Гөлшат Шәрәпова
Гөлшат Шәрәпова, Гөлшат Фоат кызы Шәрәпова (1983 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әлки районы, Түбән Әлки) ― җырчы, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле артист-вокалисты (солист) һәм директоры (2010 елдан). Татарстанның атказанган (2010) һәм халык (2022) артисты.
Тәрҗемәи хәле
1983 елның 1 гыйнварында Әлки районы Түбән Әлки авылында туган. Түбән Әлки мәктәбен, И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесының татар халык җыры бүлеген (2004), «музыка укытучысы» белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын (2008) тәмамлаган. Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленнән чакыру ала. 2002 елдан әйдәүче солист-вокалчы, 2010 елда ансамбль директоры итеп билгеләнә. Шул ук вакытта ансамбльдә төп партияләрдә чыгыш ясавын дәвам итә.[1]
Иҗаты
Г. Шәрәпова ТР Фольклор музыкасы ансамбленең барлык проектларында да үзәк урыннарның берсен били: «Ак калфакның табылган чагы...» (2004), «Шүрәлесе Шүрәле дә, син концертны күр әле» (2006), «Җырларыбыз күтәрелсен Кояш, Айларга!» (2007), «Көй эзләү» (Харрас Әюповның шул ук исемдәге поэмасы буенча, 2008), «Концерт-риваять» (Гамил Афзалның «Болгарлар» поэмасы буенча, 2010), «Дусларча…» (2011), «Онытырга мөмкин түгел» (2012), «Бергәләшеп» (2013), «Без – Илһамлы» (2014) һ. б.[2]
Ансамбль концертларында тамашачылар аның соло башкаруында «Бишек җыры» (Г. Тукай), «Сак-Сок» бәете (Г. Тукай, Ш. Тимербулатов көе), «Сүзсез җыр» вокаль композициясе (А. Фәйзрахманов көе), «Рамай», «Бәдәвам» (Г. Кандалый сүзләре, А. Монасыйпов көе), «Серле сандык», «Кыз җыры», «Ак чатырлар», «Кузырлыкай», «Ай-һай, гөлкәем» һ. б. [2]
Татар халык җырлары белән беррәттән татар композиторларының классик әсәрләрен дә башкара: «Туган як кичләре» (А. Ключарев көе, Г. Зәйнашева сүзләре), «Идел-Йорт» («Идегәй» дастаныннан, Р. Әхиярова көе), «Бәйрәм буген» (Г. Тукай, Җ. Фәйзи), «Парлы дөнья түгәрәк» (М. Галиев, Ш. Тимербулатов) һ. б. Артистның таланты «Чабата», «Сарытау», «Әстерхан», «Тыпырдык», «Шестяк» һ. б. халык биюләрен башкаруда үзенчәлекле рәвештә ачыла. Кубыз, домра, бәрмә коралларда һ. б. халык музыка уен коралларында уйный. [2]
Ансамбль составында Россия шәһәрләре (Әстерхан, Ижау, Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Уфа, Самар, Тольятти, Сембер, Усинск һ. б.), якын һәм ерак чит илләрдә (Австрия, Алмания, Литва, Украина, Польша, Төркия, Финляндия, Голландия, Тунис, Монголия, Оман, Франция, Чехия, Төрекмәнстан, Судан, Италия) гастрольләрдә булган. [2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2010 – Татарстанның атказанган артисты
- 2022 – Татарстанның халык артисты [1][3]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Азат Низамиев. Присвоено почетное звание «Народный артист Республики Татарстан». alki-rt.ru, 20.12.2022
- ↑ 1 2 3 4 Шарапова Гульшат Фоатовна. 2022 елның 21 декабрь көнендә архивланган. Татар дәүләт филармониясе
- ↑ Минниханов вручил госнаграды отличившимся жителям Татарстана. Татар-информ, 20.12.2022
Сылтамалар
- Шарапова Гульшат Фоатовна. 2022 елның 21 декабрь көнендә архивланган. Татар дәүләт филармониясе