Садриев
Садриев— татарча фамилия. Гарәп теленнән кергән «Садри» / «Садретдин» («түр», «хөрмәтле урын») исеменнән ясалган.
- Данил Садриев (2003), трамплиннан сикерүче.
- Камил Садриев (04.01.1954), ТР Дәүләт шурасы депутаты (2014).
- Раил Садриев (14.10.1966), Буа дәүләт татар театры директоры, ТР атказанган артисты (2008).
- Самат Садриев (1920—1988), Советлар Союзы Герое (1944).
- Фоат Садриев (10.03.1941), язучы, Тукай (2010) һәм С. Сөләйманова (2006) премияләре иясе.
- Габделхаликъ Садриев (Халикъ Садрый) (1889—1955), язучы.
- Зәйнәп Садриева (1914-1991), драма артисты, Үзбәкстан ССР халык артисты (1952), Үзбәкстан ССР дәүләт премиясе (1987) иясе.
- Лилия Садриева (1962) шагыйрә, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2012).