Шәүрә Мортазина

Шәүрә Мортазина (Шәүрә Муса кызы Мортазина, баш. Шәүрә Муса ҡыҙы Мортазина) – театр режиссёры. РСФСР (1970), БАССР (1955) атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле

1925 елның 22 июлендә Мәскәүдә туган. Әтисе — Муса Мортазин (1891-1937), хәрби эшлекле, 1920-1921 — БашЦИК рәисе.

ГИТИСны (А.М.Лобанов сыйныфы) тәмамлаган (1948).

1948-1972 елларда Уфада Башкорт дәүләт академия драма театры режиссёры.

1962-1966 елларда Уфа сәнгать укуханәсендә укыта.

1968-1970 ел Уфа дәүләт сәнгать институтында кафедра мөдире.

Иҗаты

Уфа театрларында 100 дән артык спектакльне сәхнәгә куя. Дебюты — «Олы мәхәббәт» (Г. Берёзконың «Командарм» әсәре буенча) (1948). Милли драматургларның әсәрләрен, шулай ук рус һәм чит ил классиклары әсәрләрен сәхнәгә куюда режиссёр осталыгы аеруча ачык күренә. ССРБда беренче булып, Д. Лоусон, Вольтер әсәрләрен сәхнәгә куя.[1]

Уфа драма театрында

Уфа опера театрында

  • «Давыл» операсы

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

ССРБ театр әһелләре берлеге әгъзасы[2]

Әдәбият

В.Галимов, С.Сәетов (төзүчеләре). Башкорт дәүләт академия драма театры. Уфа, 1969. р

Сылтамалар

Башкортстан (белешмәлек) [рус.]

М.Гафури театры сайты 2017 елның 29 июль көнендә архивланган. [рус.][башк.]

Искәрмәләр