Бәркә

Бәркә (монг. Бэрх хан; тат. Бәркә, Бәркәй, Bärkä, Bärkäy; Бэрхэ[1], Бёрка[2], Беркай[3], بركه خان); 12091266) — Җучи Олысының бишенче хакиме. Җучинең улы, Чыңгызханның оныгы[4]. Алтын Урданың беренче мөселман ханы.

Мисырдагы мәмлүкләр белән берләшмә төзеп, үз ырудашына — Хулагу — Иран илханына каршы сугыша. Батый ханның сәясәтен дәвам итә: Алтын Урданың бөтенлеген һәм бәйсезлеген ныгыта. Бәркә идарә иткән чорда Алтын Урдада Идел буе Болгарыннан Ислам дине актив тарала башлый һәм Алтын Урда Бөек ханнан бәйсез дәүләткә әйләнә.

Тарих

undefined

Бәркә — Җучинең өченче улы.

Ул Көнбатышка яуда гаскәр башлыгы буларак кыпчакларга каршы сугыша, Арҗумак, Куранбас, Капаран кыпчак яубашларын әсирлеккә ала.

Көнчыгыш Аурупага һөҗүменнән соң, 1242 елда, Батый хан кире Түбән Иделгә кайта. Бу вакытта Түбән Иделнең яңа дәүләттәге урыны үсә башлый. Бәркә Батый ханнан Төньяк Кавказ далаларын үз эченә алган биләмәләр белән идарәне үзенә ала.

1254 елда Батый, Бәркәдән бу биләмәләрне кире алып, аңа Иделдән көнчыгышка күчәргә әмер бирә.

Хакимиятне алу

Бәркә Җучи ханның өченче улы. Аның туган көне һәм балачагындагы тормышы турында каршылыклар бар. Әнисе буларак Хан Солтанны атыйлар. Хан Солтан — монголлар тарафыннан әсирлеккә алынган, Җучиның хатыны һәм өч баласының әнисе, Харәзем патшабикәсе. Бәркә, Бәркәчар һәм Бури (Мөхәммәдне) аның өч баласы дип фаразлыйлар. Совет тарихчылары фикеренчә, ул 1221 елда туган[5].

1229 елда ул башка чыңгызлылар кебек үк Монгол империясенең ханы буларак Үгәдәйне игълан иткән корылтайда катнаша. Бәркә 1236 елда Батый җитәкчелегендә көнбатышка яуга чыккан монгол гаскәренең бер подразделениесе җитәкчесе була. Ул Арджумак, Куранбас һәм Капаран гаскәр башлыкларын әсир итеп алып, кыпчакларга каршы уңышлы хәрәкәт итә.

Көнчыгыш Европага басып кергәч, Батый хан Түбән Иделгә кайта (1242 ел), ул зур дәүләт булган Җучи олысының үзәге була. Бәркә дәүләтнең Төньяк Кавказ далаларын үз эченә алган бер өлешен үзенә ала. Ул Иран һәм Кече Азиядән Дербент аша үткән сәүдә юлларыннан файдаланган. 1254 елда Батый, бу биләмәләрне үзенә алып, Бәркәгә Иделнең көнчыгышына күчәргә боера[6].

1240 елларда Бәркә Идел буе Болгары йогынтысында Ислам динен кабул иткән[7].1251 елгы Бөтенмонгол корылтаенда Бәркәгә хөрмәт йөзеннән мәҗлес өчен хайваннарны мөселман йоласы буенча чалганнар. 1253 елда Бәркә ставкасында булган Гийом де Рубрук биредә дуңгыз ите ашау тыелган булган, дип хәбәр итә. Рубрук Бәркәнең ихласлыгына шикләнеп, ул «үзен сарацин итеп күрсәтә», ди[8]. Монгол хакимнәре арасында исламның уңышларын арттырып күрсәтүче Госман Җүзҗани: "Бәркә яшьтән үк Хуҗандта бер имам җитәкчелегендә Коръән укыган, исламның хәнәфи мәзхәбен Бохарада яшәүче Сайф әд-Дин Бохарзидан өйрәнгән", —- дип хәбәр итә.

1246 елгы корылтайда Бәркә башка абыйлары белән бергә бөек хан итеп, Батыйны (катнашудан баш тарткан) тәкъдим итә. 1251 елда Батый хан Бәркә белән Спартакны өч төмәнле гаскәр белән Мәнгүгә ярдәм итү өчен, Монголиягә җибәрә, Батый аны бөек ханлыкка чыгарырга тәкъдим итә. Шул ук елның 1 июлендә Җучи гаскәрләре, Чагатай һәм Үгәдәй олысларыннан каршы чыкканнарга ирек бирмичә, Мәнгүне тәхеткә утырталар. Әлеге вакыйгадан соң Җучи һәм Толуя йортлары арасында, Рәшид әд-Дин язганча, «бердәмлек һәм дуслык юлы уза»[9]. Моңа кадәр хакимияттә булган чагатайлыларны һәм үгәдәйлеләрне массакүләм җәзалау белән тәмамланган хөкем итү процессы (1252 ел) белән дә Бәркә идарә иткән. Чагатайның оныгы Алгу соңрак Җучи Олысына каршы сугыша, «Мәнгү хан аның нәселен юк иткән» өчен, Бәркәдән үч ала[10].

Сартак белән Улакчы үлгәч, 1257 елда Бәркә Алтын Урданың хакиме була[11]. Мәнгү яныннан кайтканда Сартак Бәркә ставкасына чакыруга янәсе түбәндәгечә җавап биргән: «син мөселман, мин христиан динен тотам, мөселман йөзен күрү минем өчен бәхетсезлек»[12].

Берникадәр вакыттан соң Сартак вафат була. Киракос Гандзакеци мәгълүматлары буенча, ул Бәркә һәм аның абыйсы Бәркәчар тарафыннан агулана[13]. Батыйның тол хатыны Боракчын хатын, Батыйның оныгы Туда-Мәнгүне тәхеткә утыртырга ниятли. Боракчын үз олысында ярдәм тапмагач, ярдәм сорап Хулагуга мөрәҗәгать итә. Әмма ният фаш ителә, ул Иранга качарга омтылганда тотыла һәм җәзалап үтерелә[14].

Алтын Урда хакимиятенә килү

Бату хан үлгәч, Алтын Урда тәхетенә христиан динен тотучы Сартак утыра. Әмма тәхеттә ул озак утыра алмый: Каракорымнан кайтканда юлда үлә. Тәхеткә утырырга өметләнеп, аны Батыйның энесе Бәркә үтерткән, дигән хәбәр тарала. Бөек хан Мәнгү шулай да Алтын Урда тәхетенә Сартакның улы Улакчыны утырта. Әмма Сартак та шул ук елны вафат була һәм тәхеткә Бәркә хуҗа була.[15]

Бәркәнең казанышлары

Алтын Урда мөстәкыйльлеге

undefined

Бәркәнең хан булып идарә итү дәверендә Алтын Урдада ике зур вакыйга була: Монгол империясеннән аерылып, Алтын Урда мөстәкыйль дәүләт буларак яши башлый һәм дәүләттә рәсми төстә ислам дине кабул ителә.

Батый исән чакта ук Алтын Урданы акрынлап мөстәкыйльлек ягына тарта, әмма Жучи олысы рәсми төстә империя эчендә яшәгәнлектән, ханнарны каган куя һәм акча да каган исеменнән суктырыла. Хублай бөек хан булгач, һәм башкаланы да Каракорымнан Ханбалыкка (Пекинга) күчергәч, ике башкаланың арасы тагын да ераклаша төшә. Бәркә моннан оста файдалана — бөек хан сүзләренә игътибар итми башлый.

Эчке сәясәт

Абелгази фикеренчә, Бәркә тәхеткә утыргач, «барлык өлкән һәм кече абыйларына Батый тарафыннан бирелгән биләмәләрне раслый». Икенче яктан, болгар һәм мордваларда җирле администрацияләр урынына үзәк идарә кертелә[16]. Әмма Башкортстан җирле хакимнәр династиясе җитәкчелегендә автономияне саклап кала[17]. Шул ук елларда Монгол хакимлеге карамагындагы башка илләрдә, Бөек Мәнгү хан әмере буенча, сугышчыларны нәтиҗәлерәк туплау һәм салым җыю максаты белән халык санын исәпкә алу оештырыла, шулай ук бу Руська да кагыла. Юань-шиның Кытай хроникасында 1257 елда Мәнгү «хан кияве Ринциньның улы Китатны Русь биләмәсенә даругация вазифасына билгеләгән», дип хәбәр ителә[18].

1257 елда Бәркә Владимир-Суздаль, Рязань һәм Муром кенәзлекләренә татар баскакларын җибәргән[19]. Руханиләр (мөселманнар, православие чиркәве вәкилләре) ясак түләмәгәннәр. Монда халык санын исәпкә алу үткәрелгән һәм монгол унлык системасы стандартлары буенча, хәрби округлар оештырылган (төмәннәр, меңнәр, йөзләр, дистәләр). Салымнардан руханилар азат ителгән. 1252 елгы җәза экспедициясе («Неврюева рать») гамәлләрен истә тотып, кенәзлекләр халкы каршылык күрсәтергә омтылмый диярлек.

Үз вакытында турыдан-туры яулап алынмаган Новгород Республикасында монгол түрәләре өчен хәл катлаулырак булган. Новгородлылар, түрәләр шәһәргә кенәз Александр Ярославич Невский белән бергә килсәләр дә, үзләрендә халык санын исәпкә алуны үткәрергә рөхсәт итмәгәннәр. Халык санын исәпкә алуга каршы торучы Александрның Новгородта яшәгән улы Василий, әтисе белән бәрелешүдән качып, Псковка китә. Ачулы Александр улын Псковтан куып чыгара һәм Суздаль кенәзлегенә җибәрә, Василий киңәшчеләренә каты җәза бирә.

Ике елдан соң Новгородта халык санын исәпкә алуны үткәрүнең икенче омтылышы уңыш белән тәмамлана. Новгород елъязмалары буенча, халык санын исәпкә алу хәрби бәрелешкә китереп чыгара алган зур кыенлыклар белән үткәрелгән. Гади шәһәр кешеләре һәм ярлылар татарларга каршы сугышырга ниятлиләр, әмма бояр түрәләре халык санын исәпкә алуга риза булганнар[20].

Көньяк-Көнбатыш Русь. Дини сәясәт

Идарә итүенең беренче елларында Бәркә көньякта барган рус эшләренә аерым игътибар бирергә тиеш була. Урда Хөкүмәтеннән бәйсезлек алырга омтылган Русь патшасы Даниил Романович бу юнәлештә зур уңышларга ирешә. 1256 елда ук ул монгол гаскәрләрен Төньяк Подольедан, болоховлар җиреннән һәм Көнчыгыш Волыньнан куып чыгара[21]. Күремша хәрби башлыгының җавап гамәлләре, Владимир-Волынский һәм Луцкны камап алу омтылышлары уңышсыз тәмамлана. Әмма 1258 елда[22] Бәркә Днепр буе олысында Күремша урынына Бурандай төмәнен куя һәм аны күп санлы гаскәр белән тәэмин итә.

Бурандай Даниил белән аның элекке союздашы Миндовг, бөек Литва кенәзе арасындагы каршылыклардан файдаланырга карар кыла һәм шул ук елны Литвага яуга чыга, ул Даниилдан үз гаскәрләре белән аңа кушылуны таләп итә. Галиция кенәзе монголлар белән очрашудан куркып, үз урынына абыйсы Васильконы җибәрә. Бурандай Днепрның урта агымыннан, Ворскла һәм Псёл районнарыннан Неман ярларына таба чыга, елганың уң ягыннан, Берестядан килгән Василько Романович белән кушыла. Берләшкән көчләр, Тракай шәһәре урнашкан Үзәк Литва провинциясен һәм Нельшан җирен тар-мар итеп, төньякка таба юнәләләр. Байтак табышны кулга төшерәләр, әмма аның зур өлешен руслар монголларга бирергә мәҗбүр булалар. Шул ук вакытта төп Литва гаскәрләре хәлиткеч сугыштан кача[21].

Яу нәтиҗәсендә Литва кенәзлегенә зыян килә. Бәркә ышанган мөселман сәүдәгәрләре, Балтыйк диңгезенә таба өстәмә бер сәүдә юлы ачу белән дә кызыксынганнар[21].

Киләсе елда Бурандай Волынь аша Польша Корольлегенә таба кузгала. Шумскта хәрби башлыкны Василько Романович һәм Венгриягә качкан Даниилның улы Лев Данилович, шулай ук Холм епискобы Иван каршы ала. Бурандай кенәзләргә Данилов, Стожеск, Львов, Кременец һәм Луцктагы крепостной корылмаларны юк итәргә боера, буйсынмаган очракта аларның биләмәләрен тар-мар итү белән яный. Боерык үтәлгәч, Урда воеводасы Владимир-Волынскийга таба кузгала, аның ныгытмалары да җимерелә. Әмма калкулыкта яшәүчеләр, Даниилның турыдан-туры боерыгыннан башка, ныгытмаларны юк итүдән баш тарталар һәм Бурандай алдында капкаларын бикләп куялар. Монголлар шәһәрне камап алмаска ниятләп, аның тирә-ягын бушаталар, соңрак Польша җирләренә — Люблин һәм Завихостка таба юнәләләр. Сандомирны һәм кечкенә генә Лсец шәһәрен алганнан соң, Бурандай гаскәре Днепрга кире кайта.

1259 елдан соң унбиш ел үткәч, елъязмаларда монголларның Көньяк-Көнбатыш Русь җирләренә яу белән килүләре турында мәгълүмат булмый. Бу Кавказда хулагуидларга каршы башланган сугышлар белән генә түгел, күбрәк Монгол хакимиятенең бу төбәктә тулысынча урнашуы белән бәйле[23]. Даниил Романович Бәркәнең буйсынучан колы булып, туган иленә кайтырга мәҗбүр була. Бурандай тарафыннан оештырылган Подолия, Галич һәм Волынь хәрби округларына салым җыюны һәм рекрутлауны күзәтү өчен, урда администрациясе вәкилләре билгеләнгән булган. Көнбатыш рус кенәзләре һәр кенәзлектән ярлык алырга тиеш булганнар. Даниил Романович буйсынулы Бәркә кебек, туган ягына кайтырга мәҗбүр була. Бурандай тарафыннан Подолия, Галич һәм Волынь хәрби округларына салым җыю һәм рекрутлауны күзәтү оештырыла[21].

Мөселман чыганаклары Бәркәне югары бәяли, әмма аның исламны кабул итүе күчмә халыкның киң катламнарын исламлаштыруга китермәгән сәяси адым була[7]. Бу адым идарәчегә Идел буе Болгары һәм Урта Азия шәһәрләренең абруйлы сәүдә даирәләреннән ярдәм алырга, укымышлы мөселманнарны хезмәткә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Олыс белән идарә итү системасында кайбер традицион ислам элементлары барлыкка килә. Мәсәлән, Мисыр чыганаклары Бәркәнең гарәп һәм төрки телләрне яхшы белүче Шереф әд-Дин әл-Казвини исемле вәзире хакында хәбәр итә.

Шәһәрләр һәм сәүдә

Бәркә сәясәте шәһәр тормышын, һөнәрчелек һәм сәүдәне үстерүгә юнәлдерелгән була[7]. Ул идарә иткән чорда шәһәр төзелеше шактый алга китә, бу олыс башлыгының ислам динен кабул итүе белән бәйле. Урда шәһәрләрендә мәчетләр, манаралар, мәдрәсәләр, кәрван-сарайлар төзелә. Беренче чиратта бу Сарай-Батуга, бу вакытта Сарай-Бәркә буларак билгеле булган дәүләтнең башкаласына кагыла (Сарай-Бәркә белән Сарай әл-Җәдитне ялгыш тиңләштерү бар)[24]. Бәркә хан идарә иткән чордагы Сарай шәһәренең Селитренное яки Царевское шәһәрлекләре урынында урнашуы шик тудыра, чөнки биредә XIII йөзгә хас элементлар табылмаган[25]. Яулап алынгач, торгызылган Болгар олысы иң мөһим икътисади һәм сәяси үзәкләренең берсенә әверелә. Ул Бәркәнең яшәү урыны булган, 1261—1262 елларда шәһәргә килгән абыйлы-энеле Пололар моның шаһитләре була. Болгарда Акчалар сарае эшләгән[26].

Урда шәһәрләренең үсүенә китергән фактор — көчле транзит сәүдә. Батый заманында ук мөселман сәүдәгәрләре хезмәткә салым түләүчеләр сыйфатында җәлеп ителгәннәр. Мөгаен, алар Монгол империясенең бер җирендә дә Батый һәм Бәркә чорындагы Җучи Олысындагы кебек сәүдә өстенлекләренә һәм танылуга ирешмәгәннәрдер. Урда хакимнәре Болгардан, Русьтан, Кырымнан һәм Түбән Идел буеннан Урта Азиягә, Монголиягә һәм Кытайга сәүдә юлларына булышлык күрсәтүгә зур игътибар бирәләр. Азиянең көнчыгыш, аның аша Көнбатыш Европа белән сәүдә итүе, моңа кадәр беркайчан да бу чордагы кебек масштабларга ирешмәгән[7].

Иске Кырымда Алтын Урда мәдәнияте истәлекләрен тикшергән М. Г. Крамаровский фикеренчә, нәкъ Бәркә заманында ярымутрауда шәһәр исламның төп үзәкләренең берсенә әверелә: иң борынгы мәчет 1263 елда төзелә[27].

Эчке сәясәт

Империядә Җучи олысы һәм фетнә

Бөек Мүнгә хан үлгәч, (1259) аның абыйлары Хубилай белән Ариг-Буга арасында барган хакимлек өчен көрәштә Бәркә Ариг-Бугага ярдәм итә. Болгарда Ариг-Буга исеме белән тәңкәләр сугыла, әмма Бәркә аңа бернинди ярдәм күрсәтми.

Шул ук вакытта фетнәдән файдаланып, 1262 елда Ариг-Буга гаскәрләрен тар-мар иткән Алгу да көчәйгән. Ул Хәрәземне үзенә буйсындыра, барлык шәһәрләрдән Бәркә түрәләрен һәм урынбасарларын куып чыгара. Бохарада 5000 кешелек Җучи отрядын юк итү, шулай ук Алгу гамәлләре белән бәйле. Бәркәнең хәрби көчләре көньякта һәм көнбатышта басып алына, шуңа бәйле ул мөһим сәүдә шәһәре Отрарны басып алган һәм җимергән Алгуга каршы тора алмый[3].

Илхан Хулагу белән низаг сәбәпләре. Мәмлүкә Мисыры белән союз

Җучи Олысының Көньяк чигендә, Кавказда ике туган абыйлары арасындагы низаг 1262 елда кораллы бәрелешкә әйләнә: Бәркә гаскәрләре Хулагу көчләренә каршы сугыш башлый. Сугышның идеологик дәлиле - Хулагу әмере буенча җәзалап үтерелгән аббаслылар хәлифе Әл-Мостасим өчен Бәркәнең үч алуы, әмма низагның нигезе башкадан гыйбарәт. Җучилар Кавказ арты территорияләренә (Арран һәм Азәрбайҗан) дәгъва кылганнар, үз дәгъваларын Чыңгызхан васыяте белән нигезләгәннәр. Асылда, 1250 еллар уртасына кадәр Кавказ аръягында хакимлек Чормаганныкы була, 1243 елдан Бачу Батыйның Көньяк Азәрбайҗанда һәм Кече Азиядә үз сәясәтен алып баруга каршы тора.

1253 елда Иран яуларына чыккан Хулагу гаскәре Амудәрьягә бары тик 1256 елның башында, Батыйның үлеме турында билгеле булгач, күчә.

Соңрак Алтын Урда гаскәрләре Багдадны алуда (1258 елны) катнаша һәм ул вакытка идарәче булган Бәркә бу хәрәкәтләргә каршы булмый. Хулагу җүчиләргә яулап алынган җирләрнең бер өлеше сыйфатында - Кавказ арты һәм Көньяк Азербайҗанны бирүдән баш тарткач, икетуган абыйлар арасында дошманлык көчәя. 1260 ел башында Хулагу ставкасында Балаган җәзалап үтерелә (дөрес, аны Бәркә боерыгы белән хөкем иткәннәр), кинәт Тутар һәм Кули үлә, Бәркәдә аларны агулаганнар дигән шик туа. Ул үзенең гаскәрләренә Дәште Кыпчакка кайтырга, әгәр барып чыкмаса, Мисырга китәргә боера.

Бу вакытта Җучи Олысы белән Мисырның мәмлүкләр идарәчеләре арасында турыдан-туры элемтәләр урнашканлыгы билгеле түгел. Солтан Бейбарыс I нең Бәркәгә язган беренче хаты һиҗри елының 659 яки 660 елы белән билгеләнә (1260/1261 ахыры яки 1261/1262 ахыры). Урдалылар Каһирәдә үзләре өчен махсус салынган йортларга урнашалар, аларга кием-салым, атлар һәм акча бүләк итәләр. Солтан гаскәр башлыкларын үз гаскәренең әмирләре итеп билгели, калганнарын бәһриләр рәтенә кертә[28]. Бейбарыс I Хулагу гаскәрләрен чолгап алырга һәм Иран илханының Сүриягә чираттагы бәреп керүенә юл куймаска сәләтле, көчле союздаш турында уйлана. Әлбәттә, солтан Бәркә белән дипломатик мөнәсәбәтләр төзергә тели, чөнки ул ислам илләрендә мөхтәрәм кеше була. Мөгаен, җучиләрнең үз олысының автономиясен ныгытканда кыпчакларга таянып, кыпчаклардан гаскәр туплаулары, союз төзүдә мәдәни һәм тел якынлыгы, хәтта мәмлүк белән урдалыларның кан кардәшлеге дә роль уйнагандыр.

1262 елның ахырында Җучи Олысына беренче Мисыр илчелеге Каһирәдән китә. Аны Сейф әд-Дин Кушар-бәк һәм канун белгече Маҗд әд-Дин Рудзравери җитәкли. Бәркәгә язган хатында солтан аны Хулагуга каршы изге сугышка чакыра, үз гаскәрләренең хәлен сурәтли. Константинопольдә илчеләрне император Михаил VIII Палеолог хөрмәт белән кабул итә. Алар монда шулай ук Урданың ике илчелеген каршы алалар. Аларның берсе Каирга китә, икенчесе грек императоры янына барып, туган иленә кайта. Аның белән бергә Бейбарыс I нең илчеләре дә иярә. Кара диңгезне кичеп, алар Кырымның Судак ярына төшәләр, соңрак Бәркә ставкасына барып җитәләр, биредә 26 көн торалар. Бейбарыс I нең хаты төрки телгә тәрҗемә ителеп, Бәркәгә укыла, Бәркә аның эчтәлегеннән бик канәгать кала. Ул илчеләргә мул бүләкләр, аларга җавап грамоталары тапшыра һәм алар белән бергә илчеләрен — Арбуга, Уртимур һәм Унамасны кайтарып җибәрә.

undefined

Кавказ сугышының беренче чоры: 1262—1263

undefined
undefined

1263 елның 13 гыйнварында Терек буенда Бәркә һәм Хулагу арасында хәлиткеч сугыш булган. Бу сугышта Бәркә гаскәре җиңә. Хулагу Тәбризгә чигенә һәм яңа сугышка әзерләнә башлый.

Фракиягә яу

1265 елда Бәркәнең татар гаскәре Дунай буе Болгарына булыша һәм Византиягә болгар-татар явы оештырыла. 20 меңле Алтын Урда гаскәре Византияне Хулагу Ираны белән хезмәттәшлеге өчен җәза бирмәкче булган.

Татар гаскәре Константинопольгә һөҗүм итмәгән, әмма Энос шәһәрен басып алган, сәлҗүк солтанын Византия әсирлегеннән азат иткән.

Кавказ сугышының икенче чоры: 1265—1266

Бәркә гаскәре Ногайга ярдәм итәргә бара, Кура елгасында татар гаскәре һәм Абага гаскәре арасында җәядән ату бәрелеше 14 көн дәвам иткән.

Бәркә Кура елгасы аша чыгу өчен Тифлис шәһәренә юнәлгән, ләкин анда авырта башлый һәм вафат була.

Бәркә үлгәч, сугыш хәрәкәтләре тәмамланган. Бәркә ханнан соң тәхеткә Батуның оныгы Мәнгүтимер утыра (1266—1282).

Гаиләсе

Гарәп тарихчысы әл-Мөфәддәл Бәркәнең портретын түбәндәгечә сурәтләгән[29]:

Зур, сары йөзле; чәчләре ике колак артына юнәлтеп таралган; колагында кыйммәтле ташлы алтын, йөзексыман алкалар. Ефәк халат кигән, башында — калпак, билендә яшел болгар тиресеннән тегелгән, затлы ташлар белән бизәлгән билбау, ике аягында кызыл йомшак күннән тегелгән башмак. Аның биленә кылыч тагылмаган, әмма билбавына алтын белән бизәлгән, бормалы мөгезләр кыстырылган.

Әл-Мөфәддәл фикеренчә, Бәркәнең еш аягы сынган. Рәшид әд-Дин сүзләренчә, аяк авыруы коңгыратлар кабиләсенең нәселдән килгән чире[30]. Аяк авыруы Үгедәй һәм Батый, уллары Уки һәм Бөртэдә дә була.

Бәркәнең өч хатынының исемнәре Әл-Мөфәддәл әсәрендә теркәлгән. Олысы - Тагтагай хатын, калган икесенең исеме — Җидҗек хатын һәм Кехар хатын. Әл-Мөфаддәл Бәркәнең улы булмавын хәбәр итә[29]. Әл-Айни мәгълүматлары буенча, Бәркәнең Урбай хатын исемле кызы булган, кыз Җүчи Олысына Византиядән әсирлектән килгән Кей-Кавус ІІ гә кияүгә бирелә. "Петр Ордынский турындагы повестьлар"ында Ростов епископы Кириллның 1253 ел тирәсендә бер урда патшасын дәвалавы турында хәбәр ителә. Хезмәтләрдәге мәгълүматлар буенча, патшаның Батый улы, яисә Бәркә улы булуы билгеле[31][32]. Тутолмин дворяннарының гаилә риваятьләренә мөрәҗәгать итсәк, бу Аслан исемле патша, соңыннан атасыннан качып, Ростовка юнәлә һәм шунда чукынып, аларның нәселенә нигез сала[33]. Чириков дворяннары риваятьләре буенча, аларның нәселе изге Петрдан, Бәркә патшасының бертуган энесеннән килә.

Әдәбиятта (мәсәлән, Василий Бартольдның "Урта Азиянең төрек халыклары тарихы буенча унике лекция"сендә[34], шулай ук С. Лэн-Пуля һәм А. Н. Поляка китапларында) Бәркәнең кызы Мисырның мәмлүк солтаны Бейбарыс I нең хатыны һәм аның беренче улы Сәид Бәркә ханның әнисе булган, дигән фикер бар. Әмма гарәп чыганаклары (Ибне Тагриберди, Ибне Ийас) күрсәткәнчә, Бейбарысның хатыны Хусам әд-Дин Бәркә хан ибне Дәүләт хан Әл-Хәрәзми кызы булган, ул Мисырга солтан әс-Салих Айюб тарафыннан чакырылган Хәрәзми юлбашчыларының берсе. Бәлки, Бейбарыс І нең башка хатыннары да булгандыр, тик алар гарәп чыганакларында күрсәтелмәгән. Әмма Ибне Шаддад фикеренчә, Бейбарысның беренче улы сәфәрдә б. э. 658 елында / 1260 ел башында туган, ягъни, әгәр бу мәгълүматлар дөрес булса, Сәет Бәркә хан Бейбарыс солтан булганчы, Бәркә белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнашканчы, туган.

Варислары

Бәркә үлгәч, корылтайда олыс хакиме буларак Батыйның оныгы, Туканның улы Мәнгүтимер сайлана. Хаким булгач, Мәнгүтимер үз исеменнән ярлыклар бастыра, тәңкәләр суктыра башлый. Шул вакыттан башлап тәңкәләрдә Җучи олысы хакименең яңа титулы — «гадел бөек хан» чыга[35].

Сәнгатьтәге образы

Әдәбиятта

  • Бәркә — Ильяс Есенберлинның «Алтын Урда» трилогиясенә кергән «Алты башлы Айдахар»(1971) тарихи романының үзәк персонажларының берсе.
  • Рус кенәзлекләренең Бәркә чоры Урдасы белән үзара мөнәсәбәтләре Алексей Юговның «Ратоборцы» дилогиясенә кергән «Александр Невский» тарихи романында тасвирлана (1983).
  • Хольм ван Зайчикның альтернатив — тарихи «Евразия симфониясе» әсәре[36].

Кинода

  • «Житие Александра Невского» (1991) — фильмда Бәркә ролен Есболган Отеулинов уйный.
  • «Возрождение: Эртугрул» (2014—2019).
  • «Золотая Орда» (2018) — Беренче каналда Бәркә ханны актер Рамил Сабитов уйнаган телесериал күрсәтелә.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Бичурин Н. Я. (Иакинф). {{{заглавие}}} // История монголов. — М.: АСТ:Транзиткнига, 2005. — С. 202. — ISBN 5-17-031003-X.
  2. Полное собрание русских летописей. Том первый. Указатель личных имён Лаврентьевской летописи. Рукописные памятники Древней Руси. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2023. Архивировано 23 декабрь 2008 года.
  3. 1 2 Бартольд В. В. Беркай // Бартольд В. В. Работы по истории и филологии тюркских и монгольских народов. — М.: Наука, 1968. — Т. 5. — С. 503—507.
  4. Хан Берке – первый монгольский правитель, который принял ислам. Islam.kz (15 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2023.
  5. Династии кыпчакских ханов. 15 март 2021 тикшерелде.
  6. Егоров В. Л. Историческая география Золотой Орды в XIII-XIV вв. — М.: Наука, 1985. — С. 163—164.
  7. 1 2 3 4 Греков Б. Д., Якубовский А. Ю. Часть I. Образование и развитие Золотой Орды в XIII—XIV вв. // Золотая Орда и её падение. — М.-Л., 1950. Архивная копия от 19 май 2011 на Wayback Machine
  8. Гийом де Рубрук. Путешествие в Восточные страны. Архивная копия от 29 октябрь 2007 на Wayback Machine Архивированная копия. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 ноябрь 2008. Архивировано из оригинала 29 октябрь 2007 года.
  9. Рашид ад-Дин. Сборник летописей. — М., Л.: Издательство АН СССР, 1960. — Т. 2. — С. 81.
  10. Киракос Гандзакеци. История Армении. — М.: Наука, 1976. — С. 236. Архивная копия от 21 сентябрь 2013 на Wayback Machine
  11. А. Н. Насонов на основании данных русских летописей датировал начало правления Берке 1258 годом.
  12. Джузджани. {{{заглавие}}} // Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. — М.: Наука, 1941. Архивировано 24 гыйнвар 2009 года.
  13. Киракос Гандзакеци. История Армении. — М.: Наука, 1976. — С. 227. Архивная копия от 21 сентябрь 2013 на Wayback Machine
  14. Сафаргалиев М. Г. Распад Золотой Орды. — Саранск: Мордовское книжное издательство, 1960. — С. 47.
  15. Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  16. Сафаргалиев М. Г. Распад Золотой Орды. — Саранск: Мордовское книжное издательство, 1960. — С. 51.
  17. Сафаргалиев М. Г. Распад Золотой Орды. — Саранск: Мордовское книжное издательство, 1960. — С. 38.
  18. Бичурин Н. Я. (Иакинф). {{{заглавие}}} // История монголов. — М.: АСТ:Транзиткнига, 2005. — С. 218. — ISBN 5-17-031003-X.
  19. подразделениеләр
  20. Каргалов В.В. Русь и кочевники. — М.,, 2008. — С. С.277-278.
  21. 1 2 3 4 Вернадский Г. В. Глава III. Золотая Орда // Монголы и Русь = The Mongols and Russia. — Тверь, М.: ЛЕАН, АГРАФ, 1997. — С. 164—165. — 480 с. — ISBN 5-85929-004-6. Архивная копия от 24 май 2011 на Wayback Machine
  22. Егоров В. Л. Историческая география Золотой Орды в XIII-XIV вв. — М.: Наука, 1985. — С. 187.
  23. Егоров В. Л. Историческая география Золотой Орды в XIII-XIV вв. — М.: Наука, 1985. — С. 188.
  24. Егоров В. Л. Историческая география Золотой Орды в XIII-XIV вв. — М.: Наука, 1985. — С. 111—112.
  25. Пачкалов А. В. О местоположении Сарая (первой столицы Золотой Орды) // Археологія та етнологія Східноі Эвропи. Матеріали і дослідження. Т. III. Одеса, 2002. С. 177; Пачкалов А. В. Монетные дворы Золотой Орды и их локализация // Archivum Eurasiae Medii Aevi. Vol. XIII. Wiesbaden, 2004. С. 131—183; Пачкалов А. В. Трансгрессия Каспийского моря и история золотоордынских городов в Северном Прикаспии // Восток — Запад: Диалог культур и цивилизаций Евразии. Вып. 8. Казань, 2007. С. 171—180; Пачкалов А. В. О местоположении Старого Сарая — столицы Золотой Орды // XV Всероссийская нумизматическая конференция. Тезисы докладов и сообщений. М., 2009. С. 73-74.
  26. Сафаргалиев М. Г. Распад Золотой Орды. — Саранск: Мордовское книжное издательство, 1960. — С. 52.
  27. Крамаровский М. Г. {{{заглавие}}} // Общетюркская и татарская средневековая археология: научные проблемы и достижения. — 1997. — № 1. — С. 107.
  28. Закиров С. Дипломатические отношения Золотой Орды с Египтом. — М., 1966. — С. 39.
  29. 1 2 Из сочинения Эдьмуфаддаля // Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. — Т. 1: Извлечения из сочинений арабских. — С. 193.
  30. Рашид ад-Дин. Сборник летописей / Пер. с персидского Л. А. Хетагурова, редакция и примечания профессора А. А. Семёнова. — М., Л.: Изд-во АН СССР, 1952. — Т. 1, кн. 1. — С. 154. Архивная копия от 28 март 2014 на Wayback Machine
  31. Петр, царевич ордынский // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  32. Повесть о Петре, царевиче Ордынском. — на сайте «Библиотекарь.Ру». Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2008. Архивировано 12 февраль 2012 года.
  33. Квартальный надзиратель № 103. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2015. Архивировано 2 апрель 2015 года.
  34. Бартольд В. В. Тюрки: Двенадцать лекций по истории турецких народов Средней Азии. — Алматы: Жалын, 1993. — С. 135. — ISBN 5-610-01145-0.
  35. Почекаев Р.Ю. Правовое положение Улуса Джучи в Монгольской империи 1224-1269 гг. — Библиотека «Центральноазиатского исторического сервера». Мөрәҗәгать итү датасы: 21 декабрь 2008. Архивировано из оригинала 8 август 2011 года.
  36. Фанталов А. Ван Зайчик и его «Евразийская симфония». Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2008. Архивировано из оригинала 11 май 2013 года.

Әдәбият

  • Фәхретдинов Р. Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы: Татар урта гомуми белем мәктәбе, гимназия һәм лицейлар өчен д-лек/ Русчадан Г. Н. Шәрәфетдинов, Р. Г. Фәхретдинов тәрҗ.— Тулыл. 2 нче басма.— Казан: Мәгариф, 2001.—287 б.
  • Ризаэтдин Фәхретдин. Алтын Урда ханнары. — Казан, 1996
  • Закиров С. Дипломатические отношения Золотой Орды с Египтом / Отв. редактор В. А. Ромодин. — М.: Наука, 1966. — 160 с.
  • Берке-Агуль // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  • Бартольд В. В. {{{заглавие}}} // Бартольд В. В. Сочинения. — М.: Наука, 1968. — Т. V: Работы по истории и филологии тюркских и монгольских народов. — С. 503−507.
  • Вернадский Г. В. Глава III. Золотая Орда // Монголы и Русь = The Mongols and Russia / Пер с англ. Е. П. Беренштейна, Б. Л. Губмана, О. В. Строгановой. — Тверь, М.: ЛЕАН, АГРАФ, 1997. — 480 с. — 7000 экз. — ISBN 5-85929-004-6.
  • Греков Б. Д., Якубовский А. Ю. Золотая Орда и её падение. — М., Л.: Издательство АН СССР, 1950.
  • Егоров В. Л. {{{заглавие}}} // Отечественная история. — 1997. — № 2. Архивировано 7 март 2008 года.
  • Егоров В. Л. Историческая география Золотой Орды в XIII-XIV вв / Отв. редактор В. И. Буганов. — М.: Наука, 1985. — 11 000 экз. Архивная копия от 10 апрель 2008 на Wayback Machine
  • Закиров С. Дипломатические отношения Золотой Орды с Египтом / Отв. редактор В. А. Ромодин. — М.: Наука, 1966. — 160 с.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5.
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9.
  • Сафаргалиев М. Г. Распад Золотой Орды. — Саранск: Мордовское книжное издательство, 1960. — 1500 экз.
  • Фёдоров-Давыдов Г. А. Общественный строй Золотой Орды. — М.: Издательство Московского университета, 1973. — 3285 экз.
  • Мельник А. Г. Иконография ростовского святого Петра царевича // История и культура Ростовской земли. 2011. — Ростов, 2012. — С. 100—125.

Сылтамалар

Элгәре:
Улакчы
Җучи Олысы хакиме

12571266
Алмашка килүче:
Мәнгүтимер

Тема буенча өстәмә