Алмаз Монасыйпов
Алмаз Закир улы Монасыйпов (рус. Алмаз Закирович Монасыпов; 11 июль 1925, Казан — 24 июль 2008, Мәскәү) — СССР һәм Россия татар композиторы, дирижёр, педагог. Татарстан Республикасының халык артисты (2000), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1969), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1987), Татарстан ССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1991).
Тәрҗемәи хәле
Алмаз Закир улы Монасыйпов 1925 елның 11 июлендә Казанда туа. Унбер яшендә Алмаз виолончельдә уйнарга өйрәнү өчен Казан шәһәренең 1 нче балалар музыка мәктәбенә укырга керә[2][3]. Музыка мәктәбендә, аннары музыка техникумында (хәзер — Казан музыка көллияте) Рувим Поляков сыйныфында укый.
1943 елда, 18 яше тулгач, армиягә чакырыла һәм Бөек Ватан сугышында солдат булып хезмәт итә. Сугыш тәмамланганнан соң, укуын дәвам итә. Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә һәм аны 1950 елда профессор А. Броунның виолончель сыйныфы буенча тәмамлый[4]. Музыка иҗат итүне төп һөнәре итәргә карар кылып, 1952 елда консерваториягә кабат укырга керә. 1956 елда Казан консерваториясен икенче тапкыр — профессор Альберт Леманның композиция сыйныфы буенча тәмамлый. 1964 елда профессор Исай Шерман җитәкчелегендә опера-симфоник дирижёрлык белгечлеге буенча консерватория аспирантурасында укып, тулы курсны тәмамлый[4].
1959—1970 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында дирижёр булып эшли. 1970—1973 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең симфоник оркестры дирижёры була[4]. 1968—1973 һәм 2000—2003 елларда Казан консерваториясенең композиция кафедрасында укыта.
1972 елдан Мәскәүдә яши, әмма Татарстанның музыка тормышында, республика Композиторлар берлеге[5] эшендә һәм яшь композиторларны тәрбияләүдә актив катнаша. 1991 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.
Алмаз Монасыйпов 2008 елның 22 июлендә Мәскәүдә вафат була[6]. Митино зиратында җирләнә[7].
Иҗаты
Алмаз Монасыйпов — җырлар, романслар, симфонияләр, камера-вокал, эстрада һәм театр өчен язылган әсәрләр авторы. Җитди һәм җиңел музыканы берләштереп, аларга яңача яңгыраш бирү — композитор иҗатының әһәмиятле үзенчәлекләренең берсе. Моның ачык мисалы — аның «Тукай аһәңнәре» әсәре. Композитор үзе әлеге циклны вокал-симфоник поэма дип билгели.
Ул беренче әсәрләрендә үк үзенчәлекле стильдәге җитди музыка иҗат итәргә омтыла. Композиторның стиле симфония жанрында аеруча киң ачыла. Аның симфонияләре музыка сәнгатен тирәнтен белгән тыңлаучыларга адресланган, аларда үзенчәлекле музыкаль алымнар ярдәмендә фәлсәфи уйланулар чагыла[8].
«Муса Җәлил» симфония-поэма
Алмаз Монасыйповның 2 нче симфониясе — ми минор тональлегендәге «Муса Җәлил» симфония-поэмасы (1968). Ул татар каһарман-шагыйре Муса Җәлилгә багышланган. Симфониядә батырлык, сугыш һәм дошман образларын сурәтләп, композитор тыңлаучыны кеше тормышының мөһим мәсьәләләре турында уйланырга һәм сугыш каһарманнарының истәлеген мәңге сакларга өнди[8].
Өченче симфония
Өченче симфониядә (1974) композитор кешенең дөньяда үз урынын эзләве турындагы фәлсәфи теманы дәвам итә, явызлыкка һәм көч куллануга каршы торуның катлаулы, әмма зарур булуын күрсәтә. Әсәр музыкасында SOS сигналы үзенчәлекле рәвештә кодланган. Аның ритмы симфониянең кульминацион нокталарында ярдәмгә чакыру сыман яңгырый[8].
«Дастан»
Композиторның 4 нче симфониясе («Дастан», 1978) — татар симфоник музыкасы үрнәкләренең берсе. Әсәрдә күпгасырлык татар мәдәниятенең борынгы катламнарына яңача яңгыраш бирелә. Алмаз Монасыйпов борынгы бәетләр һәм мөнәҗәтләрнең интонацияләренә һәм ритмнарына даими мөрәҗәгать итә, аларны инструменталь һәм вокаль әсәрләренә кертә. Татар мәдәниятенең рухи дөньясын чагылдыруда композитор дөнья профессиональ музыкасындагы заманча алымнардан һәм композиторлык техникасының яңа юнәлешләреннән файдалана[9].
Башка әсәрләре
Алмаз Монасыйпов җитди музыка әсәрләре белән беррәттән, республикада һәм аннан читтә танылган күпсанлы җырлар һәм романслар авторы буларак та таныла[10]. Аның романслары һәм җырлары үзенчәлекле көйләре, җанлы ритмнары һәм бай гармониясе белән аерылып тора. Монасыйпов әсәрләре эстрада оркестрлары тарафыннан да башкарыла. «Хыяллар» фокстроты Олег Лундстрем җитәкчелегендәге джаз оркестры репертуарына керә.
1975 елда иҗат ителгән «Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэмасы композиторның иң танылган әсәрләренең берсе булып санала. Анда борынгы мөнәҗәтләр, заманча эстрада җырлары һәм Европа вокаль-симфоник музыкасы традицияләре чагылыш таба[10]. 1990 елда татар профессиональ музыкасына нигез салучыга хөрмәт йөзеннән симфоник оркестр өчен «Салих Сәйдәшевкә музыкаль мәдхия» әсәрен яза.
Алмаз Монасыйпов әсәрләре концерт сәхнәләрендә, радио һәм телевидение аша яңгырый, грампластинкаларга һәм компакт-дискларга языла.
Архив
Алмаз Монасыйпов әсәрләренең архивы аның улы, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының скрипкачысы Җанибәк Монасыйповта саклана. Ул архивны цифрлаштыру белән дә шөгыльләнә. 2021 елның 2 маенда Classic-online сайтында композиторның дүрт симфониясенең партитуралары һәм аудиоязмалары урнаштырыла[11].
Әсәрләре
- Симфония № 1 (1963);
- «Муса Җәлил» симфония-поэмасы (Симфония № 2, 1968);
- Симфония № 3 (1974);
- «Тукай аһәңнәре» (вокаль-симфоник поэма)
- «Дастан» (Симфония № 4, 1978);
- «Салих Сәйдәшевкә музыкаль мәдхия» (1990);
- Скрипка һәм фортепиано өчен соната;
- җырлар.
Мәкаләләре
- Монасыпов, А. Неразрывная связь: [воспоминания композитора о годах учебы в консерватории] // Казань. — 2005 — No. 5 — С. 18-19.
- Монасыпов, А. Как создать элиту. Оценки и прогнозы. Век ушедший и наступивший век. XX—XXI. // Казань. — 2001 — No. 2 — С. 71.
- Монасыпов, А. Неангажированный оптимист: [беседа с композитором накануне его юбилея] / Беседовала Т. Алмазова. // Республика Татарстан. — 2001 — 20 января.
Искәрмәләр
- ↑ Almaz Zakirovič Monasypov // MAK (польск.)
- ↑ Алмазова, 1986, 102 бит.
- ↑ Алмазова, 1986, 103 бит.
- ↑ 1 2 3 Моң патшасы Алмаз Монасыйповның тууына 90 ел. Сәхнә: мәдәният һәм сәнгать журналы (31 август 2016).
- ↑ Композитор — Татарстан Композиторлар берлеге (рус.). kompozitor.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 сентябрь 2026.
- ↑ Ушел из жизни Алмаз Монасыпов [рус.], Казанские ведомости (2008-07-24).
- ↑ МОНАСЫПОВ Алмаз Закирович (1925–2008) (рус.). Moscow-Tombs. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 3 Дулат-Алеев, 2007, 313 бит.
- ↑ Дулат-Алеев, 2007, 314 бит.
- ↑ 1 2 Дулат-Алеев, 2007, 315 бит.
- ↑ Монасыпов, Алмаз. Classic-online (2 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2021.
Чыганаклар
- Алмазова, А. (1986). Нигмедзянов, М.. ed (in ru). Алмаз Монасыйпов // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Kazan. pp. 102–105.
- Дулат-Алеев, В. (2007). Татарская музыкальная литература. Казань: Казанская государственная консерватория. pp. 311–328. .
- В ритмах Тукая.
- Композитор Алмаз Монасыйпов: "Кайчак рус көйләре язсам да, мин татар композиторы".
- Моң патшасы Алмаз Монасыйповның тууына 90 ел.