Нәҗип Асанбаев
Нәҗип Асанбаев | |
---|---|
![]() | |
Тулы исеме | Николай Васильевич Асанбаев |
Туган көне | 7 ноябрь 1921 (103 яшь) |
Туган | |
Вафат көне | 28 март 2013 (91 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | язучы |
Бүләк һәм премияләр |
|
Нәҗип Асанбаев, Николай Васильевич Асанбаев — Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар язучысы, драматург. Башкортстан халык язучысы (2006). Бөек Ватан сугышында катнашкан. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1983).
Тәрҗемәи хәле
1921 елда Акман исемле керәшен авылында гади игенче гаиләсендә туган.
1939 елда Уфада финанс-икътисад техникум тәмамлый. Ярмәкәй урта мәктәбендә укыта.
1941 елда Рязань хәрби училищесын тәмамлап, фронтка батарея командиры итеп җибәрелә. Сугышны гвардия капитаны званиесендә тәмалый. 1949 елда Совет гаскәреннән җибәрелә.
1950-1959 елларда Кызыл Таңның әдәби хезмәткәре, Октябрьски һәм Салаватта хәбәрче. Сигез ел Салават башкорт театрында (элекке Авыргазы татар колхоз-совхоз театры) директор булып эшли. Шул елларда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый.
1961-1963 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый.
1963-1965 елларда Башкорт академия театры директоры.
Иҗади эшен прозаик буларак башлый. 1950 еллар ахырында драматургиягә күчә. Нәҗип Асанбаев, нигездә, талантлы драматург булып танылды. Аның дистәләрчә пьесалары төрле театрларда сәхнәләштерелде һәм зур уңыш белән барды.
2013 елның 28 мартында Башкортстанның халык язучысы, мәшһүр прозаик, язучы, драматург, Бөек Ватан сугышы ветераны, җәмәгать эшлеклесе Николай Васильевич Асанбаев (Нәҗип Асанбаев) вафат булды.[1][2]
Сәхнә әсәрләре
- «Рәйсә» (1957) - театрда уйналды (реж. Ш.Мортазина)
- «Кызыл Паша» (илче Кәрим Хәкимов тормышыннан 1982)
Дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр
Нәҗип Асанбаев сугышта катнашкан өчен, орден, медальләр белән бүләкләнгән.
1983 елда Салават Юлаев премиясенә лаек була.
Хәтер
- 2023 елның 23 гыйнварында Бакалы районы Мәдәният сараена исеме бирелгән.[3]
Искәрмәләр
- ↑ Танылган әдип Нәҗип Асанбаев вафат
- ↑ Нәҗип Асанбаев вафат
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Баҡалы районында яҙыусы Нәжиб Асанбаевтың исеме мәңгеләштерелде. Башинформ МА, 24.01.2023 [башк.]
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. |
- 7 ноябрь көнне туганнар
- 1921 елда туганнар
- Бәләбәй өязендә туганнар
- 28 март көнне вафат булганнар
- 2013 елда вафат булганнар
- Уфада вафатлар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча язучылар
- ССРБ язучылары
- Русия язучылары
- Татар язучылары
- Фронтовик язучылар
- Шәхесләр:Башкортстан татарлары
- Башкорт язучылары
- Башкортстанның халык язучылары