Фоат Садриев

Фоат Миннәхмәт улы Садриев (тат. Садриев Фоат Миннәхмәт улы; 10 март 1941, Олы Чакмак, Татарстан АССР) — СССР һәм Россия язучысы. Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык язучысы[1].

Биографиясе

1941 елның 10 мартында Татарстан АССРның Мөслим районы Зур Чакмак авылында туа. Зур Чакмак җидееллык һәм Шуган урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1958 елда күмәк хуҗалыкта хезмәт юлын башлый, хуҗалык кибете сатучысы, авыл китапханәсе мөдире булып эшли[2]. 1963—1970 елларда — Мөслим һәм Сарман район газеталарында журналист булып эшли. 1970—1972 елларда Мөслимдәге Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының уку-консультация пункты мөдире вазифасын башкара. 1972 елның августыннан 1981 елның сентябренә кадәр Мөслим районының «Авыл утлары» газеты мөхәррире булып эшли.

«Татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының читтән торып уку бүлеген тәмамлый. 1981—1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык театр курсларында укый.

1981 елдан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы булып тора.

1992—1996 елларда Мөслим үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры вазифасын башкара[1].

Иҗаты

Драматургия

Театр режиссёрларының игътибарын җәлеп иткән 20 гә якын пьеса авторы булып тора[3]. Аның «Оҗмах капкасы төбендә» дип аталган беренче пьесасы 1970 елда «Идел» альманахында басыла.

Әлмәт татар дәүләт драма театры белән хезмәттәшлек итә. Бу театр сәхнәсендә аның «Их, егетләре!..», «Ач тәрәзәңне», «Кондырлы кодачасы», «Тозлы бал», «Син — сандугач, мин — каен», «Безнең авыл кызлары», «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә», «Аяз көнне яшен» һ.б. пьесалары куела.

Драматургның пьесалары шулай ук Минзәлә һәм Ырынбур татар драма театрларында сәхнәләштерелә.

Проза

Күпсанлы хикәяләр, юморескалар, повестьлар («Шаһзаманов эше»; «Зөбәйдә көндәлегеннән», «Рәхмәт, әти!», «Көлми торган кеше» һ.б.) авторы булып тора. 1992 елда үзенең беренче романын — "Таң җиле"н бастырып чыгара.

1992 елдан соң түбәндәге күләмле әсәрләр һәм җыентыклар нәшер ителә:

  • «Таң җиле» романы (1993)[1];
  • «Бәхетсезләр бәхете» роман-трилогиясе (2001—2007)[1];
  • «Көлми торган кеше» җыентыгы (2004)[1];
  • «Дәверләр аһәңе» җыентыгы (2014);
  • балалар өчен «Тургай» повесте (2019—2020)[4];
  • балалар өчен «Тургай. Сайрар чак» повесте (2021—2022)[5];
  • «Авылдан хатлар» җыентыгы (2024)[6].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 4 5 6 Садриев Фоат Миннеахметович. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  2. ↑ 1 2 Садриев Фоат Миннахметович. Татарское книжное издательство. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  3. ↑ Литературная гостиная. К 85-летию писателя Фоату Садриеву. Вечер с Фоатом Садриевым. Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  4. ↑ Тургай. ЛитРес (6 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  5. ↑ Тургай : сайрар чак : балалар өчен повесть. Российская национальная электронная библиотека (2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  6. ↑ Бюллетень новых поступлений. ryltat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  7. ↑ Признание заслуг. Республика Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
  8. ↑ Садриев Фуат Миннеахметович. Милләттәшләр. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.

Тема буенча өстәмә