Шамил Шәрифуллин

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Шамил Шәрифуллин
Файл:Ш.К.Шәрифуллин.jpg
Тулы исеме Шамил Камил улы Шәрифуллин
Туган көне 13 сентябрь 1949(1949-09-13) (75 яшь)
Туган ССРБ, Төрекмәнстан ССР, Чарджоу өлкәсе, Фараб бистәсе
Эшчәнлеге композитор
Бүләк һәм премияләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Шамил Шәрифуллин (рус. Шарифуллин Шамиль Камильевич) — композитор, педагог, фольклорчы. Татарстанның Тукай премиясе (2005), РСФСРның Д. Шостакович исемендәге дәүләт премиясе (1985) лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992). Казан консерваториясе профессоры (1999), кабинет мөдире. 1974 елдан СССР композиторлар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

1949 елның 13 сентябренда Төрекмәнстан ССР Чарҗау өлкәсе, Фәрәб бистәсендә туган. «Баян» белгечлеге буенча Ашхабад музыка укуханәсендә, соңрак Казан музыка укуханәсендә белем ала. «Композиторлык» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (Анатолий Луппов, Альберт Леман сыйныфы, 1973), Мәскәү дәүләт консерваториясендә ассистентура-стажировка (Тихон Хренников сыйныфы, 1981) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

1976-2001 Казан дәүләт консерваториясендә теория һәм композиторлык кафедраларында эшли, профессор (1999). Музыка теориясен, композицияне укыта. Казан дәүләт консерваториясенең Идел буе халыклары музыкасы кабинеты мөдире[1]. Фольклор экспедицияләрен оештыручы.

Иҗаты

Иҗатының төп юнәлеше — хор музыкасы. Татар музыка этнографиясен үстерүгә зур өлеш кертә. Фольклор экспедицияләре нәтиҗәләрен җыентык итеп бастыра. Күптомлы «Татар халык музыка антологиясе» һәм «Татар халкының традицион китап җыры» җыентыкларын төзүгә зур өлеш кертә. «Мөнәҗәтләр»е Америка, Алмания, Швеция, Финляндия, Болгария, Чехословакия, Ватикан, Румда җылы кабул ителә.


« Ул үз иҗатында тирән һәм борынгы милли тамырларны хәзерге заман музыкасын һәм зур интеллектуаль көчне бергә куша.[2]
»

Шәкертләре

Рөстәм Абязов, И. Байтирәк, Р. Гатауллин, А. Кавайкин.

Әсәрләре

  • «Йосыф һәм Зөләйха» балеты
  • «Диалоги сфер» симфониясе
  • «Татар биюләре» симфониясе
  • «Татарские буколики» симфониясе
  • «Җыен» оркестр өчен концерт
  • «Дала» симфоник поэмасы
  • «Мөнәҗәтләр» хор өчен acapella концерты
  • «Авыл көйләре» хор өчен концерт
  • «Сары сандугач» хор өчен концерт
  • «Чәчәк турында җыр» оратория-балеты
  • «Болгар моңнары», «Борынгы халык көйләре» камера–уен кораллары әсәрләре
  • 50 дән артык җыр

Хезмәтләре

  • «Борынгы халык моңнары» (җыентык).
  • «Сак-Сок бәете» (җыентык).
  • Система ангемитонной пентатоники (константные и мобильные свойства). Китапта: Пентатоника в контексте мировой музыальной культуры. Казань, 1995.
  • Татар халык музыкасы: Балалар музыка мәктәпләре өчен. Китапта: Татарская народная музыка: Программа для ДМШ. Казань, 1997.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2005 Тукай премиясе — хор өчен acapella «Мөнәҗәтләр» концерты өчен
  • 1985 РСФСРның Д. Шостакович исемендәге дәүләт премиясе
  • 1992 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Сылтамалар

Искәрмәләр