Тәнибәк
Тәнибәк (tat. lat. Tänibäk, تنی بک, үл.1342) - Алтын Урда ханы (1342). Үзбәк ханның өлкән улы (олырак улы Тимербәк 1330 елда үлгән).
Тәнибәк белән Үзбәк хан Кавказга яуда катнашкан.
Әтисе үлгән вакытта Тәнибәк сәргаскәр [1] булып Чагатай гаскәренә каршы сугышкан. Тәнибәк Алтын Урда башкаласында булмаганда аның энесе Җанибәк түнтәрелешне әзерләгән.
Сарайчык шәһәрендә ант иткәндә Тәнибәк Җанибәк яклылар тарафыннан үтерелгән.
Алтын Урда тәхетенә Җанибәк утыра.
Тәнибәккә һәм аның хатынына "Хөсрәү һәм Ширин" дастаны багышланган (Низами әсәренә якын).
Шулай ук карагыз
| Элгәре: Үзбәк хан |
Алтын Урда ханы 1342 |
Алмашка килүче: Җанибәк |
Искәрмәләр
- ↑ командующий, гаскәр башлыгы
Әдәбият
- Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
- Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
- Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
- Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.