Рабит Батулла
Рабит Батулла | |
---|---|
Тулы исеме | Роберт Мөхлис улы Батуллин |
Туган көне | 26 март 1938 (86 яшь) |
Туган | СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Түбән Олыҗы |
Ил | |
Эшчәнлеге | язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе |
Бүләк һәм премияләр |
ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, |
Сайт | batulla.tatar |
Рабит Батулла (чын исем Роберт Мөхлис улы Батуллин, 1938 елның 26 мартында туды) – күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле
Роберт Батуллин 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында туа. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач, ике ел Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, шул ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә.
Иҗат
Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында ижат итә. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза. Аның «Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай» һ.б. пьесалары Казан, Донецк, Сарытау, Кемерово, Барнавыл курчак театрлары сәхнәләрендә куела. Әбугалисина кыйссасы нигезендә язылган «Тылсымчы белән сихерче» (1966) пьесасы аеруча зур уңыш казана: курчак театрларының Бөтенрусия конкурсында икенче дәрәҗә диплом алуга ирешә. Тирән эчтәлекле, актуаль проблемаларны чагылдырган «Кичер мине, әнкәй!», «Өчәү юлга чыктык», «Туйлар узгач», «Сират күпере», «Мин Америка ачтым» һ.б. драма әсәрләре тамашачы һәм укучы тарафыннан яратып кабул ителә.
Рабит Батулла драматург буларак кына түгел, ә прозаик, балалар язучысы буларак та танылды.
Бүләкләр
- 1985 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.
Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул:
- 1991 елда Гаяз Исхакый исемендәге һәм
- 2006 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләренә лаеклы булды.
- 2024 ― Дамир Сираҗиев премиясе[3].
Хөрмәтләү
- 2023 елның февралендә Зәй районының Түбән Биш авылы мәктәбендә язучының музей-бүлмәсе ачыла.[4]
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
- ↑ Камилә Закирова. Байбулат Батулла: «Безнең әти бик миһербанлы». «Татарстан яшьләре», № 39, 26.03.2013
- ↑ Министерство культуры Республики Татарстан
- ↑ Адилә Борһанова. Түбән Биштә Рабит Батулла исемендәге музей булдырылды. Зәй хәбәрләре, 17.01.2023
Сылтамалар
- Әдәби мирас сайты
- Китапханә сайты 2016 елның 18 март көнендә архивланган.
- Батулланың официаль сайты
- 26 март көнне туганнар
- 1938 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Зәй районында туганнар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Әлифба буенча язучылар
- Русия язучылары
- Татар язучылары
- Татар драматурглары
- Татар милли хәрәкәте шәхесләре
- Татар режиссёрлары
- ТАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Тинчурин театры режиссерлары
- Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары