Нәүрүзбәк
Нәүрүзбәк (tat. lat. Näwrüzbäk, نوروز بیک, үл. 1360) - Алтын Урда ханы (1360). Чыгышы билгесез, ялган исем белән йөрүче хаким. Мөселман исеме - Мөхәммәд. Алтын Урданың бөек чуалышы чорында хан.
Тарих
1360 елда Көлпә тәхеттән Нәүрүзбәк тарафыннан бәреп төшерелгән һәм уллары белән үтерелгән. Нәүрүзбәк үзе турында - Җанибәк улы, Бәрдибәк энесе дип әйткәч Алтын Урда тәхетенә утырган.
1359 елның ахырында Шибани (Җучи бишенче улы) нәселеннән чыккан Хызыр үзене Гөлистан хакиме итеп игълан иткән.
1360 елда Нәүрүзбәк Алтын Урда тәхетеннән Хызыр тарафыннан бәреп төшерелгән һәм үтерелгән.
Тәхеткә Шибани нәселеннән Хызыр утырган.
Шулай ук карагыз
| Элгәре: Көлпә |
Алтын Урда ханы 1360 |
Алмашка килүче: Хызыр |
Искәрмәләр
Әдәбият
- Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
- Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
- Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
- Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.