Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Мөҗәһит Заһит (Мирзаһит) улы Әхмәтҗанов (псевдонимы — Мөҗәһит; 15 декабрь 1950, Мөслим районы, Татарстан АССР) — балалар язучысы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1995 елдан). Татарстанның атказанган укытучысы (2001). Абдулла Алиш (2010), Саҗидә Сөләйманова (2012), Шәүкәт Галиев (2021) исемендәге премияләр лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2021).
Тәрҗемәи хәле
1950 елның 15 декабрендә Татарстан АССРның Мөслим районы , Түреш авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, укуын Күбәк урта мәктәбенә йөреп дәвам итә. 1973 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәт үтә. Армиядән Мөслимгә кайта һәм Уразмәт авылы мәктәбендә директор урынбасары булып эшли, башлангыч хәрби әзерлек фәнен укыта. Район комсомол комитетына икенче сәркатип итеп сайлана. Комсомол, фирка органнарында 6-7 ел эшләгәч, 1982—1995 елларда — Мөслим урта мәктәбе директоры, аннан соң татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Лаеклы ялга чыкканчы, балалар укыта.
Иҗаты
Балалар өчен әсәрләр яза.
Әсәрләре 5-6 сыйныфларда «Яшь ленинчы» газетында (хәзерге «Сабантуй»), «Ялкын» журналында басыла. Район газетына авылдашларының тормышы турында даими язып тора.
Ике дистәдән артык китабы дөнья күргән.
Ул — Гарәп хәрефләрен өйрәнүчеләр өчен «Күңел нуры», «Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы» исемле уку әсбаплары, туган авылы турында тарихи очерк һәм Мөслим төбәгеннән чыккан каләм ияләре турында биографик белешмә, Мөслим районындагы фольклор ансамбльләре турында «Мөслимем җәүһәрләре», Мөслим авылындагы мәчетләр, мәдрәсә, мәктәпләр тарихына багышланган «Кыңгыраулы мәктәп еллары» исемле китаплар авторы.
Мөҗәһит Әхмәтҗановның үз сайты бар, ул анда төрле яңалыклар, Мөслим районының күренекле шәхесләре турында мәгълүмат туплап бара.
Китаплары
| Китаплары | ||
|---|---|---|
|
| Аның шигырьләре мәктәп тормышыннан шаулап—гөрләп, чыңлап тора. Китап битләреннән Мөслим малайлары, Мөслим кызлары елмайган шикелле. Үзенең шигырьләрендә Мөҗәһит татар балалар поэзиясенең бай традицияләрен дәвам итә, үзенең элгәрләреннән иҗади өйрәнә. Роберт Миңнуллин,
Татарстанның халык шагыйре |
Гаиләсе
- Әтисе — Мирзаһит (1918—1996), әнисе — Җүәйрә. Бертуганнары — Камил, Әлфия.
- Хатыны — Бания, укытучы.
- Уллары:
- Алмаз, «Агромастер» җәмгыятендә эшли;
- Азат, Мөслим район советы аппараты җитәкчесе;
- Айдар, Айдар Фәйзрахмановның фольклор ансамблендә баянчы.
- Оныклары — Булат, Зөлфәт, Алинә, Ләйсән, Ләйлә, Әминә[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган укытучысы (2001);
- «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (2007)[3];
- Абдулла Алиш премиясе (2010);
- 2012 — Саҗидә Сөләйманова премиясе (2012);
- Мөслим районының мактаулы гражданины;
- Шәүкәт Галиев премиясе (2021)[4];
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2021)[5].
Сылтамалар
- muzagit.ru — Шәхси сайт
- Мөҗәһит Әхмәтҗанов 2018 елның 22 август көнендә архивланган.
- Мөҗәһит 2018 елның 8 август көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ Гөлназ Җәлилова. Мөҗәһит Әхмәтҗановның өр-яңа китабы дөнья күрде. Мөслим-информ (3 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.
- ↑ Лилия Шәймиева. Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Шагыйрь, укытучы, әти. «Авыл утлары» (24 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.
- ↑ Гөлназ Җәлилова. Мөҗәһит Әхмәтҗановның өр-яңа китабы дөнья күрде. Мөслим-информ (3 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.
- ↑ Рәмис Латыйпов. Чын йөрәктән йөргән «Көмеш кыңгырау» юбилее: «Без үзебезгә алмаш әзерлибез». Интертат (14 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.
- ↑ Илюзя Абульханова. На Сабантуе в Муслюмовском районе вручили награды Всемирного конгресса татар. Бөтендөнья татар конгрессы (2 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.