Фәрит Бикчәнтәев
Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев (рус. Фарит Рафкатович Бикчантаев; 21 май 1962, Казан) — Россиянең татар театр режиссёры, Г. Камал исемендәге Татар академия театрының баш режиссёры. Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (2010). 2011 елдан — Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге рәисе. Фәрит Бикчәнтәевнең «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» («Муть. Мухаджиры») әсәрләрен сәхнәләштерүе «Иң яхшы драма спектакле. Зур форма» номинациясендә «Алтын битлек» премиясенә лаек була (2024)[1].
Тәрҗемәи хәле
1962 елның 21 маенда Казанда туа. Аның әти-әнисе — Камал сәхнәсе осталары Рәфкать Бикчәнтәев (1924—1975) һәм Наилә Гәрәева (1940—2023). Училищены тәмамлаганнан соң, Фәрит Бикчәнтәев актёр буларак эшли башлый. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Г. Камал исемендәге Татар театры труппасына кабул ителә, аның спектакльләрендә ул балачактан ук катнаша. Рольләре арасында: Алмазбулат — «Алмазбулат» Ю. Сафиуллин, Леандро — «Болан-патша» («Король-Олень») К. Гоцци, Ул — «Кичер мине, әнкәй!» Р. Батулла, Наил — «Кеше гаебе» Х. Вахит.
Гаиләсе
Өйләнгән, улы бар. Хатыны — Люция Хәмитова, Татарстан Республикасының халык артисты, Камал театры актрисасы. Улы — Йосыф, шулай ук Г. Камал театры актёры булып тора[2].
Карьерасы һәм җәмәгать эшчәнлеге
1991 елда ГИТИСның режиссура факультетын (Мария Кнебель һәм Борис Голубовский курсы) тәмамлый. 2002 елның 16 маеннан — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссёры. 2002 елдан Казан дәүләт мәдәният институтының актёрлык осталыгы кафедрасы мөдире була (2026 елга булган мәгълүматлар буенча, бу вазифаны башкармый[3]), 2011 елдан — профессор. Казан театр училищесының ике актёрлык курсы җитәкчесе. 2011 елның февраленнән — Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге рәисе (2026 елның 9 февралендә әлеге вазифага яңадан сайлана[4]).
«Нәүрүз» төрки халыкларның халыкара театр фестиваленең сәнгать җитәкчесе. Камал театры базасында «Яңа татар пьесасы» бәйгесен үткәрү инициаторы.
Сәхнәләштергән әсәрләре
Режиссёр тарафыннан төрле театрларда 80 гә якын спектакль сәхнәләштерелә[5]. «Алтын битлек» милли театр премиясе номинанты (2014)[6], 2018[7], 2019[8]. 2024 елда ул куйган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» («Муть. Мухаджиры») спектакле «Иң яхшы драма спектакле. Зур форма» номинациясендә «Алтын битлек» премиясен ала[1].
Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры
- 1989 — «Бичура» М. Гыйләҗев;
- 1990 — «Казан егетләре» М. Гыйләҗев.
- «Ак үгез турында әкият» («Сказка про белого бычка») Т. Гыйззәт;
- 1991 — «Асылъяр» М. Фәйзи;
- «Ромео һәм Джульетта» У. Шекспир;
- 1992 — «Боз астында дулкын» Т. Рахманколов;
- «Кабат казан егетләре» М. Гыйләҗев;
- 1993 — «Хушыгыз» Т. Миңнуллин;
- 1994 — «Карак» З. Хәким;
- 1995 — «Бию укытучысы» Л. де Вега;
- «Күз нурым» Т. Миңнуллин;
- 1996 — «Вахит Мансуровның тормышы һәм үлеме» («Жизнь и смерть Вахита Мансурова») К. Тинчурин;
- «Каениш, көндәш һәм башкалар» Г. Камал;
- 1997 — «Мәхәббәт реестры» Ф. Бүләков;
- 1998 — «Шәҗәрә» Т. Миңнуллин;
- «Чакырдыгызмы?..» З. Хәким;
- 1999 — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» Н. Исәнбәт;
- 2000 — «Төшемдә күрдем» З. Хәким;
- «Ирексез табиб» («Врачеватель поневоле») Т. Җүҗәноглу;
- 2001 — «Атым чаба Казанга» З. Хәким;
- «Казан егетләре» М.Гыйләҗев;
- 2002 — «Ява карлар, ява карлар» З. Хәким;
- «Кара чикмән» Г. Хугаев;
- 2003 — «Шулай булды шул» Т. Миңнуллин;
- «Казан сөлгесе» К. Тинчурин;
- 2004 — «Телсез күке» З. Хәким;
- 2005 — «Сөеклем минем» Т. Миңнуллин;
- 2006 — «Өч сеңел» А. Чехов;
- 2007 — «GO! Баламишкин» Ф. Бүләков;
- «Гөлҗамал» Н. Исәнбәт;
- «Дивана» Т.Миңнуллин;
- 2008 — «Люстра» И. Зәйниев;
- «Мылтык» З. Хәким;
- 2009 — «Яшь йөрәкләр» Ф. Бурнаш;
- «Курчак туе» М. Гыйләҗев, Р. Хәмид;
- 2010 — «Соңлаган җәй» И. Зәйниев;
- «Дилфрүз-Remake» Т. Миңнуллин;
- «41 елның хатыннары» З. Зәйнуллин;
- 2011 — «Бәби» И. Зәйниев;
- 2011 — «Зәңгәр шәл» К. Тинчурин;
- 2012 — «Мулла» Т. Миңнуллин;
- 2013 — «Җәйге көннәрнең берендә» Й. Фоссе, «Банкрот» Г. Камал;
- 2015 — «Хуҗа Насретдин» Н. Исәнбәт, С. Ваннус;
- 2017 — «Килмешәк» С. Гаффарова, «Ак калфак» И. Юзиев.
- «Әтәч менгән читәнгә» Аяз Гыйләҗев;
- 2018 — «Чакырдыгызмы?» Зөлфәт Хәким;
- 2020 — «Эңгер-меңгер» («На закате») Артур Шәйдулла;
- 2024 — «Дуслар җыелган җирдә» («Чёртов тост») Т. Миңнуллин[9];
- 2025 — «Башмагым» Т. Гыйззәт, Җ. Фәйзи[10].
В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус зур драма театры
- 1996 — «Күңелле кешеләр» («Весельчаки») Н. Саймон.
Казан дәүләт яшь тамашачылар театры
- 2001 — «Дон Жуан» Ж. Б. Мольер.
Әлмәт татар дәүләт драма театры
- 1999 — «Ак калфак» М. Фәйзи.
«Нур» Уфа дәүләт татар театры
- 1995 — «Көз» Г. Исхакый;
- 2005 — «Ирекле йөрәкләр» И. Зәйниев.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры
- 1997 — «Печән өстендәге эт» («Собака на сене») Лопе де Вега;
- 2002 — «Минем хатынымның исеме Морис» («Мою жену зовут Морис») Раффи Шарт;
- 2016 — «Антигона» Жан Ануй.
Танылуы һәм бүләкләре
- Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (2010);
- Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1996);
- Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1998);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2017) — театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен;
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2022) — театр сәнгатен үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен[11];
- К. С. Станиславский исемендәге халыкара премия (2017) — Россия театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен[12];
- «Алтын битлек» премиясе (2024) — «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакленә «Иң яхшы драма спектакле. Зур форма» номинациясендә[1];
- «Ел татарлары» премиясенең гран-прие (2024) — «Ел татарлары. Экспертлар сайлавы» номинациясендә җиңү[13].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Спектакль Фарида Бикчантаева стал лауреатом «Золотой маски». Info-Ant (2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2026.
- ↑ Династия Бикчантаевых. Sobaka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2026.
- ↑ Структура и органы управления образовательной организацией. Казанский государственный институт культуры (старый сайт). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2026.
- ↑ Фарид Бикчантаев вновь возглавил Союз театральных деятелей РТ. Татар-информ (9 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2026.
- ↑ Фарид Бикчантаев. Александринский театр. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2026.
- ↑ ЗОЛОТАЯ МАСКА - ФЕСТИВАЛЬ И ПРЕМИЯ. Golden Mask. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 гыйнвар 2018. Архивировано 8 гыйнвар 2018 года.
- ↑ ЗОЛОТАЯ МАСКА - ФЕСТИВАЛЬ И ПРЕМИЯ. Golden Mask. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 гыйнвар 2018. Архивировано 3 гыйнвар 2018 года.
- ↑ Фарид Бикчантаев номинирован на премию «Золотая маска». Театр Камала. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2026.
- ↑ «Дуслар җыелган җирдә» («Чёртов тост»). Театр Камала. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2026.
- ↑ «Башмагым» («Башмачки»). Театр Камала (7 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2026.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (23 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2022. Архивировано 27 май 2022 года.
- ↑ Названы лауреаты премии Станиславского [рус.], Российская газета (2017-11-07). 13 гыйнвар 2018 тикшерелде.
- ↑ В Казани прошло награждение «Татары года». Кто получил «Пайцзу Хана»? Миллиард.Татар. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2026.
Сылтамалар
- Россия театр режиссерлары гильдиясендә Ф. Бикчәнтәев
- Поюровский Борис. Театрда туган / Фәрит Бикчәнтәев (Казан).
