Зәйнәп Садриева
Тәрҗемәи хәле
Файл:З.С.Садриева 1.jpg
«Сөенче» фильмында Анзират. 1982
Файл:З.С.Садриева 2.jpg
Аңа багышланган китап. 1987
1914 елның 25 октябрендә Әстерханда татар гаиләсендә туган. 1920 елда әтисе Садретдин эшләгән он заводын Ташкент янындагы Кавынчы кышлагына күчергәч, гаилә дә шунда күченә (хәзер Янгиюл (үзб. Yangiyoʻl) шәһәре) [1]. Ташкентта үзбәк кызлары өчен ачылган укуханәдә (техникум) булачак үзбәк шагыйрәсе Зөлфия белән бергә укый. 17 яшендә сәнгать юлына аяк баса.
Иҗаты
Төрле спектакльләрдә – рус һәм милли классикада, үзбәк театры тарихына кереп калган һәм бер көнлек тамашаларда да - бердәй уңыш белән уйный. Көчле рухлы, каты куллы хатын-кыз каһарманнар галереясен тудыра. Үзбәк театры тамашачысы хәтерендә олы яшьтәге, каты куллы, акыллы үзбәк әбисе рольләре белән истә калган.
Ташкент татар театры
Инкыйлаб алдыннан һәм, бигрәк тә, 1920 елларда татар театры дөньясында Ташкент шәһәре аерым урын алып тора. Беренче булып, Урта Азиягә 1911 елда Ильяс Кудашев-Ашказарский төркеме килә. 1912-1913 елларда Габдулла Кариевның «Сәйяр» төркеме Г. Камал пьесаларын («Банкрот» һ. б.) күрсәтә. 1912 елда Төркистанның күп кенә шәһәрләрендә Касыйм Шамил җитәкләгән «Нур» төркеме чыгышлары зур уңыш белән бара. Нәкъ шушы чорда һөнәри Ташкент (дәүләт) татар театры барлыкка килә. Анда күп кенә татар артистлары (мәсәлән, 1921-1923 елларда Галия Кайбицкая (1906-1984)) иҗади чыныгу уза. Татар телендә барган тамашаларга үзбәк интеллигенциясе дә бик теләп йөри. Татар иҗат төркемнәре белән бер үк вакытта, Ташкентка азәрбайҗан труппалары да еш килә. Телләрнең якынлыгы үзбәк театрына татар һәм азәрбайҗан театрлары кабул иткән аурупача театр уйнау алымнарын үзләштерергә ярдәм итә. Ләкин 1920 елларда үзбәк театры сәхнәсенә чыгып, хатын-кыз ролендә уйнаучы кыю үзбәк кызлары табылмый әле. Шуңа күрә үзбәк театрында беренче хатын-кыз рольләрен башкарырга татар хатын-кыз артистлары алына. Инкыйлабка кадәр үк татар һәм үзбәк сәнгать түгәрәкләрендә катнашкан татар кызлары Мәгъсүмә Карыева (1903-1946) һәм Зәйнәп Садриева, рус кызы Мария Кузнецова (1899-1956) үзбәк театрының беренче карлыгачлары була.
Беренче адымнар
1929 елда Эшче-яшьләр күчмә театрына эшкә алына. Шәһәрләр һәм кышлаклар мәйданнарында, клубларда, ялан кырда чыгыш ясаучы әлеге театр бер сезонга 25-30 яңа тамаша (премьера) әзерли. Басмачылыкка каршы, күмәк хуҗалыкка керергә өндәүче тамашалар белән беррәттән, театр чыгышларында һәрдаим «хуҗум» (хатын-кыз иреге, пәрәнҗәдән баш тарту) темасы да күтәрелә.
Беренче уйнаган пьесасы — Казаннан килгән режиссерлар Гомәр Дәвишев һәм Исхак Илялов куйган «Мамыкка зыян салучылар» пьесасы.
Хәмзә театрында
1932 елда Хәмзә исемендәге Үзбәк драма театрына кабул ителә. Анда Мәскәү театр студиясен тәмамлап кайткан беренче буын үзбәк актрисалары Турсуной Саидазимова (тиздән ире тарафыннан үтерелә) һәм Сара Ишантураева алгы планга чыга, татар актрисаларының кирәге бетә: Мәгъсүмә Карыева характерлы рольләр уйнауга күчә. Үзбәк телен яхшы белгән, җөмһүрияттә исеме билгеле Зәйнәп Садриева Хәмзә театрында үзенә урын таба.
Хәмзә театрында гомер буе диярлек уйный. Соңгы 3 ел (1987-1991) Ташкентның Әбрар Һидаятов исемендәге театрында эшли.
Уйнаган рольләре
1936 елда Фридрих Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» пьесасында (режиссер Исхак Илялов) ике рольдә уйный: фрау Миллер һәм леди Мильфорд. 1939 елда М. Горькийның «Егор Булычев һ.б.» пьесасында (режиссер Исхак Илялов) Ксения ролендә чыгыш ясый. Режиссерлар Соломон Михоэлс (1943, «Муканна» спектаклендә), Шәриф Каюмов, Александр Гинзбург кул астында эшли.
1976 елда Сәед Әхмәт пьесасы буенча куелган «Киленнәр фетнәсе» спектаклендә (режиссер Баһадир Юлдашев) Фәрман-биби роле белән – 7 улының хатыннарын һәм 20 оныгын каты кулларда тотучы намуслы, акыллы, кадерләүче ана һәм туры сүзле кайнана буларак - истә кала.
|
|
Фильмография
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
Әдәбият
- Мәрвә Җәләлетдинова. Зәйнәп Садриева. Ташкент, 1987.
- Марат Сафаров. Театр и жизнь Зайнаб Садриевой. К 100-летию великой актрисы. http://prtuz.tatarstan.ru/zaynab-sadrieva.htm 2017 елның 4 апрель көнендә архивланган.