Саҗидә Сөләйманова премиясе
Саҗидә Сөләйманова премиясе (Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия) – Татарстан язучылар берлеге һәм «Татнефть» ААҖ тарафыннан тапшырыла торган әдәби бүләк. Шагыйрә, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Сөләйманова (1926-1980) исемен йөртә.
Тарих
2006 елда шагыйрәнең 80 еллыгына Татарстанның язучылар берлеге һәм һәм «Татнефть» ААҖ тарафынан компаниянең «Рухият» рухи яңарыш фонды кысаларында булдырылган.[1]
2017да 12 нче мәртәбә тапшырылды.
Статут
- Һәр елны ТР язучылар берлеге әгъзаларыннан 6 кешегә премия (3 төп премия, 3 кызыксындыру премиясе) тапшырыла. 1 премияне әдәби түгәрәккә тапшыру мөмкинлеге дә каралган. Әдәбият өлкәсендә үзләрен күрсәткән 10 студентка ел буе Сөләйманова стипендиясе түләнә.
- Премиягә намзәтләрне ТР язучылар берлеге идарәсе тәкъдим итә, «Татнефть» ААҖнең «Рухият» рухи яңарыш фонды советы раслый.
- Соңгы ике елда басылган проза, поэзия, драматургия әсәрләре кабул ителә.
- Акчалата бүләк күләме үзгәреп тора: төп премия 2017 елда 50 000 сум, кызыксындыру премиясе 25 000 сум, стипендия елына 24 000 сум тәшкил итә.[2]
С. Сөләйманова премиясе лауреатлары
Ел | Бүләкләнүче | Шәһәр, район | Һөнәре, вазыйфасы | Бүләкләүнең сәбәбе | |
---|---|---|---|---|---|
2006 | Флёра Гыйззәтуллина | Казан | шагыйрә | «Күземнең нуры» китабы өчен | |
Роза Кожевникова | Казан | шагыйрә, «Идел» журналы мөхәррире | «Меж светом и тьмой» китабы һәм С. Сөләйманова шигырьләрен тәрҗемә иткән өчен | ||
Фоат Садриев[3] | Мөслим | язучы | «Бәхетсезләр бәхете» романы өчен | ||
Рәмзия Габделхакова Илсөяр Иксанова Нияз Акмал |
Лениногорск Казан Сарман-Казан |
язучы шагыйрь шагыйрь |
кызыксындыру премиясе кызыксындыру премиясе кызыксындыру премиясе | ||
2007 | Клара Булатова[4] | Әлмәт | шагыйрә | «Әрнү» китабы өчен | |
Альберт Хәсәнов | Лениногорск | язучы | «Кан үче» китабы өчен | ||
Рәниф Шәрипов[3] | Казан | шагыйрь | «Мәңгелек сер» китабы өчен | ||
2008 | Дамир Гарифуллин | Сарман | язучы, тарихчы | «Герантау итәгендә», «Язганнарны укып, уйлар тукып» китаплары өчен | |
Гарифҗан Мөхәммәтшин | Балтач | язучы | «Робагыйлар бакчасы» китабы өчен | ||
Асия Юнысова[5] | Казан | шагыйрә | «Сагынырсың әле…», «Алмагач песие» шигырь җыентыклары өчен | ||
Марат Закиров Рифә Харрасова Фирүзә Җамалетдинова[6] |
Казан Казан Яр Чаллы |
язучы-мөхәррир язучы-галимә язучы-мөхәррир |
«Кояшлы төн» китабы өчен кызыксындыру премиясе «Айлы күлдәвекләр» китабы өчен кызыксындыру премиясе «Догалы корт» китабы өчен кызыксындыру премиясе | ||
2009 | Әмирҗан Моталлапов | Актаныш | язучы | ||
Җәүдәт Дәрзаманов | Казан | язучы | |||
Гәүһәрия Хәсәнова | Казан | тәрҗемәче | |||
Илшат Вәлиуллин Нурулла Гарипов[7] |
Казан Казан Биектау районы |
язучы мөхәррир тарихчы |
кызыксындыру премиясе кызыксындыру премиясе кызыксындыру премиясе | ||
2010 | Иделбикә (Лена Сабитова-Садыйкова) | Сембер | шагыйрә | ||
Вакыйф Нуруллин | Казан | язучы | |||
Мансур Шиһапов | Казан | шагыйрь | |||
Илүсә Нәбиуллина Әхмәт Дусайлы (Әхмәтҗан Хәмәдишин) Габделәхәт Хәбибуллин[8] |
Әлмәт Мөслим Әлмәт |
язучы шагыйрь язучы |
кызыксындыру премиясе кызыксындыру премиясе кызыксындыру премиясе | ||
2011 | Гөлчәчәк Галиева | Казан | язучы | ||
Нур Әхмәдиев | Әлмәт | шагыйрь | |||
Ләйсән Кәшфиева | Уфа | шагыйрь | |||
Фатыйх Котлы Наил Ишмөхәммәтов Айгөл Муллагалиева[9] |
Төркия Казан Яр Чаллы |
тәрҗемәче «Идел» мөхәррире журналист |
кызыксындыру премиясе кызыксындыру премиясе кызыксындыру премиясе | ||
2012 | Сәйдә Зыятдинова | Казан | язучы | «Җиңел юл авырлыгы» китабы өчен | |
Мөҗәһит Әхмәтҗанов | Мөслим | язучы | «Зирәк булу кирәк» китабы өчен | ||
Гөлзадә Әхтәмова | Алабуга | шагыйрә | «Күңел ашкынуы» китабы өчен[10] | ||
Рүзәл Мөхәммәтшин Таһир Шәмсуаров Резедә Шәрипова |
Казан Лениногорск ? |
шагыйрь шагыйрь шагыйрь |
«Каралама» китабы өчен кызыксындыру премиясе «Моң коесы» китабы өчен кызыксындыру премиясе «Ялкау балыкчы» китабы өчен кызыксындыру премиясе[11] | ||
2013 | Гәрәй Рәхим | Казан | Татарстанның халык шагыйре | ||
Шәмсия Җиһангирова | Мөслим-Казан | шагыйрә | |||
Рушания Низамова | Казан | шагыйрә | |||
Миңзифа Әхмәтшина Ләлә Сабирова Мирсәй Гариф [12] |
кызыксындыру премиясе кызыксындыру премиясе кызыксындыру премиясе | ||||
2014 | Наилә Ахунова | Казан | шагыйрә, «Белая ворона» берлеге җитәкчесе | «Заметки на веере» китабы инвалид авторларның «Йөрәк йөрәккә сөен»ә (Сердце сердцу рад) җыентыгын төзү Әлмәтнең Г. Ахунов исемендәге әдәби хәрәкәт музеен төзү өчен | |
Данил Салихов | Әлмәт | драматург | Әлмәт театрында куелган пьесалары өчен | ||
Эльмира Шәрифуллина[13] | Казан | шагыйрә | «Күз яше тамды» китабы өчен | ||
Эльвира Һадиева Чыңгыз Мусин + 10 стипендиат |
Мөслим Казан Әгерҗе |
шагыйрә шагыйрә шагыйрь |
кызыксындыру премиясе кызыксындыру премиясе кызыксындыру премиясе | ||
2015 | Ринат Баттал | Ижау | шагыйрь | «Миһербанлык чишмәсе» китабы (Казан: ТКН) өчен | |
Ольга Левадная | Казан | шагыйрә | «Ветер сердца» китабы (Казан: ТКН) өчен | ||
Сирень Якупова | Чаллы | шагыйрә | «Кар юлы» китабы (Казан: ТКН) өчен. | ||
Илдар Хәйруллин Нәфисә Сабирҗанова Наил Шәрифуллин 10 кызыксындыру премиясе[14] |
Түбән Кама Түбән Кама Лениногорск |
«Ерып чыгарбыз» китабы (Казан: ТКН) өчен «Икегә бүленгән гомер» (Әлмәт: «Рухият») китабы өчен «Кая бара бу дөнья?» китабы (Казан: ТКН) өчен[15] |
|||
2016 | Әлфия Ситдыйкова | Чаллы | шагыйрә | «Тансык бәхет», «Хәтер җебе» китаплары өчен | |
Халисә Ширмән | Казан | шагыйрә | «Ерактагы йолдызым» җыентыгы өчен | ||
Борис Вайнер | Казан | балалар язучысы | «Певчий кот» китабы өчен[16] | ||
Гөлфия Исхакова Рифкать Имаев Лениза Вәлиева |
Воткинск Түбән Кама Казан |
язучы шагыйрь шагыйрә |
«Сукыр мәхәббәт» китабы өчен кызыксындыру премиясе «Агымсу» китабы өчен кызыксындыру премиясе «Хәят күгем» китабы өчен кызыксындыру премиясе[17] |
||
2017 | Галимҗан Гыйльманов | Казан | Язучы | "Илекәй батыр" әкиятләр җыентыгы өчен төп премия | |
Рәзинә Мөхиярова | Яр Чаллы | шагыйрә | "Күңелем тәрәзәләре" китабы өчен | ||
Лев Кожевников | Казан | балалар язучысы | "Авось, Небось и Кабы" китабы өчен | ||
Зинаида Захарова | Әлмәт | шагыйрә | "Нурлы җиһан" китабы өчен кызыксындыру премиясе | ||
Фәнәвис Дәүләтбаев | Актаныш | шагыйрь | "Әйтер сүзем бар" китабы өчен кызыксындыру премиясе | ||
Фәнил Гыйләҗев | Казан | шагыйрь | "Ризасызлык" китабы өчен кызыксындыру премиясе | ||
2018 | Рәшит Бәшәр | Яр Чаллы | язучы | «Былбыл оясы» хикәяләр җыентыгы өчен төп премия | |
Гөлзадә Бәйрәмова | Казан | шагыйрә | «Дөнья шигырь яздыра» шигъри җыентыгы өчен төп премия | ||
Рәфкать Шаһиев | Әлмәт | язучы | «Сагыну исе» хикәяләр җыентыгы өчен төп премия | ||
Гөлүсә Батталова | Күәм (Әтнә районы) | шагыйрә | «Бер йотым бәхет» шигырь җыентыгы өчен кызыксындыру премиясе | ||
Екатерина Аничкина | шагыйрә | «Лунный блюз» шигырь җыентыгы өчен кызыксындыру премиясе | |||
Евгений Турхан | шагыйрь | чуаш телендә «Парала» шигырь җыентыгы өчен кызыксындыру премиясе[18] | |||
2019 | Фәүзия Галиуллина (Фәүзия Солтан) | язучы | төп премия | ||
Рәмзия Габделхакова | Әлмәт | язучы | төп премия | ||
Тәүфикъ Кәримов | язучы | төп премия | |||
Лира Вәлиди | шагыйрә | кызыксындыру премиясе | |||
Рухия Ахунҗанова | Җәлил | шагыйрә | кызыксындыру премиясе | ||
Александр Аввакумов | шагыйрь | кызыксындыру премиясе[19] | |||
2020 | Сания Әхмәтҗанова | шагыйрә | «Язмышлар такыясы» шигырьләр җыентыгы өчен | ||
Фәрит Имамов | язучы | «Эт тырнагы» романнар җыентыгы өчен | |||
Ольга Кузьмичева | язучы | «Там, где цветет шиповник» китабы өчен | |||
Рифат Сәлах | шагыйрь | «Ак фәрештә» шигырьләр җыентыгы өчен кызыксындыру премиясе | |||
Роберт Сәлахиев | шагыйрь | «Йөрәгемдә яшисең» шигырьләр җыентыгы өчен кызыксындыру премиясе | |||
Шәфикъ Иматдинов | Сембер | язучы | «Газаплы мәхәббәт» повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы өчен кызыксындыру премиясе[20] | ||
2021 | Фәтхулла Абдуллин | язучы | «Кемгә сөйлим серләремне» повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы өчен; | ||
Галина Булатова | шагыйрә | «Сильнее меня» шигырьләр җыентыгы (татар теленнән тәрҗемәләр) өчен | |||
Лилия Гыйбадуллина | язучы | «Кайту» шигырьләр җыентыгы өчен | |||
Галия Гайнетдинова | «Күңел бакча» шигырьләр җыентыгы өчен кызыксындыру премиясе | ||||
Лилия Фәттахова | шагыйрә | «Ишет мине!» шигырьләр җыентыгы өчен кызыксындыру премиясе | |||
Идият Әширов | Барда | «Көзләр балкышы» шигырьләр җыентыгы өчен кызыксындыру премиясе[21] | |||
2023 | Алия Кәримова | шагыйрә | «Птица сердца» (татар теленнән тәрҗемәләр), «Вересковая пустошь» шигырьләр җыентыгы өчен; | ||
Йолдыз Шәрапова | шагыйрә | «Сәяхәтче чемодан», «Китаплы кич» шигырьләр җыентыгы өчен; | |||
Миңзифа Әхмәтшина | шагыйрә | «Иңнәремдә ак җилкән» шигырьләр җыентыгы өчен; | |||
Гөлнур Айзат | шагыйрә, укытучы | «Баллы кирпеч» повестьлар һәм тарихи хикәяләр җыентыгы өчен кызыксындыру премиясе; | |||
Ольга Овчинникова | шагыйрә | «Зеленый ёж» балалар өчен әкиятләр һәм шигырьләр җыентыгы өчен кызыксындыру премиясе; | |||
Илдус Диндаров | шагыйрь, журналист | «Торна күзе» повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы өчен кызыксындыру премиясе[22] |
Сылтамалар
- «Татнефть» премия булдырды
- Әлмәттә С. Сөләйманова премияләре тапшырылды
- САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВА ИСЕМЕНДӘГЕ ХII ӘДӘБИ ПРЕМИЯ ЛАУРЕАТЛАРЫ ҺӘМ СТИПЕНДИАТЛАРЫ БИЛГЕЛЕ 2018 елның 25 гыйнвар көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ «Рухият» фонды рәсми сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-03-01
- ↑ ТР башкаласы сайты
- ↑ 3,0 3,1 / Татар-информ 01.10.2010
- ↑ «Рухият» фонды сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-03-01
- ↑ ТР эшлекле үзәге сайты, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-03-01
- ↑ Татар-информ 03.10.2008
- ↑ «Рухият» фонды сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-03-01
- ↑ Татар-информ 01.10.2010
- ↑ Зур базар порталы(үле сылтама)
- ↑ Нефтяная газета (Әлмәт), 07.11.2012(үле сылтама)
- ↑ Әлмәт порталы, archived from the original on 2017-04-24, retrieved 2015-03-01
- ↑ tltnews.ru Мәгълүмат серверы 24.10.13
- ↑ арт.16.ру сайты
- ↑ Саҗидә Сөләйманова премиясе 10нчы тапкыр тапшырылды
- ↑ «Казан утлары», 2015 ел, № 11, 191 бит
- ↑ В Альметьевске состоялось награждение лауреатов ежегодной республиканской литературной премии имени Сажиды Сулеймановой за 2016 год, archived from the original on 2017-10-29, retrieved 2017-02-25
- ↑ стихи.ру
- ↑ Альбина Мөхәммәдиева. Аның белән бергә иҗат иткән җырлар әле һаман да минем колакта яңгырый... Интертат.ру, 27.10.2018
- ↑ С. Сөләйманова премиясенең яңа лауреатлары. «Казан утлары», 2019 ел, № 12, 191нче бит
- ↑ Әдәби бүләкне кем ала? «Мәдәни Җомга», 2020 ел, № 39, 3нче бит
- ↑ 20 октябрьдә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрне тапшыру тантанасы булачак. ТР Язучылар берлеге сайты
- ↑ Милли китапханәдә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрне тапшырачаклар. Татар-информ, 4.10.2023