Бөек Мәскәү кенәзлеге

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Мәскәү кенәзлеге
рус. Великое княжество Московское
Бөек Мәскәү кенәзлеге

Flag of None.svg
1263 ел — 1478 ел


Herb Moskovia-1 (Alex K).svg
Banner of the Most Merciful Savior, 1552.svg Seal of Ivan 3 (obverse).png
Байрак Мәскәү кенәзлеге гербы
Moscow1500.png
1500 еллардагы Мәскәү кенәзлеге
Башкала Мәскәү
Тел(ләр) рус теле
Дин православие
Мәйдан 3 млн. км² (1547)
Халык 1460-елларда 3 млн. кеше
1530-елларда 6 млн.
Идарә итү төре монархия
Кенәзләр
 - 1263-1303 Даниил Александр улы (Рус Олысы)
 - 1303-1325 Юрий Даниил улы (Рус Олысы)
 - 1325-1340 Иван I Калита (Рус Олысы)
 - 1340-1353 Симеон Үктәм (Рус Олысы)
 - 1353-1359 Иван II Кызыл (Рус Олысы)
 - 1359-1389 Дмитрий Донской (Рус Олысы)
 - 1389-1425 Василий I (Рус Олысы)
 - 1425-1433 Василий II Кара (Рус Олысы)
 - 1433 Юрий Дмитрий улы Рус Олысы
 - 1433-1434 Василий II Кара (Рус Олысы)
 - 1434 Юрий Дмитрий улы (Рус Олысы)
 - 1434 Василий Кыек (Рус Олысы)
 - 1434-1445 Василий II Кара (Рус Олысы)
 - 1445 Дмитрий Шемяка (Рус Олысы)
 - 1445-1446 Василий II Кара (Рус Олысы)
 - 1446-1447 Дмитрий Шемяка (Рус Олысы)
 - 1447-1462 Василий II Кара (Рус Олысы)
 - 1462-1505 Иван III

Бөек Мәскәү кенәзлеге - Угра елгасындагы басып торганнан соң, Бөек Владимир кенәзлеге бүленмәсе, а соңрак - бөек кенәзлек.

Рус Олысы эчендә

1243 елда Бату хан рус кенәзлекләрен басып ала, алар Алтын Урдага Рус Олысы буларак керә. Бату хан басып алган территориядә яңа бердәм дәүләткә нигез сала. Шул ук елны Бату хан Болгар әмире, рус кенәзләре, Кырым, Кавказ бәкләрен чакырып, яңа тәртипне урнаштыра: салым, ясак зурлыгын куя, баскаклар, даруглар билгели, 7 олысның һәр хакиме Алтын Урда ханы биргән ярлык белән билгеләнә.

Мәскәү кенәзлеге Бөек Владимир кенәзлегеннән аерыла. 80нче еллардан алып, кенәз Даниил идарә иткән чорда, Мәскәү кенәзлегенең төньяк-көнчыгыш Россиягә карата сәяси һәи икътисади йогынтысы бик көчле була.

Иван Калита заманында да Владимир, Тверь, Рязань кенәзлекләрен һәм Новгород республикасын үзенә яулый башлый. Шулай ук Мәскәү кенәзлеге Россия дәүләтнең үзәге булып формалашты.

Бәйсез Мәскәү кенәзлеге

Угра елгасындагы басып тору нәтиҗәсендә Иван III җитәкләгән Рус Олысы Сарай шәһәренә ясак түләргә туктаган (ләкин Казан ханлыгына 1487 елга кадәр, Кырым ханлыгына һәм Касыйм ханлыгына 1681 елга кадәр салым түләгән), 1480 елда Мәскәү кенәзлеге фактик рәвештә бәйсез дәүләткә әверелә.

Любечны биргән.

1547 елда Иван IV Явыз патша титулын алгач, кенәзлек патшалыкка әйләнгән.

Сылтамалар