Туда-Мәнгү

Туда-Мәнгү, кайбер чыганакта Тәдән Мәнгү (tat. lat. Tuda-Mängü, تودا منکو) - Алтын Урда ханы (1282—1287). Туканның өченче улы, Батуның оныгы, Мәнгүтимер дәвамчысы.

Тарих

undefined

Хакимияткә килү

Мәнгүтимер үлгәннән соң тәхет өчен көчле көрәш башлана. Мәнгүтимер васыятендә хан тәхетен үзенең туганының улы Түлә-Бугага багышлаган булса да, аның васыятен үтәмичә, тәхеткә үз энесе Туда-Мәнгү (12821287) менеп утыра. Ул йомшак холыклы, ихтыярсыз кеше була, Алтын Урданың иң дәрәҗәле төмәннәреннән [1] берсе Нугай теләге белән хан булырга ризалык бирә.

Эчке сәясәт

Туда-Мәнгү үз акчаларын—тәңкәләрен суга.

Туда-Мәнгү идарә итү чорында баскак системасы рус кенәзлекләрендә кертелгән.

1283 елда Туда-Мәнгү Ислам динен кабул итә.

Яулар

1285 елда Туда-Мәнгү хан һәм Нугай төмәнче Карпатларга яу белән барганнар.

1286-1287 елда Туда-Мәнгү хан һәм Нугай төмәнче Польшага каршы сугышканнар.

Тәхеттән бәреп төшерү

Туда-Мәнгүнең дәүләт белән идарә итә алмавы хан варислары — Мәнгүтимернең энеләре һәм уллары арасында ризасызлык хисе уята. Аны тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр.

1287 елда тәхеттән бәреп төшерелгән.

Васыятьне үтәп, тәхеткә Түлә-Буга килә (1287—1291).

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Төмән — ун мең кешелек гаскәр куя алырдай эре феодал, күпсанлы күчмә хуҗалык тотучы тархан. Сугыш вакытында үз гаскәренең башлыгы була. Кайбер төмәннәрнең гаскәре ун мең белән генә дә чикләнмәгән. Андыйлардан зур сугыш осталары, атаклы гаскәр башлыгы чыккан. Хан нәселеннән булмау сәбәпле үзләренең тәхеткә утырырга хаклары булмаса да, сәяси һәм хәрби дәрәҗәләре белән ханга тиңләшкәннәр, хан итеп үзләренә кулай кешене утыртканнар. Мәсәлән: Нугай, Мамай, Идегәй.

Әдәбият

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Вернадский Г. В. Монголы и Русь = The Mongols and Russia / Пер с англ. Е. П. Беренштейна, Б. Л. Губмана, О. В. Строгановой. — Тверь, М.: ЛЕАН, АГРАФ, 1997. — 480 с. — 7000 экз. — ISBN 5-85929-004-6
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.