Роберт Әхмәтҗанов

Роберт Әхмәтҗәнов — шагыйрь һәм публицист, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Роберт Әхмәтҗәнов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәгендә туа. Башта – урта, аннары Казан дәүләт педагогия институтында югары белем ала. Әстерхан өлкәсенең Җәмәле авылы мәктәбендә өч ел укыта. Казанга кайткач, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире вазифасын башкара, төрле газета редакцияләрендә эшли.

undefined

1958 елда аның "Егерменче яз" дигән беренче шигъри җыентыгы, шуннан соң "Гасырлар юлы", "Йолдызстан", "Кызыл усаклар", "Еллар яна", "Сәгать суга", "Идел-йорт", "Таң шәһәре", "Хәтер елгасы", "Моңлану", "Җәяүле күбәләк" һ.б. китаплары дөнья күрде.

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә