Светлана Романова (Славутская)

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Светлана Романова
С.Романова.jpg
Тулы исеме Светлана Геннадий кызы Романова (Славутская)
Туган көне 24 декабрь 1952(1952-12-24) (71 яшь)
Туган Алмания (Алмания Демократик Республикасы), Потсдам шәһәре
Эшчәнлеге драма артисты
Бүләк һәм премияләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2010)

Светлана Романова (Славутская) (Светлана Геннадий кызы Романова (Славутская), рус. Светлана Геннадиевна Романова (Славутская) – драма артисты, В. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театрының әйдәүче артисты, Россиянең (2002) һәм Татарстанның (2007) халык, РСФСР атказанган (1986) артисты, Тукай премиясе лауреаты (2009). Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы.

Тәрҗемәи хәле

1952 елның 24 декабрендә Потсдам шәһәрендә (Алмания Демократик Республикасы) туган. Чиләбе мәдәният институтының мәдәни-агарту эше факультетын тәмамлаган (1975).

Хезмәт юлы

Иҗаты

В. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театрында 20 ел хезмәт итү дәверендә 20 дән артык рольдә чыгыш ясый. Иҗат итү мөмкинлеге төрлелеген, характерлы каһарманнарны уйнау осталыгын күрсәтте.

Уйнаган рольләре

  • Устинья Наумовна — «Банкрот» А.Н. Островский.
  • Тадрахова — «Дульская ханым морале» (Мораль пани Дульской) Г. Запольская
  • Профессор Персиков хатыны — «Шомлы йомыркалар» (Роковые яйца) М. А. Булгаков.[1]
  • Лариса — «Чепи күз» (Куриная слепота) Н.В. Коляда.
  • Голиына, графиня — «Пики дамасы» (Пиковая дама) А. С. Пушкин.
  • Целия Пичем — «Өч бакырлык опера» (Трёхгрошовая опера) Б. Брехт.
  • НКВД капитаны — «Америка фахишәсе яки исерек әти белән Россия буйлап сәяхәт» (Американская шлюха или путешествие по России с папой-алкоголиком) Ираклий Квирикадзе (18 +).
  • Хизиона — «Йөрәкне яралый торган йорт» (Дом, где разбиваются сердца) Б. Шоу.
  • Раневская — «Чия бакчасы» (Вишнёвый сад) А. П. Чехов.
  • Клара Цеханасьян — «Ханымның килүе» (Визит дамы) Дюрренматт.
  • Москалева — «Абзый йокысы» (Дядюшкин сон) Ф. М. Достоевский.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2003 Халыкара «Камерата-транзит» театр фестивале (Чиләбе) — «Иң яхшы хатын-кыз роле өчен» призы («Пики дамасы» спектаклендә уйнаган графиня Голицына роле).
  • 2007 Бөтенрусия «Идел театр сезоннары» фестивалендә (Самар) — «Иң яхшы хатын-кыз роле өчен» призы («Чия бакчасы» спектаклендәге Раневская роле).
  • РСФСР атказанган артисты (1986).
  • Россиянең халык артисты (2002).
  • Татарстанның халык артисты (2007).
  • Тукай премиясе (2009) — В.И. Качалов исемендәге Казан Зур дәүләт академия драма театрында куелган «Чия бакчасы» (Вишнёвый сад) спектаклендә Раневская роле өчен, иҗат төркеме составында.

Чыганаклар

  1. «Народные артисты» (СССР, РСФСР, ТАССР). Казан, 1980.
  2. СССР, РФ, РТ халык артистлары (автор-төзүче И. Илялова). Казан, «Мәгариф-Вакыт», 2011. (рус.)


Сылтамалар

Качалов театры рәсми сайты

Искәрмәләр