Батый хан

Батый яисә Бату (монг. Бат хаан; кыт. 抜都; рус. Баты́й; 1207 — 1256 аралыгында, Сарай әл-Мәхрусә шәһәре); шулай ук Сәин хан буларак та билгеле («шәфкатьле хан»; «яхшы илбашчы») — Монгол империясенең гаскәр башы, җиһангир, Алтын Урда дәүләтен нигезләүче, ханы. Чынгыз хан оныгы, Җучи улы. Идел буе Болгарына, Рус кенәзлекләренә һәм Көнчыгыш Аурупа илләренә яу чаба (кара: Идел буе Болгар дәүләтенә монгол яулары). Чынгызханның уллары үлгәннән соң, Монгол империясенә аеруча йогынты ясаган иң өлкән чынгызлы[1].

undefined

Алдагы еллары

Батый хан Җучи белән аның икенче хатыны Уки-фуджинның улы була. Туганда кушылган исеме Бату монгол телендәге бат «нык» сүзеннән. Рус һәм Ауропа елъязмаларында Батый формасы кулланыла[2]. Батыйның төгәл туган көне бәхәсләр тудыра, иң популяр вариантлары — 1207, 1209 еллар[3].

Чыңгызханның олы улы Җучиның олысы бертуганнар арасында иң зурысы була. Ул үз эченә Харәзем җирләрен, Сырдарьяның өске өлешен, Җидеелга һәм Иртыш буеның бер өлешен, Дәшти Кыпчакның көнчыгыш өлешен (Кыпчак далаларын) һәм Иделдән көнбатышка таба территорияләрне ала[4]. 1227 елда әтисе үлгәч, олыска Батый варис була. Моны Чыңгызхан, соңыннан Үгәдәй дә раслый[5]. Батый өлкән угыл булмаган, варисны сайлауга әнисе Уки-фуджинның чыгышы йогынты ясаган дип санала. Ул Чыңгызханның өлкән хатыны Борте чыккан хунгиратлар нәселеннән була. Батый хаким булгач, асылда хакимиятне үзенең бертуганнары белән бүлешә[5].

1228 елда Батый Үгәдәйне сайлаган корылтайда олыс башы буларак катнаша[6]. Яңа бөек хан сайлаганнан соң, монголлар көнбатышка басып алу яуларын яңарталар. 1229 елда Субәдәй Каспий буе далаларына килә. Яу уңышлы булмаса да, алга таба һөҗүм өчен плацдарм әзерләнә. Бу елларда Җучи олысы хәрби компанияләрне мөстәкыйль алып барырга мәҗбүр була, чөнки монголларның төп гаскәрләре Төньяк Кытайда сугыш алып бара[7].

1230 елда ордалылар Җаек белән Идел арасындагы кыпчак далаларына бәреп керә. Һөҗүм тагын уңышсыз була. Бу чорда Җучи олысы бары тик локаль уңышларга гына исәп тота ала, зур территорияләрне буйсындыру күпсанлы гаскәр таләп итә[8].

Көнбатышка яу чабу

undefined

1235 елгы барлык чыңгызлылар да катнашкан корылтайда соң, Монгол аксөякләре яулап алынган җирләрне бүлә һәм көнбатышка таба яңа яу чыгарга карар кыла[9]. Әлеге корылтайда бөек каган Үгәдәй Батый ханны Көнбатыш тарафка яу белән барачак берләштерелгән монгол гаскәренең башлыгы итеп куя.

Чыңгыз хан уллары Җучи олысына Иделдән көнбатыштагы җирләрнең бөтенесен дә бирмәскә карар кылалар, шуңа күрә өлкән чыңгызлыларның барлык варислары яуга кузгалалар. Батый, башлык булса да, гаскәр өстеннән тулы хакимлеккә ия булмый, кайбер шаһзадәләр үзләренең төмәннәре белән мөстәкыйль эш йөртәләр[9].

Монгол гаскәрләре 1232 елда монголлар Идел буе Болгарына һөҗүм итәләр, ләкин Биләр шәһәре янында җитди каршылыкка очрыйлар. Әмма 1237 елның көзенә ил тар-мар була. Шул ук елның декабрь башында монгол гаскәрләре Төньяк-Көнчыгыш Русь чикләренә барып җитә, биредә төп максат итеп иң көчле саналган Владимир кенәзлеге куела. Рус кенәзләре тиешле каршылык күрсәтә алмыйлар. Бик тиз монголлар, Владимирга юл ачып, Рязань белән Мәскәүне басып алалар һәм талыйлар[9].

Владимир кенәзе Юрий II, басып алучыларны көтеп тормыйча, башкаладан чыгып китә. 6 көнлек камалыштан соң шәһәр бирелә, ә монголлар бер ай эчендә тагын 14 шәһәрне яулап алалар. 4 мартта монголлар Сить елгасында Юрий кенәз белән очрашалар. Монголлар белән Владимир дружинасы арасында сугыш була, руслар тар-мар ителә, ә кенәз дә һәлак була[9].

Батый бу вакытта Новгород кенәзлегенең алдагы крепосте Торжокны камый. Ул кулга төшерелгәч, Батый кире борыла һәм Новгород җирләренә таба бармый. 1238 елның апреленә Батый гаскәре Русьның төньяк-көнчыгышындагы барлык кенәзлекләрне тар-мар итә. Әмма монгол гаскәрләрендә бердәмлек булмый. Батый белән бөек хан Гуйукның улы арасында низаг чыга. Үгәдәй Батый тарафтына чыга һәм, батыйны бөтен гаскәр өстеннән баш итеп билгеләп, улын яудан чакыртып ала[10].

1239 елда Көньяк Руська монгол яулары башлана. Ел дәвамында монголлар Переславль-Южный, Чернигов шәһәрләрен басып алалар. 1240 елның декабрендә гаскәр Киевны камап ала һәм көньяк-көнбатыш Руська таба китә. Монда алар озак тормыйлар, Венгриягә бәреп керәләр[11].

Европа дәүләтенә һөҗүм итүнең сәбәбе монголларның дошманы кыпчак ханы Котянга сыену урыны бирү була. Гаскәр башы Сүбәдәй тарафыннан корылган стратегия нигезендә Үзәк Европага бәреп керү өч юнәлештә бара. Көньяктан гаскәрләр Молдавия һәм Валахия ягыннан, ә төньяктан — Польша һәм Силезия аша узарга тиеш була. Монда монголларга каршы поляк рыцарьлары чыга. Лигница янындагы сугышта монгол гаскәрләре, Генрих Силезский җитәкчелегендәге гаскәрне тар-мар итеп, алга хәрәкәт итә. Батый җитәкчелегендәге үзәк колонна, Карпат таулары аша үтеп, Венгриягә һөҗүм итә. 1241 елның 11 апрелендә Шайо елгасында бәрелеш була. Батый җитәкчелегендәге монгол гаскәрләре Бела IV гаскәрен тар-мар итә. Җиңелгән Венгрия короле Хорватиягә кача һәм монголларга каршы гомумевропа походын оештырырга тырыша, ләкин уңышсыз тәмамлана. 1241 елның ахырында бөек хан Үгәдәй үлеп китә һәм Батый, Европаны калдырып, Идел буена әйләнеп кайта[9], яңа яуланган биләмәләрдә ныклы идарә тәртипләре урнаштыруга керешә. Атасының бертуганы Чагатай вафатыннан соң (1242), Батый хан Чыңгыз нәселенең иң күренекле идарәчесе санала. 1242 – 1256 елларда Батый хан – Җүчи олысының Җаек елгасыннан Көнбатышка кадәрге өлеше идарәчесе[12].

Бөек ханны сайлауда катнашу

Үгәдәй идарә иткән чорда Җучи улусында Батыйның йогынтысы бәхәссез була, әмма яңа олуг хан Гөек моның белән килешергә теләми. Көнбатышка яу чапканда башланган дошманлык үзара сугыш куркынычы тудыра. Батый, Гөекнең бөтен Монгол империясе өстеннән хакимлеге белән килешеп, конфликттан качарга тырыша, ләкин бу ярдәм итми. 1248 елның башында олуг хан, шактый көч туплап, Алтын Урда чикләренә таба кузгала. Сәбәбе — Җучи улусы идарәчесенең гомуммонгол корылтаенда булмавы. Әмма Сәмәрканд янындагы походта Гуюк кинәт вафат була[13].

Чираттагы ханнар алмашы өч елга сузыла. Бөек хан титулына берничә дәгъвачы була. Башта Батый Огул-Гаймыш ханның тол хатынын тарафдары була, әмма озакламый Алтын Урда хакиме фактик дәүләт түнтәрелеше оештыра. Аның карары белән 1249 елда чираттагы корылтайны җыялар, әмма Монголиянең үзендә түгел, ә биләмәләрендә. Әлеге корылтайга, Батыйның туганнарыннан тыш, бик күп чыңгызлылар һәм Гөек уллары да килә. Батый белән бөек хан варислары арасындагы каршылыкка карамастан, алар корылтайның барлык карарларын законлы дип таныйлар. Үгәдәйнең дәвамчылары һәм аларның тарафдарлары булган чагатайлар Батый бөек хан тәхетен үгәдәй дәвамчыларына тапшыру традициясен бозмас дип өметләнәләр[14].

Батый корылтайда Үгәдәйнең варислары хан тәхетенә лаек түгел, дип белдерә, алар, бөек ханның васыятен бозып, Ширэмунны варислаоры итеп сайлаган һәм Чыңгыз ханның кызы Чаур-Сөченне үтергән булалар[15].

Батый олуг хан итеп Толуйның улы Мункәне сайларга тәкъдим итә. Батый үзе, хан тәхетеннән баш тартып, үз олысы белән идарә итүне өстен күрә. Корылтай 1251 елда Онон елгасында традицион урында уза. Батый элеккечә анда катнашмый, үз урынына энесе Бәркәне һәм, Мүнкә сайлануын тәэмин итү өчен, 30 000 сугышчысын җибәрә[16].

Алтын Урда идарәсе

Мүнкә тәхеткә утыргач, Батыйның көче арта, ул Монгол империясенең көнбатыш олысларында ханның хакимдәше була, идарә итү өчен ярлыклар өләшү хокукы ала[17].

Тора-бара олуг хан, олысларның хокукларын чикләп, хакимиятне үзәкләштерү сәясәтенә керешә. Батый риза булмый, әмма ризасызлыгын ачыктан-ачык та белдерми. Мүнкә белән Батый бер-берсенә каршы ташламалы адымнар ясыйлар һәм Монгол империясен тагын 15 елга бербөтен итеп саклап калырга ирешәләр[18].

undefined

Алтын Урданың бәйсезлеге һәм киләчәктәге куәтенә Батый нигез сала. Баштарак Батый Болгар шәһәрендә торып идарә итә, шунда Җүчиләрнең беренче акчаларын суктыра. Аннары XIII йөзнең урталарыннан Иделнең түбән агымында Алтын Урда дәүләтенең башкаласы Сарай әл-Мәхрусә шәһәрен төзетә. Шулай ук Алтын Урдага Көньяк рус далалары, Себернең бер өлеше, Урал, Төньяк Казакъстан керә. Төньяк-Көнчыгыш Русь кенәзлекләре, Гөрҗистан, Сәлҗүк Солтанлыгы, Кырымдагы Феодоро кенәзлеге өстеннән монгол сюзеренитеты урнаштырыла, шулай ук Батыйның урындагы идарәчеләре Персиянең кайбер өлкәләре белән идарә итәләр[19].

Батый хан Җүчи олысын 2 канатка – Ак Урда һәм Күк Урдага бүлә. Күк Урда белән Җүчинең өлкән улы Урда-Эҗен (Иҗен) һәм аның варислары идарә итә[12].

Батый заманында Җучи олысының хокук системасы Монгол империясеннән аерылып тора. Батый, хакимдәш буларак, аерым территорияләр белән идарә итү һәм биләүгә ярлыклар бирү хокукына ия була. Аның ярдәме белән рус князьләре хәзер үзләренең князьлек итүләрен расларга Каракорымга түгел, ә Сарайга килергә тиеш булалар. Шулай ук ярлыклар суд карарлары буенча бирелә[20].

Батый хан яңа яуланган җирләрдә ясак җыюны оештыра (Урда салымы), болгар бәкләре һәм рус кенәзләренә үз биләмәләрендә идарә итү ярлыклары бирүне тәртипкә сала[12]. Ярлыклар ярдәмендә Батый һәм аның варислары олысның хокукый проблемаларын тиз һәм нәтиҗәле хәл итә алганнар. Бу система ныгый һәм киләчәктә Алтын Урдада төп хокук чыганагына әверелә[20].

Батый идарә иткән чорда олыста ызгышлар, күтәрелешләр тынмый. Алтын Урдага буйсынуга карамастан, рус кенәзләре көнбатыш дәүләтләре, бигрәк тә Польша һәм Венгрия белән берлекләр төзеп, буйсынудан котылырга омтылалар. 1252 елда Владимир кенәзе Андрей Ярославич монголларга буйсынудан баш тарта. Батый буйсынмаган князьгә каты җәза бирергә куша. Владимир кенәзлегенә җәза һөҗүме оештырыла («неврюева рать»). Монголлар үзләреннән соң зур бөлгенлек калдыралар, нәтиҗәләре бик җитди була. Алтын Урда ханы Русь эшләре белән бик кызыксынмый, бу җирнең буйсынуы һәм идарә итүе Сәртәк улына бирелә[19].


1249 елда Кырымда баш күтәрү нәтиҗәсендә урдалылар территориядән куыла, Батый башка анда алып барылган сәясәткә йогынты ясый алмый, гәрчә территория элеккечә ясак түләвен дәвам итсә дә. 1250 елларда Себердә баш күтәрү башлана, аның барышында Батыйның абыйсы Урду үтерелә[20].

Кавказ арты һәм Сәлҗүк Солтанлыгы вассал кенәзлекләре эшләренә тыкшыну бу территория хакимнәрен бервакытта да канәгатьләндерми һәм вакыт узу белән алар Алтын Урдадан аерылып, Фарсы наместникларының көчле йогынтысына эләккәннәр[21].

Үлеме. Варислары

Батый 1256 елда вафат була, әмма варисын билгеләми. Шуңа күрә Бөек Мункә хан Батыйның өлкән улы Сәртәк билгели. Ул Каракорымда хан сараенда була. Сәртәк олыска бару юлында вафат була. Аның үлеменнән соң, хакимият кечке яшьтәге Улагчига күчә, ул да тиздән үлә[22].

Чын дәгъвачы булып Җучилардан өлкәне булганБатыйның абыйсы Бәркә кала. Урта гасыр елъязмалары авторлары, мәсәлән, әрмән Киракос Сәртәкны Берке боерыгы белән агулаганнар дип саный. Абыйсы белән туганнан туган энесе дошман булалар, араларында дини каршылык та булган: Сәртәк — христиан, ә Бәркә мөселман була[23].

Батыйның хатыны Боракчин-хатын, Бәркә дошманы Хулаг илхан ярдәм сорап, тәхетне тотып калырга тырышып карый, әмма аны хыянәттә гаепләп һәм җәзалап үтерәләр, ә Бәркә Алтын Урдага тәхетенә менә[24].

Бату образы

Батый турында мәгълүмат саклаган чыганаклар күп түгел. Инкыйлабка кадәрге тарихнамәдә Батый образы тискәре, чөнки тикшеренүчеләр рус елъязмаларына таянганнар, анда Батый тискәре яктан күрсәтелгән. Батыйның тискәре образы ул телгә алынган бәяннар иҗат итү вакыты белән бәйләнгән. Төп әсәрләр: Батыйның үтерелүе турында бәян, Рязаньның бөлгенлеккә төшүе турындагы бәян XV—XVI гасырларда, Алтын Урдага буйсынуга каршы көрәшнең иң югары ноктасында булганда иҗат ителә. Батый бу елъязмаларда Алтын Урданың барлык идарәчеләренең җыелма образы итеп күзаллана[25].

Батый идарә иткән елларга якын чыганаклар, киресенчә, Алтын Урда хакименә нейтраль карашта. Хәтта Александр Невский тормышы турындагы язмаларда да тискәре бәя юк. Шәрык чыганакларында Батый киң күңелле, бөтен диннәргә түземле идарәче буларак сурәтләнә[26].

Батый кебек тарихи фигура рәсми хроникаларда гына түгел, халык хәтерендә дә тирән эз калдыра: халык авыз иҗатында, Алтын Урдага буйсынган халыкларның әдәби әсәрләрендә, рус халык хәтерендә исә ул — ярымлегендар персонаж, рус баһадирларының антагонисты[26].

Хәтер

  • Казахстанның Астана Бату хан исемен мәңгеләштергән урам бар[27], Улан-Батордагы бер урам да аның исемен йөртә.

Сәнгатьтә

undefined
undefined
Әдәбиятта
  • Бату хан Василий Нарежныйның «Славенские вечера» циклыннан «Михаил» хикәясендәге төп персонажларның берсе;
  • Бату хан — В.Г. Янның «Чыңгыз хан» (1939) романындагы эпизодик персонаж һәм аның «Батый» (1942) һәм «Соңгы „диңгезгә”» (1955) романнарындагы төп геройларның берсе;
  • А.К. Юговның «Ратоборцы» (1944-1948) һәм Исай Калашниковның «Жестокий век» (1978) романнарында да бар;
  • Батый Владимир Короткевичның «Лебединый скит» риваятенең төп антагонисты һәм дейтерагонисты булып тора (1950-нче еллар).
  • Батыйның соңгы көне Ильяс Еенберлинның «Алтын Урда» трилогиясенең беренче өлешендәге «Алты башлы айдахар» китабында (1979-1983) шактый урын алып тора.
Кинода
  • «Татары» (1961) — «Тогрул» исеме белән күрсәтелә.
  • «Монголы» (1961) — «Чынгыз хан» исеме белщн күрсәтелә.
  • «Даниил — князь Галицкий» (1987) — рольдә Нурмухан Жантурин.
  • «Житие Александра Невского» (1991) — рольдә Асанбек Умуралиев.
  • «Легенда о Коловрате» (2017) — рольдә Александр Цой.
  • «Король Данило» (2018) — рольдә Ринат Хәйруллин.
Мультипликацияләрдә

Искәрмәләр

Шәрехләү
Чыганаклар
  1. Бартольд В.В. Сочинения. Работы по истории и филологии тюркских и монгольских народов.. — М.: Восточная литература, 1968. — Т. 5. — С. 496—499.
  2. Почекаев Р. Ю. Батый хан, который не был ханом.. — М., СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2007. — С. 17—18.
  3. Почекаев Р. Ю. Батый хан, который не был ханом.. — М., СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2007. — С. 31.
  4. Сокровенное сказание. §§ 242.
  5. 1 2 Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биография ханов и правителей Золотой Орды.. — 2. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2012. — С. 12.
  6. Сокровенное сказание. §§ 269.
  7. Чойжилжавын Чайсамба. Завоевательные походы Бату-хана.. — М.: Идея-Пресс, 2008. — С. 48.
  8. Чойжилжавын Чайсамба. Завоевательные походы Бату-хана.. — М.: Идея-Пресс, 2008. — С. 49.
  9. 1 2 3 4 5 Вернадский Г. В. Монголы и Русь I. Монгольское завоевание. www.spsl.nsc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2020. Архивировано 1 март 2021 года.
  10. Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биография ханов и правителей Золотой Орды.. — 2. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2012. — С. 18.
  11. Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биография ханов и правителей Золотой Орды.. — 2. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2012. — С. 19.
  12. 1 2 3 Измайлов И.Л. Батый хан. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2024.
  13. Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биография ханов и правителей Золотой Орды.. — 2. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2012. — С. 22.
  14. Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биография ханов и правителей Золотой Орды.. — 2. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2012. — С. 42.
  15. Рашид ад-Дин. Сборник летописей / Перевод с персидского О. И. Смирновой, редакция профессора А. А. Семёнова. — М.Л.: Издательство АН СССР, 1952. — Т. 3.
  16. Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биография ханов и правителей Золотой Орды.. — 2. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2012. — С. 25.
  17. Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биография ханов и правителей Золотой Орды.. — 2. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2012. — С. 24.
  18. Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биография ханов и правителей Золотой Орды.. — 2. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2012. — С. 26.
  19. 1 2 Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биография ханов и правителей Золотой Орды.. — 2. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2012. — С. 27.
  20. 1 2 3 Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биография ханов и правителей Золотой Орды.. — 2. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2012. — С. 28.
  21. Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биография ханов и правителей Золотой Орды.. — 2. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2012. — С. 29.
  22. Карпов А.Ю. Батый. — М.: Молодая гвардия, 2011. — С. 290.
  23. Карпов А.Ю. Батый. — М.: Молодая гвардия, 2011. — С. 291—292.
  24. Карпов А.Ю. Батый. — М.: Молодая гвардия, 2011. — С. 293.
  25. Почекаев Р. Ю. Батый хан, который не был ханом.. — М., СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2007. — С. 290.
  26. 1 2 Почекаев Р. Ю. Батый хан, который не был ханом.. — М., СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2007. — С. 292.
  27. Бату-хана ул. — Астана. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2016. Архивировано 8 гыйнвар 2017 года.

Әдәбият

  • Бартольд В. В. {{{заглавие}}} // Бартольд В. В. Сочинения. — М.: Наука, 1968. — Т. V. — С. 496−500.
  • Вернадский Г. В. Монголы и Русь. — М.: Ломоносовъ, 2016. — 512 с. — (История, география, этнография). — ISBN 978-5-91678-300-1.
  • Греков Б. Д., Якубовский А. Ю. Золотая Орда и её падение. — М., Л.: Издательство АН СССР, 1951.
  • Егоров В. Л. Историческая география Золотой Орды в XIII-XIV вв. — М., 1985. Архивная копия от 8 август 2015 на Wayback Machine
  • Почекаев Р. Ю. Батый. Хан, который не был ханом. — М., СПб.: АСТ, Евразия, 2006. — 350, [2] с. — ISBN 978-5-17-038377-1.
  • Почекаев Р. Ю., Почекаева И. Н. Властительницы Евразии: История и мифы о правительницах тюрко-монгольских государств XIII−XIX вв / Р. Ю. Почекаев, И. Н. Почекаева. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2012. — С. 186−202. — 384 с. — (CLIO). — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-056-7.(в пер.)
  • Сафаргалиев М. Г. Распад Золотой Орды. — Саранск: Мордовское книжное издательство, 1960. — С. 47.
  • {{{заглавие}}} // Сокровенное сказание. Монгольская хроника 1240 г. ЮАНЬ ЧАО БИ ШИ. / Перевод С. А. Козина. — М.-Л.: Издательство АН СССР, 1941. — Т. I.
  • Вассаф. {{{заглавие}}} // Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды / Пер. В. Г. Тизенгаузена. — М., 1941. Архивировано 25 декабрь 2009 года.
  • Храпачевский Р. П. Военная держава Чингисхана. — М.: АСТ:ЛЮКС, 2005. — 557, [3] с. — (Военно-историческая библиотека). — 5000 экз. — ISBN 5-17-027916-7. (Текст)
  • Хрусталёв Д. Г. {{{заглавие}}} // Новгород и Новгородская земля. История и археология. — 2004. — Вып. 18. — С. 312—321.
  • Пензев, Константин. Русский Царь Батый. Litres, 2017.
  • Акунин, Борис. Часть Азии. История Российского государства. Ордынский период. Litres, 2017.
  • Бойл Дж. Э. {{{заглавие}}} // Тюркологический сборник / 2001: Золотая Орда и ее наследие. — Восточная литература РАН, 2002. — Вып. 11. — С. 28—31.
  • Киракос Гандзакеци. История Армении. — М.: Наука, 1976. — 357 с. — (Памятники письменности Востока).
  • Гийом де Рубрук. {{{заглавие}}} // История монголов. — М.: АСТ:Транзиткнига, 2005. — С. 327. — ISBN 5-17-031003-X.
  • Столетняя Летопись // Картлис Цховреба. История Грузии. — Тбилиси: Артануджи, 2008. — С. 349—350. — 456 с.
  • Андрей Лызлов. Скифская история. — М.: Наука, 1990.
  • Греков Б. Д., Якубовский А. Ю. Золотая Орда и её падение. — М.: Наука, 1998.
  • Карамзин Н.М. История государства Российского. — М.: Наука, 1991. — Т. II-III. — С. 508, 513.
  • Воинские повести Древней Руси. — Калып:Л, 1985. — С. 107—110.
  • Иоанн де Плано Карпини. Путешествие в восточные страны. — Санкт-Петербург: издательство А.С.Суворина, 1911. — С. 224.
  • Фёдоров-Давыдов Г.А. Смерть хана Бату и династическая смута в Золотой Орде в освещении восточных и русских источников (источниковедческие заметки) // Средневековые древности Волго-Камья. Йошкар-Ола, 1992.

Сылтамалар

Төркемнәр