Данил Садриев
Данил Марсель улы Садриев (рус. Данил Марселевич Садреев; 7 май 2003, Лениногорск, Татарстан Республикасы) — Россия спортчысы, трамплиннан сикерүче, 2022 елгы кышкы Олимпия уеннарында катнаш командалар арасында көмеш медаль иясе.
Карьера
Файл:2020-01-19 Ski jumping at the 2020 Winter Youth Olympics – Men's Individual – Final Round (Martin Rulsch) 253.jpg
2020 елда кышкы Яшүсмерләр Олимпия уеннарында
Данил Марсель улы Садриев 2003 елның 7 маенда Лениногорскта туа.
2018 елның 10 февралендә Брайтенберг шәһәрендә FIS (Халыкара чаңгы спорты федерациясе) ярышларында халыкара аренада дебют ясый һәм шунда ук очколар җыя.
Садриев — 2019 елгы Русия Кубогы җиңүчесе. Берничә тапкыр Русия ярышлары призёры. 2021 елда Дөнья кубогында 17 яшьлек Садриев иң яшь спортчы була.
Садриев 2020 елгы кышкы Яшүсмерләр Олимпия уеннарында дүртенче булып финишка килә, бакыр медаль өчен ана бары тик 1,1 балл җитми.
2022 елгы кышкы Олимпия уеннарында Садриев HS-106 гадәти трамплиннан 8 нче һәм HS-140 зур трамплиннан 16 нчы булып финишка килә[2]. Катнаш команда ярышларында Садриев Ирма Махиня, Ирина Аввакумова һәм Евгений Климов белән бергә көмеш медаль яулый. Русия ир-атлар җыелма командасы составында ул җиденче булып килә.
2022 елның март аенда Русия чемпионатында җиңү яулый[3].
Нәтиҗәләр
Олимпия уеннары
| Урын | Ел | Үткәрү урыны | К-пойнт | Дисциплина | 1 нче сикерү | 2 нче сикерү | Очколар |
|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 8 | 2022 | K-95 | Индивидуаль | 107,5 м | 98,0 м | 259,4 | |
| 2 | 2022 | K-95 | Катнаш командалар | 99,5 м | 100,5 м | 890,3 (249,9) | |
| 16 | 2022 | K-125 | Индивидуаль | 134,0 м | 133,5 м | 259,7 | |
| 7 | 2022 | K-125 | Командалар | 128,5 м | 119,0 м | 806,5 (215,8) |
Гаиләсе
Әнисе — Людмила, әтисе — Марсель. Абыйсы — Марс (2001 елда туган), шулай ук трамплиннан сикерү белән шөгыльләнә[4].
Бүләкләр
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 https://www.lausanne2020.sport/results/nh/en/Participant/List
- ↑ Данил Садриев россиялеләр арасында Олимпиадада зур трамплинда югары нәтиҗә күрсәтте. Татар-информ.
- ↑ Татарстан спортчысы Данил Садриев трамплиннан чаңгыда сикерүдә Россия чемпионы булды. Татар-информ.
- ↑ «Он говорил о медали с 10 лет»: история Данила Садреева – олимпийской сенсации из Лениногорска. Бизнес Online.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 25.02.2022 № 78 "О награждении государственными наградами Российской Федерации".
- ↑ О награждении медалью Республики Татарстан «За доблестный труд» [неопр.]. rais.tatarstan.ru (24 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.