Иван Айвазовский
Файл:Aivazovsky — Self-portrait 1874.jpg
Автосурәт, 1874
Иван Константин улы Айвазовский (әрмәнчә Հովհաննես Կոնստանդինի Այվազյան — Ованнес Айвазян (Гайвазян); 1817-1900) — бөтендөнья танылган Россия империясенең рәссам-маринисты (диңгезгә багышланган рәсемнәр ясаучы), баталист (сугышка багышланган рәсемнәр ясаучы), хәйрияче, туплаучы.
Тәрҗемәи хәле
1817 елда Кырым Кәфә шәһәрендә сәүдәгәр әрмән гаиләсендә дөньяга килә. Бабалары Галициягә Көнбатыш Әрмәнстаннан 18 гасырда күчкәннәр.
1833 елда Петербург Император рәсем сәнгате Академиясенә керә.
1835 елда француз рәссамы Таннер да укый башлый.
1838 елда Кырымга сәфәр ясый, анда рәссам Карл Брюллов һәм көйязар Михаил Глинка белән таныша.
1840 елда Аурупага бара, Италиядә күп рәсемнәр ясый. "Хаос" рәсемен Рим папасы Григорий XVI сатып ала, һәм рәссамны алтын медаль белән бүләкли.
1844 елда Баш диңгез штабы рәссамы, Петербург рәсем сәнгате Академиясенең профессоры булды.
Иван Айвазовский күбесенчә диңгез манзараларын сурәтли, хәттә контр-адмирал дәрәҗәсенә лаек була. 6 мең артык рәсем ясый.
1845 елда Кәфәдә торганда сәнгать мәктәбен ача, соңрак ул Яңарусия сәнгать үзәгенә әверелә.
Кәфә шәһәрен төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнә, археология, шәһәр тарихы белән кызыксына. хәттә татар бәкләрибәге Мамай каберен таба.
1900 елда 82 яшьлек Айвазовский үлә, Кәфә зиратында күмелгән.
Истәлек
Айвазовскийгә башылганган күп кенә шәһәрләрдә һәйкәлләр куелган (Кронштадт, Ереван, Акъяр), урамнар ачылган.
Казанда Айвазовский исемендәге урам Вахитов районында урнашкан.
Сайланган рәсемнәр
Айвазовский рәсемнәре
Әдәбият
- Айвазовский Иван Константинович — Биография художника(үле сылтама)
- Иван Константинович Айвазовский — Интернет галерея (535 работ) 2012 елның 20 гыйнвар көнендә архивланган.
- Айвазовский Иван Константинович — Сайт o художнике 2009 елның 2 февраль көнендә архивланган.
- Картинная галерея Айвазовского с биографией
- И. К. Айвазовский — Жизнь и творчество
- Айвазовский (Гайвазовский) Иван Константинович — Биография, 520 картин 2020 елның 28 июнь көнендә архивланган.
- Жизнь и творчество Ивана Айвазовского 2009 елның 10 июль көнендә архивланган.
- Иван Константинович Айвазовский. Галерея работ художника 2017 елның 16 май көнендә архивланган.
- Айвазовский Иван Константинович — Сайт о жизни и творчестве художника 2020 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.
- Иван Айвазовский в Танаис Галерее
- Галерея картин Ивана Константиновича Айвазовского
- Фильм "Иван Айвазовский. Начало пути. Работы 30-х годов" (русский язык)
- Старинная Феодосия и Айвазовский 2020 елның 8 июль көнендә архивланган.
- Галерея Художников Мира — Айвазовский, Иван Константинович Биографии
- ↑ Library of Congress Authorities (ингл.) — Library of Congress.
- ↑ Ivan Konstantinovich Aivazovski // RKDartists (нидерл.)
- ↑ Айвазовский Иван Константинович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ 1 2 3 Հայկական սովետական հանրագիտարան (әрм.) / за ред. Վ. Համբարձումյան, Կ. Խուդավերդյան — 1974.