Рәшит Кәлимуллин

Рәшит Фәһим улы Кәлимуллин (рус. Калимуллин Рашид Фагимович; 6 май 1957, Яшел Үзән, Татарстан АССР) — СССР һәм Россия композиторы, педагог, җәмәгать эшлеклесе. Россия Федерациясенең халык артисты (2007) һәм Татарстан Республикасының халык артисты (2003). Россия Композиторлар берлеге идарәсе рәисе (2015 елдан). Мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе (2005) һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2007) лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

Рәшит Кәлимуллин 1957 елның 6 маенда Татарстан АССРның Яшел Үзән шәһәрендә туа. 1970 елда ул урындагы музыка мәктәбенә баян һәм кларнет сыйныфлары буенча укырга керә. 1974 елда Түбән Кама музыка училищесына укырга керә, әмма 1975 елда хәрби хезмәткә чакырылу сәбәпле, укуы өзелеп тора[1].

Хәрби хезмәттән кайткач, Рәшит Кәлимуллин Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. 1985 елда ул консерваторияне «композиция» белгечлеге буенча (профессор Борис Трубин сыйныфы) тәмамлый. 1987 елда шул ук югары уку йортында ассистентура-стажировканы тәмамлый. Германиядә һәм Нидерландта музыкаль стажировкалар үтә[1][2].

Иҗаты

Рәшит Кәлимуллин иҗаты академик жанрларның барысын да диярлек үз эченә ала. Аның композиторлык мирасында үзәк урынны симфоник һәм камера-инструменталь музыка алып тора. Ул — тугыз симфония (1982—2024 елларда язылган, шул исәптән «Болгарлар» симфоник поэмасы һәм 9 нчы «БРИКС-2024» симфониясе) һәм оркестр белән ялгыз башкаручы уен кораллары өчен 14 концерт авторы[3][4].

Композитор иҗатына күләмле музыкаль-театраль әсәрләр дә керә[5]. Аның стиленә көнбатыш академик традицияләренең һәм татар фольклоры элементларының (озын көй, такмак интонацияләрен куллану) органик синтезы хас[6]. Композиторның әсәрләре Россия, АКШ, Япония, Кытай һәм Европа илләрендә башкарыла[2].

Аерым әсәрләре

  • «Ерактагы кәккүк авазы» (Крик кукушки) рок―операсы (1989);
  • «Болгарлар» симфоник поэмасы (1982, 2 нче ред. 1986);
  • «Тынлык һәм тынычлык» (Тишина и покой) вокал―симфоник поэмасы (1987);
  • Габдулла Тукай истәлегенә кыллы квартет (1986);
  • камера―уен кораллары өчен әсәрләр;
  • җырлар.

Педагогик эшчәнлеге

1987—1993 елларда Рәшит Кәлимуллин Казан дәүләт консерваториясендә укыта. 1992 елдан ул бу уку йортының композиция һәм инструментлаштыру кафедрасы мөдире вазифасын башккара[7].

Иҗтимагый эшчәнлеге

Рәшит Кәлимуллин актив музыкаль-оештыру эшчәнлеге алып бара. 1995—2002 елларда ул Казандагы Софья Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге директоры булып эшли[7].

Ул постсовет Россиясендә беренче халыкара музыкаль фестивальләрне оештыручы һәм аларның директоры булып тора: «Европа — Азия» (1993 елдан Казанда, 2014 елдан Вьетнамда да үткәрелә), «Muz-Transit» (2003 елдан), «XXI гасырда классик гитара» (2007 елдан)[1].

1989 елда Рәшит Кәлимуллин Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлана. Ул 35 ел дәвамында оешма белән алышынмыйча җитәкчелек итә һәм 2024 елның декабрендә үз теләге белән вазифасыннан китеп, җитәкчелекне Ильяс Камалга тапшыра[8].

1995 елдан Кәлимуллин идарә секретаре буларак Россия Композиторлар берлеге җитәкчелеге составына керә. 2015 елның декабрендә ул Россия Федерациясе Композиторлар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлана һәм хәзерге вакытка кадәр бу вазифаны били[7]. 2006—2010 елларда шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы була[8].

2006―2010 елларда ― Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Халыкара композиторлар бәйгесе лауреаты (I премия, 1987, Дрезден, Алмания)[1];
  • Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1990)[2];
  • Халыкара композиторлар бәйгесе лауреаты (I премия, 1994, Австрия);
  • Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1996);
  • Россия Композиторлар берлегенең Д. Д. Шостакович исемендәге премиясе лауреаты (1998)[8];
  • Мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты (2005);
  • Татарстан Республикасының халык артисты (2003);
  • Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2007) — «Тукай моңнары» вокаль-симфоник поэмасы, «Казанны сагыну» симфоник картинасы һәм соңгы еллардагы симфоник әсәрләр циклы өчен[9];
  • Россия Федерациясенең халык артисты (2007);
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2017) — музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык уңышлы иҗади эшчәнлеге өчен;
  • «Дуслык» ордены (2022, Татарстан Республикасы);
  • Адыгея Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2022).

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Калимуллин Рашид Фагимович (рус.). Союз композиторов России (1 гыйнвар 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2026.
  2. 1 2 3 Калимуллин Рашид Фагимович (рус.). Татарская энциклопедия (Tatar Ile) (1 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2026.
  3. Симфонии Рашида Калимуллина: темброво-оркестровый аспект (рус.). PHILHARMONICA. International Music Journal (2 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2026.
  4. Рашид Калимуллин: «Бюджет одного футболиста мог бы изменить культуру Татарстана» (рус.). Татар-информ (4 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2026.
  5. Тукайга багышланган портал
  6. Бизнес―онлайн газетасында
  7. 1 2 3 Калимуллин Рашид Фагимович (рус.). Татар-информ (1 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2026.
  8. 1 2 3 Рашид Калимуллин: «Ильяс Камал похож на меня…» (рус.). БИЗНЕС Online (13 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2026.
  9. Калимуллин Рашид Фагимович (рус.). Портал, посвящённый Г. Тукаю (1 гыйнвар 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2026.

Әдәбият

  • Загидуллина Д. Р. Симфонии Рашида Калимуллина: темброво-оркестровый аспект // PHILHARMONICA. International Music Journal. — 2019. — С. 56—70.
  • Композиторы Татарстана / гл. ред. Р. Ф. Калимуллин. — М.: Композитор, 2009.

Тема буенча өстәмә