Үзбәк хан
Үзбәк хан, ислам титулы — Солтан Гийас әд-Дин Муөхәммәд (tat. lat. Üzbäk xan, اوزبیک , якынча 1283-1341) — Алтын Урда ханы (1312—1342). Тогрыл (Тогрулҗая, Тогрулчи) улы, Мәнгүтимернең оныгы, Туктай хан дәвамчысы[1].
Үзбәк хан — иң озак идарә иткән (1312—1342)[2][3][4][5] һәм Алтын урда тарихында иң зур эз калдырган хан. Ул ил белән идарә иткән дәвердә Алтын Урда гаҗәеп көчле-кодрәтле дәүләткә әверелә, мәдәнияте искиткеч нык үсеш ала.
Ул идарә иткән чорда Алтын Урданың дәүләт дине итеп ислам таныла. Үзбәк рус кенәзлекләре өстеннән үз хакимиятен аеруча актив раслый, сеңлесен Мәскәү кенәзе Юрий Даниловичка бирә. Мәскәүнең Тверь кенәзләре белән конфликт вакытында яклаучысы була. Үзбәк идарә иткән чорда Юрийның энесе Иван Калита хакимлеге астында рус кенәзлекләрен туплау башлана, нәтиҗәдә бу — Мәскәү кенәзлеге (соңыннан — Бөек), ә аннары Бөтен Русьның Алтын Урда ханнары карамагыннан чыгуына китерә.
Үзбәк хакимлеге Алтын Урданың иң көчле чоры була. Рус елъязмаларында Алабуга, Азбәк, Үзбәк буларак билгеле.
Шәхесе
Үзбәк хан турында, дәүләт эшлеклесе һәм шәхес буларак, XIV—XV йөзләрнең күп кенә гарәп-фарсы авторлары язганнар. 1333 елда аның белән шәхси аудиенциягә лаек булган Ибн Баттута ханга иң югары бәя бирә:
| Ул дөньяның иң бөек һәм куәтле патшалары булган җиде патшаның берсе |
Мәркәздә генә түгел, читтәге төбәкләрдә дә ханның дәрәҗәсе бик нык үсә. Ибне Баттута аны, Мәгърибтә дә, Мәшрикъта да—бөтен дәүләт белән бердәй оста идарә итүче хаким, дип атый. XIV—XV йөзләрдәге тарихи географиядә гарәп-фарсы галимнәре Җучи улусын еш кына «Үзбәк улусы», «Үзбәк иле», «Үзбәк йорты» дип атыйлар[6].
Бераз соңрак яшәгән һәм үз заманын тасвирлап калдырган тарихчы әл-Мөфәддал Үзбәк ханны тасвирлый:
| ... үзе япь-яшь, төскә-биткә бик матур, холкы-фигыле дә күркәм, менә дигән мөселман кыю вә гайрәтле шәхес |
Ә менә Мисыр солтаннарында баш казый һәм эчке көчләр җитәкчесе булып эшләгән, соңрак Каһирә мәдрәсәсендә география һәм тарих профессоры әл-Гайни Үзбәк хан турында болай яза:
| Ул узе гайрәтле вә тәвәккәл, диндар гали зат булып, хокук белгечләрен, гыйлем ияләрен олылый белә, аларга ышана, сүзләренә колак сала, үзләренә хөрмәт күрсәтә, шәехләрнең хәлен белеп йөри, аларга рәхим-шәфкать кыла иде |
XV йөздә яшәгән фарсы галиме Муинетдин Натанзи, төрки телдә язылган, ләкин безнең заманнарга килеп җитмәгән чыганактан файдаланып: «Ул гаҗәеп дәрәҗәдә вөҗданлы, гадел патша булган»,—дип әйтә.
Шәрыкны аркылыга-буйга йөреп чыккан мөдәррис-профессор, ханның замандашы әл-Бирзали яза:
| Бу хан Туктай үлгәч, аннан соң Үзбәк хан тәхеткә утыра. Үзбәк хан утызларда булып, матур буй-сынлы, күркәм килеш-килбәтле, искиткеч акыллы шәхес |
Әз-Зәхәби аның турында яза:
| Батыр каһарман, чибәр кыяфәтле, бик күп әмирләрне һәм тылсымчыларны юк иткән мөселман |
Хәтта Хулагуид тарихчысы Вассаф та Үзбәк ханны хөрмәт белән искә ала:
| Диндар ханзадә Үзбәк — Токтай углы Тоглук углы, Мәнгу Тимур углы, илаһи дин һәм хан балкышына ия[7] |
Үзбәк исеме төрки чыгышлы һәм Урта Көнчыгышта Чыңгызхан яуларына кадәр үк телгә алына. Бу исем Усам ибн Мункызда очрый (1188 елда вафат) "Үгет-нәсыйхәт китабы"нда; Сәлҗүкләр чорында Иранда барган вакыйгаларны тасвирлап, автор 1115—1116 елларда Һәмадан Бурсук гаскәрләренең башлыкларының берсе «гаскәр әмире» Мосул хакиме Үзбәк булуын билгели. Рәшид әд-Дин мәгълүматы буенча, төрки Илдегизләр династиясенең Тәбриздә идарә иткән соңгы вәкиле Үзбәк Мозаффар (1210—1225) исемле була[8].
Тәхеткә утыруы һәм исламны дәүләт дине буларак кабул итү
Үзбәк хан — Туктаганың туганнан туган энесе, Мәнгүтимер ханның оныгы була. Туктайның улы Иксар (илбасар, Илбасмыш) куәтле Кадак әмир протекциясе белән хан итеп игълан ителә, шул ук вакытта Кадак үзе баш вәзир була. Ләкин 1313 елның гыйнварында Үргәнечтән Туктай ханның якыннарының кайгысын уртаклашырга килгән Үзбәк белән бәкләрибәк Котлыг Тимер Иксар белән Кадакны үтерәләр. Шуннан соң, Котлытимер белән Туктай ханның хатыны Баялуни ярдәме белән, Алтын Урдада хакимлекне үз кулына ала[9][10].
«Тарих-и шәйх Увейс» мәгълүматларына караганда[10]:
| ...Урда әмире Кадак Тохта углы Илбасмышны тәхеткә утыртырга ниятлиәде, әмма Үзбәк белән Котлыг Тимер, Харәземнән килеп, икесен дә үтерделәр |
Үзбәкнең тәхеткә утыруы ислам тарафдарлары ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Күчмә аксөяк вәкилләре Урда тәхетендә традицион тәртипләр һәм Тәңречелек тарафдары Туктайның варисын күрергә телиләр, тәхет өчен көрәш каты була. Нәтиҗәдә, ислам тарафдарлары ярдәме белән тәхеткә утырган Үзбәккә Дәшти Кыпчакның төньягында сигез ел яшәргә туры килә. 1313 елның гыйнварында Үзбәк хан тәхеткә утыра. Һәм бары тик 1320 (1321) елда гына ул рәсми рәвештә Баб Арслан нәсел дәвамчысы Җанги-Ата һәм аның варисы Сәид-Атадан ислам кабул итеп ала. Баб Арслан төрки кабиләләр арасында зур идеолог, суфи Әхмәд Ясәвинең остазы булган.
XV гасырның «Шаҗарат әл-атрак» (Төркиләр шәҗәрәсе) язмасының аноним авторы түбәндәгеләрне хәбәр итә[11]:
| Хан тәхетенә утырганнан соң, 8 ел дәвамында, ул үзенең бөтен иле һәм олысы белән Дәшт-и-Кыпчакның төньяк (арка) өлешендә утыра, чөнки аңа ул җирләрнең (суы һәм һавасы), (киекләрнең) күплеге ошый. Аның солтанлыгына 8 ел тулгач, шәехләрнең һәм мөселманнарның изге шәехе Изге Җәнги-Ата һәм югары титулларга ия, адашканнарга галәм Раббысына тугры юл күрсәтүче, сәяхәтчеләрнең җитәкчесе һәм эзләүчеләрнең юлбашчысы, Җәнги-Ата варисы Изге Сәид-Ата җитәкчелегендә ул (Үзбәк), төрки тавык елына туры килгән, һиҗринең 720 ел айларында (12 II 1320—30 I 1321) ислам динен кабул итү хөрмәтенә ирешә |
Хан тәхетенә утыргач, Үзбәк Котлыг Тимер киңәше буенча ислам динен кабул итә (Симеоново елъязмасында: «сел на царстве и обесерменился») һәм Мөхәммәд исемен ала[12]. Исламны дәүләт дине сыйфатында тану омтылышына Урданың кайбер аксөякләре каршы чыга. Каршылык лидерлары Тунгуз һәм Таз Үзбәккә белдерәләр:
| Син бездән буйсыну һәм тугрылык көт, ә безнең динебездә һәм инануларыбызда синең ни эшең бар? Без ничек Чыңгыз хан канунын һәм Уставын ташлап, гарәп диненә күчик? |
Ләкин ханга каршы чыккан иске монгол фиркасе тарафдарлары — әмирләр һәм шаһзадәләр — җәзалап үтерелә. 120 чыңгызлының үлеме турында хәбәр ителә[13].
Шуның белән бергә, Алтын Урдада башка диннәр иреген дә таныйлар. Илдә мәҗүсиләр дә, мөселманнар да, христианнар да үзләрен ирекле хис иткән. Православие динен мәсхәрәләгән өчен катгый җәза бирелгән. Мәңгетимернең бер православие руханиена биргән ярлыгында: «Кем дә кем аларның динен хурлый яки сүгә, ул кеше һич гафу ителмәячәк һәм катгый үлем җәзасына тартылачак», диелә[14].
Сарайда рус епископиясе оештырылган була, XIV гасыр башында Алтын Урдада 12 францискан монастыре оештырылган була.
Идарә итүе
Тәхеткә утырганда баш күтәреп каршы чыккан күчмә феодалларның фетнәсен Үзбәк хан көч кулланып туктата, хакимиятне үз кулына ала һәм үзәктән читтә булган һәр баш күтәрүне аяусыз рәвештә баса.
Үзбәк заманында Урданың рус кенәзлекләре белән мөнәсәбәтләрендә сизелерлек үзгәрешләр була: җәзалау гаскәрләрен (соңгы зур хәрби төркем 1327 елда Тверьгә җибәрелә) кечкенә кораллы төркемнәр белән илчеләр алмаштыра, алар алдына теге яки бу кенәзгә басымны көчәйтү бурычы куела. Моннан тыш, урыннарга баскаклар билгеләү тәртибе бетерелә, буйсынулы биләмәләрнең бәк һәм кенәзләре (ханның вассаллары) салымны үзләре җыеп тапшыралар[15].
Үзбәк хан Урда эчендәге низагларга нокта куя һәм аның үсешенә ирешә. XIV йөз башында хан зур административ-территориаль реформа үткәрә, империя территориясен 70 төмәнгә бүлә, алар дүрт зур өлкә — олысларга берләштерелә: Сарай, Харәзем, Кырым, Дәшти Кыпчак. Олыслар белән хан билгеләгән олыс әмирләре (олысбәкләр) җитәкчелек итә. Ак Урда территориясендә реформаны тормышка ашырып, Үзбәк хан Зәңгәр Урда территориясендә дә яңа система кертергә омтыла[16].
Үзбәк хан идарә иткән чор — Алтын Урданың иң көчле чоры була. Әлеге чор мәдәни күтәрелеш һәм киң шәһәр төзелеше белән билгеләнә. Сарай әл-Җәдид төзелеп бетә, салым җыю тәртипкә салына, акча кулланышы тотрыклана. Хан сәүдә үсешенә дә зур игътибар бирә. Кәрван юллары куркынычсыз гына түгел, төзекләндерелгән дә. Урда Көнбатыш Европа, Кече Азия, Мисыр, Һиндстан, Кытай илләре белән җанлы сәүдә алып бара.
Фән, уку-укыту, мәдәният, сәнгать үсешенә уңай шартлар тудырыла.
Үзбәк ханга килгән Ибн Баттута анда бары тик төрки сүзләрне генә ишетә. Сарай штаты хатын-кызлары арасында улуг хатун һәм күчүк хатун телгә алына. Хан үзе исә үзенең сәйидле рухи остазын «Ата» дип атый. Төрки тел мөселман гыйбадәтләрендә дә кулланылган. Азак шәһәрендә Ибн Баттута барында вәгазьче, солтан (ягъни Үзбәк хан) һәм әмир (әмир Азак чыгышы белән харәзмиләрдән булган), башкалар өчен дога кылганып, гарәпчә вәгазь сөйләгән, аннары ул үзенең чыгышын төрки телгә тәрҗемә иткән[17].
Дәүләт белән үзәктән торып оста идарә итү, һәр төбәктә, шәһәрдә һәм җәйләүдә хакимлекне таныту, гомумән, сәяси эшләрне җайга салу нәкъ шул заманга туры килә. Монголия империясеннән арынгач һәм тулысынча мөстәкыйльлеккә ирешкәч, Алтын Урданың көчле хакимияте, җиңелмәс гаскәре, тотрыклы хуҗалыгы була, мәдәнияте зур үсеш ала, тышкы элемтәләре бик нык көчәя.
Үзбәк хан идарәсе турында төрле чыганакларда
Мәшһүр рус тарихчысы Лев Гумилев фикеренчә, әлеге үзгәрешнең әһәмияте зур: «Үзбәк хан дала дөньясын сәүдәгәрләр дәүләтенә әверелдерә, Идел буе төрки дөньясы мөселман этносына, хәтта суперэтноска әйләнә».
Бу дәүләттә иминлек хөкем сөргәнен читтән килүчеләр дә исбатлыйлар. Италия сәяхәтчесе һәм сәүдәгәре Франческо Пеголотти 1340 елда язган «Сату-алу эшләре» дигән китабында: «Дон буйларыннан Кытайга бара торган юл Алтын Урда аркылы уза, анда төн вә көндез тып-тыныч, имин», дип яза.
Алтын Урдада бераз соңрак булып кайткан гарәп сәяхәтчесе һәм тарихчысы Ибне Гарәбшаһ дәүләтнең аеруча ныгып киткән чагы турында:
| Харәземнән кәрваннар чыгар иде дә, Кырымга барып җиткәнче, өч айга сузылган бу сәфәрдә курку-шөбһәләнунең нәрсә икәнен дә белмичә, тыныч кына олауларында барырлар иде |
.
Үзбәк ханның ни дәрәҗәдә оста дәүләт эшлеклесе, хөкемдар булганын Алтын Урда белән дустанә-тату яшәгән Мисыр солтанының сәркатибе вазифаларын үтәгән олуг галим әл-Гомәри язмалары буенча:
| Дәүләт эшләренә килгәндә, ул фәкать аларның асылына гына төшенә, һәммәсен дә тәгаенләп маташмый; күпме ясак җыйганнарын, күпмесен ничек тотканнарын аңа әйтәләр дә ул шуңа канәгать була, вакланып тормый. |
Рус кенәзләре белән мөнәсәбәте
1317 елда Үзбәк хан Мәскәү кенәзе Юрий Даниловичка үзенең сеңлесе Кончаканы кияүгә бирә, аңа православие динен кабул итәргә рөхсәт итә, бу исә кенәзгә бөек кенәзлек өчен Михаил Ярославич Тверскойга каршы көрәштә ханның ярдәмен алу мөмкинлеген бирә.
Үзбәк Юрийга төмәне Кавгадый җитәкчелегендәге Урда отрядын бирә, ләкин Михаил Ярославич Бортенево сугышында берләшкән Мәскәү-татар гаскәрен тар-мар итә. Кончаканың Тверь әсирлегендә көтелмәгән үлеме Юрийга Үзбәк алдында Михаилны агулауда гаепләргә сәбәп була. Михаил Тверской Урдага чакырыла һәм Үзбәк әмере белән җәзалап үтерелә. 1321 елда Юрий Данилович ясак җыеп, аны ханга тапшырмый, ә Новгородта әйләнешкә кертә. Моңа җавап итеп мәрхүм Михаил Тверскойның улы Дмитрий «Грозные очи» 1322 елда Урдага килә һәм Юрийны ясак яшерүдә гаепли һәм Үзбәк ханнан бөек кенәзлек ярлыгын кабул итеп ала. Шул ук вакытта Юрийның энесе Иван Данилович та Мәскәү кенәзлегенә ярлык ала (аның үлеме турындагы хәбәрдә Никонов елъязмасында: «княжил лет 18» дип күрсәтелә). Аңа ханга булган тугрылыгын «Әхмәл гаскәре» җәза экспедициясендә катнашып исбатларга туры килә: 1322 елда Урдага бик зур салым бурычы җыелган Ярославль һәм Ростов кенәзлекләренең җирләрен талауда катнаша.
1324 елда Юрий Дмитрий белән Урдада очраша. Анда, әтисенең үлемендә гаепле кешене очраткач, 1325 елның 21 ноябрендә, Михаил Ярославичның җәзалап үтерелүенә бер ел тулган вакытта, ул Юрийны чабып үтерә. 1326 елның 15 сентябрендә Дмитрий Михайлович Үзбәк әмере буенча җәзалап үтерелә, кенәзнең башбаштаклыгы кичерелми.
| При этом царе Азбяке в Орде его повелением было убито пять великих русских князей: великий князь Михайло Ярославич Тверской, и два сына его, великий князь Дмитрий Михайлович и брат его великий князь Александр Михайлович, великий князь Василий Рязанский, великий князь Иван Ярославич Рязанский; да три удельных князя: князь Александр Новосельский, князь Федор Александрович, внук святого блаженного великого князя Михаила Ярославича Тверского, и князь Федор Иванович Стародубский. При этом же царе Азбяке убит был в Орде благочестивый и великий князь Юрий Данилович Московский великим князем Дмитрием Михайловичем Тверским, без повеления царя Азбяка. А всего убито было царем Азбяком в Орде великих князей и удельных князей — девять человек. (Лицевой летописный свод) |
Тверьдә кенәзлек иткән Михаила Тверской улы Александр Мәскәү кенәзе Иван Калитага каршы көрәшне яңартып җибәрә: 1327 елда баш күтәрүдә катнашып, анда Тверь халкы Урда илчесе Щелканны һәм аның бөтен яраннарын үтерә. Үзбәк хан, бу хәлне белгәч, Мәскәү кенәзен чакыртып кеше җибәрә. Башка мәгълүматлар буенча, Калита, Тверьдәге вакыйгадан файдаланырга ашыгып, Урдага үзе килә. Үзбәк аңа кенәзлеккә ярлык һәм 50 000 гаскәр бирә.
1327 елда Калита татар һәм Суздаль отрядлары белән Тверь гаскәрен тар-мар итә, күтәрелешне аяусыз бастыра һәм Тверь кенәзлеген тар-мар итә. Шуннан соң Үзбәк хан Төньяк-Көнчыгыш Русьның төп территориясен (Бөек Владимир кенәзлеген) ике өлешкә бүлә: берсен Иван Калитага бирә, ә икенче өлешен, бик әһәмияте булмаган Суздаль кенәзлеген, башкаласы Владимир белән бергә, Александр Васильевичка тапшыра. Аның үлеменнән соң 1331 елда Калита яңадан Урдага китә һәм бөтен кенәзлеккә ярлык ала. Александр Васильевич үлгәннән соң, 1331 елда Үзбәк Бөек кенәзлекне Иван Калита кулында яңадан берләштерә, ул үзен шул вакыт эчендә ханның тугры «олысчысы» итеп күрсәтә. Мәскәү кенәзенең сәясәтеннән канәгать булган Үзбәк хан рус җирләренә башка кораллы һөҗүмнәр ясамый. Иван Калита кенәзлеге чоры Төньяк-Көнчыгыш Русь тарихында тыныч чор (1328—1368 еллар) буларак бәяләнә һәм «Бөек тынлык» дип кереп кала.
Александр Михайлович Тверской, Үзбәкнең ачуыннан качып, Бөек Литва кенәзлегенә кача. 1337 елда ул үзе хан каршына килә һәм ярлыкау сорый. Кенәзнең үзен кыю тотуы һәм сөйләшүе Үзбәккә ошый һәм ул аны гафу итә. Ләкин 1339 елның 28 (29) октябрендә, Калита әләк-котыртуы аркасында, Александр һәм аның улы Федор үтерелә.
1340 елда ясак түләргә теләмәгән Смоленск кенәзе Иван Александровичка Үзбәк гаскәр җибәрә һәм ул Смоленск кенәзлеген тар-мар итә. 1341 елда Үзбәк Түбән Новгород һәм Городецны Владимир бөек кенәзлеге составыннан тартып ала һәм аларны Суздаль кенәзе Константин Васильевичка биләмәгә тапшыра. Нәтиҗәдә Түбән Новгород-Суздаль бөек кенәзлеге формалаша[18].
Тышкы сәясәт
Үзбәк хан шактый актив тышкы сәясәт алып барса да, аның вакытында дәүләт территориясе үзгәреш кичерми. Хан Польша Корольлегенә Галиция-Волынь кенәзлеген басып алырга комачауларга омтыла. 1337 елда Берләшкән рус-урда гаскәре Люблинга яу чаба.
1338 елда Польша короле Казимир III белән Галиция-Волынь кенәзе Юрий II Болеслав арасында килешү төзелә, аның буенча, Юрий баласыз үлсә, аның кенәзлеге хакимлеге Казимирга тапшырылырга тиеш була. 1340 елда Юрий II Болеслав үз боярлары тарафыннан агулана. Җавап итеп Польша короле гаскәрләрен Галиция һәм Волыньга җибәрә. Урданың реакциясен алдан чамалап, Казимир III Рим папасы Бенедикт ХІІ-гә татарларга каршы тәре походы игълан итүен сорап мөрәҗәгать итә. Галиция боярларының бер өлеше, Польша короле кулына эләгергә теләмичә, Үзбәк ханга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. 1341 елда, Галиция бояры Дмитрий Дедко үтенече белән, Үзбәк Король Казимир III Бөеккә каршы 40 меңлек гаскәр җибәрә, алар Вислада тар-мар ителәләр[19].
Үзбәк идарәсендә Литва белән каршылык кискенләшә. 1320 еллар башында Бөек Литва кенәзе Гедимин Киевны ала, шәһәрдән җирле кенәзләрне куып чыгара һәм анда үз наместникларын утырта. Никон елъязмасында Үзбәк гаскәрләренең 1324 елда Литвага яу чабуы турында мәгълүматлар бар, бу Гедиминның аңа бәйле рус кенәзлекләренә каршы гамәлләренә Урданың җавабы дип каралырга мөмкин. Алтын Урданың хәрби көче чәчәк аткан шартларда Гедиминның Киев өстеннән хакимлеге тулы һәм нык булмый: Литва кенәзе белән бер үк вакытта шәһәрдә хан баскагы да утыра[20].
Җучиларның традицион сәясәте юнәлешендә эш итүен дәвам итеп, Үзбәк хан Кавказ арты территорияләренә — Хулагуидлар биләмәләренә дәгъва итә. 1318—1319, 1325 һәм 1335 елларда Урда гаскәрләре Ширван һәм Арранга бәреп керә, ләкин уңышка ирешә алмый. Бәкләрибәк Котлыг Тимер Хулагуидларга каршы сугышка каршы чыга, чөнки Урданың сәүдәсен һәм эчке тотрыклылыгын какшатыруыннан курка.
Үзбәк хан Византия, Һиндстан, Көнбатыш Европа илләре белән дипломатик мөнәсәбәтләрдә тора. Мәмлүкләр Мисыры белән мөнәсәбәтләрен яңарта. Хан Византия императоры Андроник II белән династия никахына керә — аның кызына өйләнә, шулай ук Мисыр солтаны ән-Насыйр Мөхәммәд белән туганлык берлеге төзи, аңа ул үзенең туганнан туган сеңлесе Тулунбайны кияүгә бирә[21]. Дөрес, солтан озакламый аның белән аерылыша, ә Үзбәкнең солтаннан үзенә кияүгә кызларының берсен бирү үтенеченә («ул, Үзбәк, аның белән шөхрәт казаныр, кардәшлек, дуслык корыр иде») ән-Насыйр, кызларының кече яшьтә булуларын сәбәп итә[22]. Шуңа да карамастан, ике мөселман иле арасындагы мөнәсәбәтләр бик тыгыз һәм дустанә булып кала, моны Солтан ән-Насыйрның сәркатибе ибне Фәдлаллаһ Әл-Гомәри ассызыклый[21].
Берникадәр вакыт Үзбәк хан Византия белән яхшы мөнәсәбәттә була. Әмма Андроник II идарә итүенең ахырында алар кискен бозыла. 1320—1324 еллар тирәсендә Үзбәк хан гаскәрләре Фракиягә бәреп керә һәм аны талый.
1341 елда Үзбәк хан вафат була, Алтын Урдада хакимлек кыска вакытка аның улы Тинибәккә күчә.
Мәдәнияттә
- Үзбәк хан образы Дмитрий Балашовның «Бремя власти» романында сурәтләнә[23].
- Үзбәк хан исемен аның әмере буенча 1314 елда Иске Кырым шәһәрендә төзелгән мәчет йөртә (Кырым ярымутравының иң борынгы мәчете)[24].
- 2019 елда Анатолий Егинның «Хан Узбек» романы дөнья күрә[25], роман татар теленә тәрҗемә ителә[26].
- 2023 елда татар журналисты Фирдүс Гыймалтдиновның «Урда ханы Үзбәк» романы басылып чыга[27].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Измайлов И. Великие воины Татарии: Узбек, столп веры в стране татар. www.realnoevremya.ru (9 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2025.
- ↑ Узбек — хан Золотой Орды и положение в русских княжествах и соседних странах — Литве и Польше (1312—1341 годы). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2014. Архивировано 2 апрель 2014 года.
- ↑ Encyclopedia of Mongolia and Mongol Empire, see: Golden Horde
- ↑ Mihail-Dimitri Sturdza, Dictionnaire historique et Généalogique des grandes familles de Grèce, d’Albanie et de Constantinople (English: Great families of Greece, Albania and Constantinople: Historical and genealogical dictionary) (1983), page 373
- ↑ Saunders, John Joseph. The history of the Mongol conquests [неопр.]. — University of Pennsylvania Press, 2001. — ISBN 978-0-8122-1766-7.
- ↑ Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
- ↑ Личность Узбек-хана. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2011. Архивировано из оригинала 1 март 2012 года.
- ↑ Рашид ад-Дин Сборник летописей. Т.1., кн.1. М., 1952
- ↑ Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — С. 199.
- ↑ 1 2 Абу Бакр ал-Кутби ал-Ахари. Тарих-и шейх Увейс / Пер. М. Д. Кязимова и В. З. Пириева. — Баку: Элм, 1984. — С. 100. Архивная копия от 10 май 2010 на Wayback Machine
- ↑ Родословие тюрков. Шаджарат ал-атрак
- ↑ {{{заглавие}}} // Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды / Пер. Тизенгаузен В. Г.. — СПб.: Типография Императорской Академии Наук, 1884. — Т. 1: Извлечения из сочинений арабских. — С. 515.
- ↑ {{{заглавие}}} // Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды / Пер. В. Г. Тизенгаузена. — М.: Издательство АН СССР, 1941. — Т. 2. — С. 141. Архивировано 11 октябрь 2011 года.
- ↑ Татарстан тарихы: Төп мәктәп өчен уку әсбабы / төз. Ф. Ш. Хуҗин, И. А. Гыйлаҗев, В. И. Пискарев. — Казан: ТаРИХ, 2001. — Б. 65.
- ↑ Антиордынское восстание в Твери | Тверской Дайджест (рус.). otveri.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2025.
- ↑ Почекаев Р. Ю. Золотая Орда. История в имперском контексте. — СПб.: Наука, 2017. — С. 68. — 206 с. — ISBN 978-5-02-039675-3. Архивная копия от 25 август 2021 на Wayback Machine
- ↑ Бартольд В. В. Тюрки: Двенадцать лекций по истории турецких народов Средней Азии. Алматы: Жалын, 1993, с.132-133.
- ↑ Нижегородская область (рус.). m.pravenc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2025.
- ↑ Пашуто В. Т. Образование Литовского государства / Отв. редактор Л. В. Черепнин. — М.: Издательство АН СССР, 1959. — С. 391. — 2500 экз.
- ↑ Князь Гедимин – первый «король литовцев и русских» (рус.). topwar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2025.
- ↑ 1 2 К вопросу о происхождении и составе узбеков Шейбани-хана. Оригинал: Труды академии наук Таджикской ССР. Том XII. 1953. — C.3-37. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2011. Архивировано из оригинала 3 март 2012 года.
- ↑ [См. извлечения из (Арабская графика — А. Р.) «Книги летописи султанов, царей и войск», анонимного автора, заключающей жизнеописание султана ал-Малик-ан-Насыра Мухаммеда, в том же «Сборн. матер.», стр. 254 ар. текста и стр. 262—263 рус. перев.]
- ↑ Историк (рус.). xn--h1aagokeh.xn--p1ai. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2025.
- ↑ Crimeaguide. Мечеть Хана Узбека, Старый Крым (2022-05-26). 3 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ Егин А. Хан Узбек. — Москва: Вече, 2019. — 336 с.
- ↑ Егин, Анатолий Иванович. Үзбәк хан [Текст] : роман / Анатолий Егин; рус теленнән Рөстәм Галиуллин тәрҗ.. — Казан: Мәгариф-Вакыт, 2016. — 223 б.
- ↑ Гыймалтдинов Ф. Урда ханы Үзбәк. — Казан: Татар китап. нәшр., 2023. — 359 б.
Әдәбият
- Фәхретдинов Р. Татар халкы һәм Татарстан тарихы: Татар урта гомуми белем мәктәбе, гимназия һәм лицейлар өчен д-лек/ Русчадан Г. Н. Шәрәфетдинов, Р. Г. Фәхретдинов тәрҗ.— Тулыл. 2 нче басма.— Казан: Мәгариф, 2001.—287 б.
- Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
- Вернадский Г. В. Монголы и Русь = The Mongols and Russia / Пер. с англ. Е. П. Беренштейна, Б. Л. Губмана, О. В. Строгановой. — Тверь, М.: ЛЕАН, АГРАФ, 1997. — 480 с. — 7000 экз. — ISBN 5-85929-004-6.
- Греков Б. Д., Якубовский А. Ю. Золотая Орда и её падение. — М., Л.: Издательство АН СССР, 1950.
- Егоров В. Л. Историческая география Золотой Орды в XIII-XIV вв / Отв. редактор В. И. Буганов. — М.: Наука, 1985. — 11 000 экз. Архивная копия от 10 апрель 2008 на Wayback Machine
- Закиров С. Дипломатические отношения Золотой Орды с Египтом / Отв. редактор В. А. Ромодин. — М.: Наука, 1966. — 160 с.
- Камалов И. Х. Отношения Золотой Орды с хулагуидами / Пер. с турецкого и науч. ред. И. М. Миргалеева. — Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2007. — 108 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-94981-080-4.
- Костюков В. П. {{{заглавие}}} // Золотоордынское наследие. Материалы Международной научной конференции «Политическая и социально-экономическая история Золотой Орды (XIII-XV вв.)». 17 марта 2009 г. : Сб. статей. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — Вып. 1. — С. 67—80.
- Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9.
- Сафаргалиев М. Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.
- Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — С. 199—201. — 232 с.
- Фёдоров-Давыдов Г. А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1973.
- Юрченко А. Г. {{{заглавие}}} // Золотоордынское наследие. Материалы Международной научной конференции «Политическая и социально-экономическая история Золотой Орды (XIII-XV вв.)». 17 марта 2009 г. : Сб. статей. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — Вып. 1. — С. 109—126.
- Юрченко А. Г. Хан Узбек: Между империей и исламом. Структуры повседневности. — СПб.: Евразия, 2012. — 400 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-023-9.
Сылтамалар
- Узбек // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Узбек Султан Мухаммед // Большая советская энциклопедия / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд.. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров).