Мамай
Мамай морза (иске тат. ﻣﺎﻣﺎی, tat. lat. Mamay, 1320—1330 аралыгында туган[1], Солхат (Кырым) — 1380, Кәфә) — Алтын Урда бәкләрибәге һәм төмән башлыгы. Нәсел биләмәләре — Кырым[2]. 1361–1380 елларда — Бөек чуалыш вакытында —Алтын Урдада зур көчкә ия була, ханнарны билгели, Бату нәселеннән булган марионет ханнар исеменнән Алтын Урданың көнбатыш өлешендә (Мамай урдасы), вакыт-вакыт башкалада да, хакимлек итә. 1380 елда Мамай, Алтын Урданың канунлы ханы Туктамышка җиңелгәннән соң, дәүләттә чуалыш дәвере тәмамлана.
Тәрҗемәи хәле
Килеп чыгышы
Якынча 1320–1330 еллар аралыгында туа һәм, тарихчылар фикеренчә, 1357–1359 елларда идарә иткән Бәрдибәк ханның (1357–1359 елларда тәхеттә) яшьтәше һәм балачак дусты була[4]. Бәрдибәкнең кызына — Толынбәк ханымга — өйләнгән булган. Бәрдибәк ханның үлеме белән Алтын Урда тәхетендә Бату ханның законлы династиясе өзелә һәм 1380 елга кадәр дәвам иткән «Бөек чуалыш» чоры башлана. Бу вакытта Мамай, бәкләрибәк вазифасында була һәм батулылар династиясен гомумурда тәхетенә кайтарырга омтыла, үзе идарә иткән җирләрдә нәкъ менә шушы династия вәкилләре тәхеткә утыра.
Мөселманча исеме — Кичиг Мөхәммәд[4].
Бәкләрибәк вазифасында
1350 елларның икенче яртысыннан Мамай Кырым һәм Төньяк Кара диңгез буе наместнигы булып тора. 1357 елдан бәкләрибәк дәрәҗәсен били, бу — Алтын Урда хакимиятендә ике төп вазыйифаның берсе була. Вазифасы буенча бәкләрибәк тышкы элемтәләр, югары мәхкәмә һәм хәрби эшләр белән шөгыльләнә.
Олыс хакиме
Төп мәкалә: Мамай Урдасы
1359 елда Бәрдибәк хан Көлпә тарафыннан үтерелгәннән соң, Мамай аңа сугыш игълан итә. Урдада Бөек чуалыш башлана. Бәкләрибәк чыңгызлы булмаганга һәм рәсми рәвештә хан була алмаганга, 1361 елның августында Мамай, Сарай ханы хакимлеген танымыйча, Ак Урданың ханы итеп, Бату хан нәселеннән булган Габдуллаһны игълан итә. Дәүләттә ике (соңрак күбрәк тә) хакимият барлыкка килә. Хан тәхетенә башка дәгъвачылар Габдуллаһны хан итеп танымый. 1359–1370 елларда Мамайга тугыз ханга каршы сугышырга туры килә. 1366 елга ул дәүләтнең көнбатыш (Кырымнан Иделнең уң ярына кадәр) өлешен үз контроле астына ала һәм шуның белән үзәк хакимиятне көчсезләндерә.
Мамай еш кына (1363, 1367–1368, 1372–1373 елларда) башкала булган Сарайны басып ала, ләкин озак вакыт кулында тота алмый.
Бәкләрибәкнең ирәге (ставкасы) Днепрның түбән агымындагы Замык шәһәрендә (хәзерге Кахов сусаклагычы урынында Конка елгасы тамагында), үзенә аеруча тугрылыклы төмән биләмәсендә була[5]. Көнчыгыш ханлыклары арасында ярдәм тапмыйча, тышкы сәясәттә Мамай Европа дәүләтләре — Генуя, Бөек Литва кенәзлеге, Венеция белән араларын якынайта.
1370 елның июнендә Габдуллаһ хан вафат була. Замандашлары аны Мамай үтергән дип баралар. Әмма, моңа дәлилләр табылмый. Яңа хан итеп Бату хан нәселеннән булган сигез яшьлек Мөхәммәт Булак (Бүләк, рус елъязмалары буенча шулай ук Мәхмүт Солтан) игълан ителә, ул 1380 елга кадәр үзбилгеләнгән Мамай Урдасының ханы булып тора һәм Куликово сугышында һәлак була.
Мәскәү белән мөнәсәбәте
Төмән башы Мамайның Мәскәү белән мөнәсәбәтләре шактый каршылыклы һәм үзгәрүчән була. Идарә итүенең беренче елларында Мамай Мәскәүгә ярдәм күрсәтә. 1363 елда аның белән митрополит Алексий[7] — кече яшьтәге кенәз Дмитрий идарә иткән Мәскәү кенәзлегенең фактик хакиме арасында — кенәзлек түли торган ясакны киметү турында килешү төзелә. Шулай ук моңа кадәр Мамай митрополит Алексийны Литвадагы тоткынлыктан (1358–1359 елларда була) азат итүгә ярдәм иткән дигән версия дә бар.
1363 елда Мәскәү кенәзе яшь Дмитрий (булачак Дмитрий Донской)га ярлык биреп, аны бөек кенәз итеп билгели. Ул шул рәвешле үзенең Сарайдагы законлы ханнардан түгел, ә нәкъ менә Мамай һәм ул хан дип игълан иткән Габдуллаһ ханга бәйлелеген таный. Ләкин 1370 елда төмән башы Мамай Дмитрийдан Бөек кенәзлекне тартып ала һәм аны Михаил Тверскойга тапшыра.
1371 елда Дмитрий үзе Мамай Урдасына килә һәм Мамай игълан иткән яңа хан Мөхәммәт Булак кулыннан бөек кенәзлеккә ярлык ала.
1374 елда Мамай яңадан Дмитрийдан ярлыкны ала һәм алар арасында низаг башланып китә, ул 1380 елда Куликово кырында берләшкән рус гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана.
Туктамыш белән көрәше
1377 елда чыңгызлы тәхет мирасчысы Туктамыш Аксак Тимер ярдәмендә, Алтын Урдада канунлы хакимият урнаштыру өчен, Мамайга каршы сугыш башлый.
1378 елның язында Туктамыш, дәүләтнең Күк Урда дип аталган көнчыгыш өлеше җимерелгәч (башкаласы — Сыгнак), Мамай хакимияте астында булган Ак Урдага яу белән бара.
1380 елның апрелендә Туктамыш бөтен Алтын Урда илен, Кара диңгез буенда урнашкан Азак шәһәренә кадәр, үз хакимияте астына ала. Мамай хакимияте астында кыпчак далалары — Кара диңгез буеның төньяк өлеше һәм Кырым гына кала[9].
1380 елның 8 сентябрендә Калка елгасындагы хәлиткеч сугышта Туктамыш Мамайны җиңә. Әлеге сугышта чыңгызлы Мөхәммәт Булак һәлак була, бу — бәкләрибәк Мамайның легитимлыгын какшата. Куликово кырында җиңелү Мамай өчен авыр югалту була. Ә Туктамышка Алтын Урда тәхетенә утырырга мөмкинлек бирә. Мамай Кырымда Мәскәүгә каршы яңа армия җыя. Әмма Аксак Тимер булышлыгы белән Туктамыш хан җиңеп чыккач, Мамайның Руська чираттагы һөҗүме булмый кала[10].
Бераз соңрак, 1380 елның октябрь-ноябрь айларында Мамай белән Туктамыш гаскәрләре арасында хәлиткеч сугыш була. Тарихчы В.Г. Ляскоронский фаразлавынча, Калкадагы бу сугыш вак елгалар, Днепрның сул кушылдыклары бусагалары тирәсендә булган[5]. Тарихчылар С.М. Соловьев һәм Н.М. Карамзин фаразлавынча, сугыш,1223 елда монголлар русларны беренче тапкыр җиңгән җирдән ерак түгел, Калка елгасы буенда булган[5].
Сугыш кырында Мамай гаскәренең зур өлеше Туктамыш хан ягына күчә. Мамай Кырымга кача. Туктамышның җиңүе дәүләттә канунлы хакимлек урнашуга, озакка сузылган Бөек чуалыш тәмамлана һәм Аксак Тимер белән бәрелешкә кадәр Алтын Урданың көчәюенә китерә.
Үлеме
Нәселе
Глинский кенәзләренең нәсел риваятьләре буенча: Мамай балалары Бөек Литва кенәзлегендә хезмәт иткәннәр, Мамайның бер улы Мансур Куәтнең бүгенге Полтава һәм Черкассы җирләрендә үз биләмәсе була. Соңрак Мамайның оныгы Глинск шәһәрендә төпләнә, православие динен кабул итә һәм аның балалары Глинскийлар булып йөртелә башлыйлар.
Михаил Василий улы Глинский Литвада фетнә оештыра, һәм җиңелеп, барлык туганнары белән Мәскәүгә кача, анда кенәз хезмәтенә керә. Мамайның оныгының кызы Елена Глинская (Михаил бертуганының кызы) -— Явыз Иванның әнисе булган[12].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Почекаев Р. Ю. Мамай. История антигероя в истории. — СПб.: Евразия. 2010
- ↑ Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
- ↑ Лицевой летописный свод XVI века. Русская летописная история. Книга 9. 1373-1380 гг. runivers.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2021. Архивировано 28 сентябрь 2021 года.
- ↑ 1 2 Почекаев Р. Ю. Мамай. Взлёт и падение titanus’а. — С. 203.
- ↑ 1 2 3 Шенников А. А., 1981
- ↑ Лицевой летописный свод XVI века. Русская летописная история. Книга 9. 1373-1380 гг. runivers.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2021. Архивировано 28 сентябрь 2021 года.
- ↑ Михаил Худяков. Тарихи-документаль җыентык. — Казан: Җыен, 2011. — 303 б. — ISBN 978-5-902783-22-0.
- ↑ Лицевой летописный свод XVI века. Русская летописная история. Книга 9. 1373-1380 гг. runivers.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2021. Архивировано 28 сентябрь 2021 года.
- ↑ Железная армия Тимура. Война с Ордой (рус.). topwar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2025.
- ↑ Куликовская битва – день русской славы и крах Мамая (рус.). topwar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2025.
- ↑ Фәхретдинов Р. Татар халкы һәм Татарстан тарихы; шулай ук кара: Гумилёв Л. «Русь и Великая Степь»
- ↑ Гумилёв Л. «Русь и Великая Степь»
Әдәбият
- Фәхретдинов Р. Татар халкы һәм Татарстан тарихы: Татар урта гомуми белем мәктәбе, гимназия һәм лицейлар өчен д-лек/ Русчадан Г. Н. Шәрәфетдинов, Р. Г. Фәхретдинов тәрҗ.— Тулыл. 2 нче басма.— Казан: Мәгариф, 2001.—287 б.
- Мыськов Е.П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Изд-во Волгоград. госу. ун-та, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
- Почекаев Р.Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: Евразия, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
- Селезнёв Ю.В. Элита Золотой Орды. — Казань: Фән, 2009. — 232 с.
- Лев Гумилёв. Древняя Русь и Великая степь. — СПб.: Кристалл, 2002. — 767 с. — 5000 экз. — ISBN 5-306-00155-6.
- Фәнни биография
Почекаев Р. Ю. Мамай: История «антигероя» в истории (630-летию Куликовской битвы посвящается). — СПб.: Евразия, 2010. — 288 с. — (Clio). — 2000 экз. — ISBN 978-5-91852-020-8. (в пер.)
- Почекаев Р. Ю. Мамай. Взлёт и падение titanus'а // В кн.: Почекаев Р. Ю. Ханы Золотой Орды. — СПб.: Евразия, 2010. — С. 201—233. — (Clio). — 2000 экз. — ISBN 978-5-91852-011-6.
- Почекаев Р. Ю. Мамай летописный и Мамай исторический (попытка развенчания стереотипов) // Мамай: Опыт историографической антологии: Сборник научных трудов / Под ред. В. В. Трепавлова, И. М. Миргалеева; Академия наук Республики Татарстан. Институт истории им. Ш. Марджани, Центр золотоордынских исследований. — Казань: Изд-во «Фэн» АН РТ, 2010. — С. 206–238. — 248 с. — (История и культура Золотой Орды. Вып. 13). — 600 экз. — ISBN 978-5-9690-0136-7. (обл.)
- Куликово сугышы чоры
- Шенников А. А. {{{заглавие}}} // Депонировано в ИНИОН. — Л., 1981. — № 7380. — С. 20–22. Архивировано 14 ноябрь 2012 года.
- Пачкалов А. В. {{{заглавие}}} // «Нумизматика Золотой Орды». — Казань, 2012. — Вып. 2. — С. 117–119.
- Григорьев А. П. Золотоордынские ханы 60-70-х годов XIV в.: хронология правлений
- Петров А. Е.. Туман над полем Куликовым
- К вопросу о датировке Куликовской битвы
- Былина Илья Муромец и Мамай
- Карышковский П. О. Куликовская битва. — М.: Госполитиздат, 1955. — 64 с. — 100 000 экз. (обл.)
- Кирпичников А. Н. Куликовская битва. — Л.: «Наука», Ленингр. отд-ние, 1980. — 120 с. — 10 000 экз. (обл.)
- Журавель А. В. «Аки молниа в день дождя». — В 2-х книгах. — М.: «Русская панорама», «Русское историческое общество», 2010. — 2000 экз. — ISBN 978-5-93165-177-4 (общ.);
- Книга 1: Куликовская битва и её след в истории. — 424 с., ил. — ISBN 978-5-93165-178-1.
- Книга 2: Наследие Дмитрия Донского. — 320 с., ил. — ISBN 978-5-93165-179-8.
- {{{заглавие}}} // Древняя Русь. Вопросы медиевистики. — 2018. — № 1(71). — С. 151—155.
- Кузнецов О. Ю. Локализация ареала топонима «Куликово поле» по русским позднесредневековым письменным источникам // Тульская старина: историко-краеведческий альманах : Сб. науч. трудов и публикаций. Книга I / Под общ. науч. ред. к.и.н. О. Ю. Кузнецова. — Тула: Антара, 2017. — С. 14—28. — 228 с. — ISBN 978-5-9500079-1-0.