Кәфә

Кәфә яки Феодосия (рус. Феодосия, кырымтат. Kefe) — Кырым ярымутравының көньяк ярында урнашкан шәһәр, Кәфә шәһәр бүᴫегенең (Кәфә шәһәр шурасының) үзәге.

Халык саны — 69 040[8] кеше (2014).

Кара диңгез буендагы порт, тимер юл станциясе, балнеологик-климатик курорт.

Кәфәгә б.э.к. VI гасыр уртасында юнан колонистлары нигез сала. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң курорт шәһәренә әйләнә.

Климат

Яз эссе, кыш җылы, елга 360 мм явым-төшем төшә.

Кәфә (1981—2010 нормасы) климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 19,1 18,6 27,1 27,5 31,9 35,4 37,9 38,1 33,3 29,0 26,9 21,8 38,1
Уртача максимум, °C 4,7 5,1 8,5 14,6 20,6 25,7 29,1 28,7 23,2 17,0 10,8 6,5 16,2
Уртача температура, °C 1,8 1,7 4,9 10,6 16,2 21,1 24,2 23,8 18,7 13,1 7,5 3,7 12,3
Уртача минимум, °C −0,8 −1,1 2,0 7,2 12,3 16,8 19,8 19,5 14,6 9,6 4,7 1,2 8,8
Абсолют минимум, °C −25 −25,1 −14 −5,5 1,1 5,0 9,1 9,4 1,4 −11,2 −14,9 −18,6 −25
Явым-төшем нормасы, мм 495
Чыганак: pogoda.ru.net

Халык

Халык саны
1979[9]1989[9]2001[9]2009[10]2010[10]2011[10]2012[8]2013[8]2014[8]
76 40283 91274 66970 73070 39270 04369 78669 46169 040

Милләтләр (2001): руслар — 77,2%, украиннар — 18,8%, кырымтатарлары — 4,6%, биларуслaр — 1,8%.

Икътисад

Шәһәрдә азык-төлек (сөт, тәмәке һ.б. ɜаводлар), төзелеш материаллары, металлургия сәнәгатьләре, өй җиһазлары, офсет, уенчык фабрикалары бар.

Мәдәният

Өлкәне өйрәнү музее, И. К. Айвазовский исемендәге рәсемнәр галереясы, рус язучысы А.С. Гринның әдәби-мемориал музее эшли. XIV-XV гасырларда төзелгән генуя ныгытмалары калдыклары, Ходай алдыннан килүче Иоанн, Стефан, Архангеллар, Сергий чиркәүләре (һәммәсе XIII-XIV гасырларда төзелo), Мөфти-Җәми мәчете (XVII гасыр) кебек һәйкәлләр саклана.

Истәлекле урыннар

  • Аерым башнялар (Константин Св., Доковая, түгәрәк, Фома), генуэз ныгытмасы диварлары һәм капкалары[11];
  • Проект буенча төзелгән Айваз фонтаны 1888 елда рәссам акчасына;
  • "Мәрхәмәтле гению" фонтаны;
  • Казначеев истәлегенә Фонтан;
  • Әрмән фонтаны;
  • Пушкин Тәлгәше.
  • Бөек Ватан сугышы чорына караган һәйкәлләр:
  • Феодосияне I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләү турында указ;
  • Җиңү юбилейларына багышланган истәлекле билгеләр;
  • Горький урамындагы (элекке Италия)Геройлар аллеясы;
  • Мәңгелек ут янында һәм Комсомол паркында мемориаль комплекслар.

Искәрмәләр

  1. https://crimea.gks.ru/storage/mediabank/Численность%20на%2001-01-2019(3).pdf
  2. http://www.kurskadmin.ru/node/911
  3. http://ставрополь.рф/english/Municipal_cooperation_with_cities_of_near_of_Russia/Municipal_cooperation_of_Russia.php
  4. https://www.severodvinsk.info/?idmenu=237
  5. https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/e/e0/%D0%9C%D0%B0%D1%80%D1%96%D1%83%D0%BF%D0%BE%D0%BB%D1%8C%2C_%D0%BC%D1%96%D1%81%D1%82%D0%B0-%D0%BF%D0%BE%D0%B1%D1%80%D0%B0%D1%82%D0%B8%D0%BC%D0%B8.pdf
  6. Постановление ВЦИК РСФСР от 30.10.1930 о реорганизации сети районов Крымской АССР.
  7. ОКТМО (рус.)
  8. 1 2 3 4 Статистичний збірник "Чисельність наявного населення України на 1 січня 2014 року". Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2014. Архивировано 1 сентябрь 2014 года.
  9. 1 2 3 Кількість та територіальне розміщення населення України. Дані Всеукраїнського перепису населення 2001 року про адміністративно-територіальний поділ України, чисельність, розміщення та склад населення України за статтю, групування населених пунктів, адміністративних районів, сільських рад за чисельністю населення станом на 5 грудня 2001 року. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2014. Архивировано 17 ноябрь 2014 года.
  10. 1 2 3 Статистичний збірник "Чисельність наявного населення України на 1 січня 2011 року" . - Киів, ДКС, 2011. - 112с. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2014. Архивировано 1 сентябрь 2014 года.
  11. Феодосиянең истәлекле урыннары

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр