дусларыңны онытма», «Кышкы романс», Радик Динәхмәтов, Алсу Сафина, Владимир Трошин башкара.

Сәхнә һәм кино

Мосфильм, 1980) музыка яза. "Курай турында легенда" (1979), "Телсез" балетлары; "Прометей" белән "Сибай" симфоник поэмалар; бәрмә (инструментлар) һәм синтезатор өчен "Катастрофа, 4 июнь" (1989), "Нәсел язуы" ораториясе (1974), "Башкортстан" һәм "Ленин язын туган" кантаталары. Татар дәүләт академия театры куйган "Телсез күке" (Зөлфәт Хәким) спектакленә музыка язган (2008).

1974 елдан — СССР композиторлар берлеге әгъзасы. Россия язучылар берлеге әгъзасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар