Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле

Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле (рус. Государственный ансамбль фольклорной музыки Республики Татарстан) — Татарстанның Казан шәһәрендә иҗат итүче, татар фольклор музыкасы өлкәсендә әйдәүче һөнәри коллектив.

Сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты профессор Айдар Фәйзрахманов.

Тарих

undefined

Ансамбльнең кабатланмас үз йөзе бар. Ул тамашачыларга гасырлар төпкеленнән безнең көннәргә килеп җиткән милли мирасны – татар халкының музыкаль фольклорын – театрлаштырылган тамашалар аша җиткерә. Ул затлы, күркәм, шул ук вакытта гади дә. Аның тамашалары балалар өчен дә, олыларга да, авыл кешесенә дә, зыялы шәһәр тамашачысына да, чит-ят илләрдә гомер кичерүче зәвыклы милләттәшләребезгә дә, татарлар турында ишетеп тә белмәгән чит ил һәм башка милләт вәкилләре өчен дә бер дәрәҗәдә кызыклы, аңлаешлы – йөрәктән чыгып, йөрәкләргә барып җитә. Аның һәр чыгышын бер сулышта, таң калып тамаша кыласың. Һәр программасы фәнни-тарихи фактларга нигезләнеп төзелгән, берничә гасырга чигенеп, борынгы бабаларыбызның яшәешен күз алдына китереп бастыра, халкыбыз, аның үткәне белән горурлану, соклану хисләре уята. Әсәрләрнең формасын сиземләве, аларны техник яктан төгәл һәм сәнгатьчә югары дәрәҗәдә оста башкаруы белән дә җәлеп итә ансамбль. Музыка мохитендә ансамбль үзенең универсальлеге һәм мобильлеге белән аерылып тора: 16 артистның барысы да профессиональ дәрәҗәдә җырлый, бии һәм төрле уен коралларында уйный.

Аларның кулларындагы гармун, курай, кубыз, гөслә, саз, сорнай, думбыра, ятаган, җәя моңы күңелнең барлык кылларын тибрәтә, шанлы тарихыбызны гәүдәләндерә, җаннарны җилкетә, тарихи хәтеребезне яңарта. Айдар Фәйзрахмановның төрле авыллардан-төбәкләрдән табылган әсәрләрдәге җитешмәгән ноталарны гаҗәеп оста таба белүе ансамбль репертуарының яңарып торуына, моңарчы яңгырамаган халык көйләренең, татар халкының төрле этник төркемнәре фольклорының туплануына китерә. Бүген ансамбль хәзинәсендә һәрберсе музыкаль гәүһәр булган 150 ләп әсәр бар, аларның саны елдан-ел ишәя. Ә коллективның үзенең яшәү дәверендә куйган концертлар саны инде меңнәр белән исәпләнә. Татар халкының асыл мирасы булган милли моңнарыбызны, гореф-гадәтләребезне, уен-йолаларыбызны торгызып, туплап, янәдән халыкка ирештерүче бу коллектив – дөньяның татарлар яшәүче барлык кыйтгаларында көтеп алынган кунак. Ул Россиянең барлык төбәкләре, якын һәм ерак чит илләр буйлап гастрольләргә чыгып, милли сәнгатебезне пропагандалауга һәм татар музыкаль фольклорын дөньяга танытуга бик зур өлеш кертә, төрле илләрдә республикабызның музыкаль йөзен билгели. Үзенең яшәү дәверендә ансамбль бик күп чит илләрдә чыгыш ясады. Һәр җирдә аны аншлаглар каршылый, тамашачылар бу артистлар белән кабат очрашуны түземсезлек белән көтәләр. Үзенең хәзинәсен яшь тамашачыларга җиткерү нисбәтеннән башкарган зур эше аерым игътибарга лаек коллективның. Балаларда милли үзаң, халык иҗатына карата ихтирам һәм горурлык хисләре уяту максатында, кая гына барса да, мәктәп укучылары алдында милли музыка, җыр-бию үрнәкләрен, музыка уен коралларын, татар халкының гореф-гадәтләрен, киемнәрен сәхнә һәм сәнгать аша тәкъдим итүче дәрес-тамашалар куя. Ансамбльне төзүнең максаты – бай татар халык иҗаты җәүһәрләрен саклаучы, аларны хәзерге чорга яраклаштырып һәм сәнгатьнең заманча төрләренә якынайтып башкаручы иҗат төркеме булдыру.

Башкаручылар

Ансамбль артистлары, күпчелектә, Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, югары музыка белеме алган универсаль башкаручылар. Аларның һәркайсы берничә музыка уен коралында уйный белә, һөнәри дәрәҗәдә җырлый. Ансамбльнең һәр концерт чыгышы хореография ягыннан төрле биюләр белән дә баетылган була. Татар классик уен коралларының (курай, кубыздан алып гармоникага кадәр) барысы да, яңадан сафка кайткан борынгылары да (сорнай, думбыра, ятаган, татар гөсләсе, саз) ансамбль концертларында кулланыла.

Репертуар

Ансамбльнең кабатланмас үз йөзе бар. Ул тамашачыларга гасырлар төпкеленнән безнең көннәргә килеп җиткән милли мирасны – татар халкының музыкаль фольклорын – театрлаштырылган тамашалар аша җиткерә. Һәр программасы фәнни-тарихи фактларга нигезләнеп төзелгән, берничә гасырга чигенеп, борынгы бабаларыбызның яшәешен күз алдына китереп бастыра[1].

Ансамбль татар халкының төрле төркемнәре – мишәр, керәшен, Себер татарлары, Кырым татарлары, Түбән Новгород татарлары, Пермь краенда, Курган өлкәсендә, Пенза өлкәсендә, Башкортстанда, Төркиядә, Румыниядә яшәүче татарларда сакланып калган, моңарчы билгеле булмаган һәм сирәк башкарылучы халык иҗаты җәүһәрләрен башкара[2] .

Бүген ансамбль башкара торган 150 ләп әсәр бар.

  • «Идегәй» эпосына нигезләнгән «Идел-йорт» җырлы-биюле күренеше
  • «Ярмәк» җырлы-биюле күренеше
  • «Алпамша» – бугаздан җырлау, курай, думбыра көйләре бергә берләшкән әкияти эпосы
  • «Кетеки» –күп уен коралы катнашында башкарылучы җырлы-биюле күренеш
  • «Каз канаты» – авыл фольклоры нигезендә җырлы-биюле күренеш
  • «Җырла» – уйгыр фольклоры нигезендә җырлы-биюле күренеш
  • «Җымытым» – такмаклар
  • «Шестәк», «Буталдым», «Тыпырдык», «Керәшен чабатасы» биюләре
  • «Ахун көе», «Ямчыкәй» озын көйләре һ. б.

Чыгышлары

Татарстан шәһәр һәм авылларыннан тыш, Россиянең татар диаспорасы яшәгән өлкәләрендә, якын (Казакъстан, Төрекмәнстан, Украина) һәм ерак чит илләрдә (Төркия, Финляндия һ. б.) уңыш белән бара.

Дискография

  • 2004 – «Ак калфакның табылган чагы, туганнарның сагынган чагы».
  • 2005 – «Димәк, мин әле яшим!».
  • 2006 – «"Шүрәле"се Шүрәле дә, син Концертны күр әле!».
  • 2006 – «Пар ат» (Габдулла Тукай) – фин татарлары репертуарыннан.
  • 2007 – «Котлы булсын Идел-Йорт».
  • 2007 – «Җырларыбыз күтәрелсен Кояш, Айларга!».
  • 2008 – «Көй эзләү».
  • 2010 – «Концерт-риваять».
  • 2011 – «Дусларча».
  • 2012 – «Онытырга мөмкин түгел».
  • 2013 – «Бергәләшеп».
  • 2013 – «Хәзинә» һ. б.
  • 2014 – «Без – Илһамлы».
  • 2014 – «15 еллык Юбилей концерты».
  • 2015 – «Яшәү барыбер кызык».
  • 2015 – «Безнең аһәң» һ. б.

Искәрмәләр

  1. Филармония сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-08-05 
  2. Ансамбль Пензада уңышлы чыгыш ясый(үле сылтама)

Сылтамалар

Әдәбият

  1. Онытырга мөмкин түгел (төзүче А.Ф. Фәйзрахманов). Казан, 1 китап (2013), 2 китап (2014) – аннотацияләр, җырларның тексты, ноталары, МР-3 форматлы диск, фотосурәтләр тупланган.

Шулай ук карагыз