Әлки районы
Әлки районы | |
---|---|
Байрак | |
![]() | ![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан и Татарстан АССР |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Мәйдан |
|
Нигезләнү датасы | 10 август 1930 |
Башкала | Базарлы Матак |
Рәсми веб-сайт | alkeevskiy.tatarstan.ru |
![]() | |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 135 метр |
![]() | |
Дәүләт | |
Халык саны | |
![]() |
Əлки муниципаль районы (Әлки районы, рус. Алькеевсᴋий район) — Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Район территориясе 21 авыл җирлегенә бүленгән 70 торак пунктны үз эченә ала. Административ үзәге - Базарлы Матак авылы.[2] 2020 ел башына халык саны 18 675 кеше тәшкил итә.[3]
Географиясе
Район республиканың көньягында урнашкан. Самар һәм Сембер өлкәләре, шулай ук Татарстан Республикасының Спас, Алексеевск һәм Нурлат районнары белән чиктәш.[4]
Урман массивлары территориянең төньяк, төньяк-көнбатыш өлешләрендә сакланган. Төп елгалары: Кече Чирмешән (кушылдыклары Ата, Шия, Юхмачы), Актай һәм Бизнә.[5]
Уртача еллык температура +2,8°С, гыйнварның уртача температурасы -13-14°С, июль +18-20°С тәшкил итә. Уртача еллык явым-төшем 430-500 мм тәшкил итә, парга әйләнү — 550-570 мм.
Герб һәм флаг
- Төп мәкалә: Әлки районы гербы
- Төп мәкалә: Әлки районы флагы
Район гербы һәм флагы 2006 елның 1 июнендә республиканың Әлки муниципаль районы Советы карары белән расланган. Ясау белән Татарстан Президенты каршындагы Геральдик совет, Россия геральдистлар берлеге белән берлектә шөгыльләнгән.[6] Болгар дәүләтенә тарихи караш җайдак рәсеме белән ассызыкланган. Авыл хуҗалыгын, төбәк икътисады нигезе буларак, ел фасыллары алмашын символлаштыра торган дүрт төсле кыр тапшыра. Алтын төс уңышлылык, муллык, тотрыклылык, хөрмәт һәм интеллектны күрсәтә. Көмеш төс чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы булып тора; кызыл төсхезмәт, көч, батырлык, матурлык билгесе, зәңгәр төс намус, намус, рухият, яшел төс табигать, сәламәтлек һәм тормыш үсеше, дан, хөрмәт һәм бөеклек, кара — акыллылык, тыйнаклык, яшәешнең мәңгелеге символы.[7][8]
Флаг герб нигезендә эшләнгән һәм горизонталь буйлап сары һәм яшел буйларга бүленгән турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт. Үзәгендә җайдак сурәтләнгән зәңгәр ромб тукыманың өске һәм түбән кырыйларына кадәр җитә.[9]
Тарихы
Билгеле булганча, район территориясе таш гасыр чорында Урта Идел буенда кешеләр урнашу үзәкләренең берсе булып тора. Шулай итеп, ул чордагы археологик һәйкәлләр арасында бигрәк тә Иске Нократ, Иске Матак, Төгәлбай һәм башка шәһәрләр, 126 курган һәм 130 торак урыны аерым тарихи кыйммәткә ия.[5] Соңрак хәзерге район территориясе Идел буе Болгар дәүләтенә керә. Аның нигезендә төбәгнең исеме Болгар Алып батырыннан барлыкка килә.[6]
1920 елга кадәр территория Казан губернасының Спас өязе составына керә, киләсе унъеллыкта ТАССР Спас кантонында була. Әлки районы 1930 елның 10 августында оеша. 1935 елның февралендә районның көньяк һәм көнбатыш өлешләреннән Кузнечиха районы бүленеп чыга.[10]
Башта административ үзәк Әлки авылы (хәзер — Түбән Әлки) булган, аннан районның заманча топонимы килеп чыккан. 1937 елда (башка мәгълүматлар буенча — 1932 елда)[11] район үзәге Базарлы Матакка күчерелә. 1944 елның февралендә Әлки һәм Кузнечиха районнарының көньяк өлешендә Юхмачы районы оештырыла (1956 елда бетерелә). 1960 елның октябрендә Әлки составына бетерелгән Кузнечиха районы территориясенең зур өлешен бирәләр. 1963 елның 1 февралендә Татарстанның административ-территориаль корылышын үзгәртеп кору кысаларында Әлки районы бетерелә, территорияне Куйбышев районы составына күчерәләр, ләкин ике елдан соң — 1965 елның 12 гыйнварында районны бүгенге чикләрендә торгызалар.[12]
1999 елда район башлыгы итеп Дәүләтшин Фердинат Мидхәт улы билгеләнә.[13] 2015 елның сентябрендә бу постны Никошин Александр Федорович алда, районы ул әлегә кадәр җитәкли.[14][15]
Халкы
1959[16] | 1970[17] | 1979[18] | 1989[19] | 2002[20] | 2010[21] |
---|---|---|---|---|---|
24 442 | 39 998 | 31 541 | 23 031 | 22 059 | 19 991 |
Милли составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Милләт | 1970[22] | 1979[22] | 1989[22] | 2002[23] | 2010[24] |
---|---|---|---|---|---|
татарлар | 59,0% | 61,0% | 61,7% | 64,2% | 64,2% |
чуашлар | 21,3% | 19,7% | 19,2% | ||
руслар | 18,8% | 18,8% | 16,5% | 15,4% | 15,7% |
Районда туган танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Җәүдәт Әхмәтҗанов (1926―1977), Бөек Ватан сугышы ветераны, 1972—1977 елларда КПССның Зәй район комитеты 1нче секретаре.
- Флюра Бикмурзина (1939, Иске Салман), актер, телережиссер, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1990), ТР халык артисты (1993).
- Галия Булатова (1906, Югары Әлки-1985, Казан), ТАССРның һәм РСФСРның халык артисткасы (1945, 1957).
- Мөдәррис Вәлиев (Салих Маннапов, 1953, Яңа Камка — 2020, Казан), әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты (2002).
- Фоат Вәлиев (1955, Каргалы), ТР (2002), РФ атказанган төзүчесе, VI чакырылыш ТР ДШ депутаты.
- Раил Габдрахманов (1989), танкист, капитан, Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы. Россия Герое (2022).
- Әнәс Галиуллин (1940, Чуаш Кичүе-2018), Тинчурин театры актеры, ТР халык артисты.
- Нәби Дәүли (Нәбиулла Дәүләтшин, 1910, Яңа Камка-1989, Казан), язучы.
- Мөхәммәтзакир Җәмалетдинов (?, Яңа Чаллы-1915, Акъяр), Кара диңгез флоты ахуны (1914-1915), Николаев (1891-1894) һәм Акъяр (1914-1915) мәчетләре имамы.
- Фәнүзә Кадыйрова (1951, Чуаш Кичүе), агроном-селекцияче.
- Шамил Мәгыйз улы Маннапов (1938, Татар Мулла Иле) — шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
- Исламия Мәхмүтова (1943, Югары Әлки-2019), Тинчурин театры актрисасы, РСФСР атказанган, ТАССР халык артисты.
- Рузия Мотыйгуллина (1950, Югары Әлки), Камал театры актрисасы, РФ атказанган, ТР халык артисты.
- Юлия Петрова (1931, Югары Кәчи), тукучы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).
- Бикә Рәхимова (1939, Чуаш Кичүе), шагыйрә.
- Фатих Сәйфи-Казанлы (1888, Карамалы-1938), язучы.
- Марат Сираев (1936, Урта Әлки―2023), ТАССР министры.
- Мирсәет Сөнгатуллин (1953, Татар Борнае), җырчы, РФ атказанган, ТР халык артисты.
- Резедә Төхвәтуллина (Иске Салман), җырчы.
- Һидият Хәмидуллин (1923, Иске Үргәагар―1998), КПССның Азнакай райкомы беренче секретаре (1958-1961). ТАССР Прокуроры (1961-1981).
- Әсхәт Әсәдулла улы Хисмәтов (1952, Түбән Әлки), Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты.
- Педер Хузангай (1907, Сиктерме-Хузангай-1970, Чабаксар), Чуаш АССР халык шагыйре.
- Гөлшат Шәрәпова (1983, Түбән Әлки), җырчы, Татарстанның атказанган (2010) һәм халык (2022) артисты.
- Әзәл Бәдретдин улы Яһүдин (1908, Яңа Чаллы -1997, Казан), нәфис сүз остасы, ТАССР халык артисты (1954).
Идарә-җир төзелеше
Әлки районында 21 авыл җирлеге составындагы 70 торак пункт бар.
№ | Авыл ьирлеклщре | Админ. үзәк | Торак пунктлар саны | Халык саны | Мәйданы, км² | Халык тыгызлыгы, кеше/км² | Милли составы (2010) |
---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Аппак авыл җирлеге | Аппак | 3 | ↗625[25] | 59,049 | 10.6 | татарлар-51%, чуашлар-41% |
2 | Базарлы Матак авыл җирлеге | Базарлы Матак | 2 | ↗6248[25] | 56,210 | 111.2 | татарлар-71%, руслар-20% |
3 | Борискино авыл җирлеге | Борискино | 4 | ↗765[25] | 49,143 | 15.6 | чуашлар-51%, татарлар-34% |
4 | Югары Колчура авыл җирлеге | Югары Колчура | 4 | ↘546[25] | 56,420 | 9.7 | чуашлар-77%, руслар-20% |
5 | Каргалы авыл җирлеге | Каргалы | 1 | ↗442[25] | 51,570 | 8.6 | татарлар-98% |
6 | Кошки авыл җирлеге | Кошки | 3 | ↘273[25] | 77,634 | 3.5 | татарлар-52%, руслар-42% |
7 | Түбән Әлки авыл җирлеге | Түбән Әлки | 4 | ↘1236[25] | 69,060 | 17.9 | татарлар-98% |
8 | Түбән Кәчи авыл җирлеге | Түбән Кәчи | 2 | ↗508[25] | 31,695 | 16 | чуашлар-67%, руслар-31% |
9 | Яңа Үргәагар авыл җирлеге | Яңа Үргәагар | 2 | ↗325[25] | 38,203 | 8.5 | татарлар-98% |
10 | Салман авыл җирлеге | Салман | 7 | ↗828[25] | 90,472 | 9.2 | татарлар-54%, руслар-40% |
11 | Иске Алпар авыл җирлеге | Иске Алпар | 3 | ↗588[25] | 62,975 | 9.3 | татарлар-99% |
12 | Иске Камка авыл җирлеге | Иске Камка | 4 | ↘400[25] | 63,049 | 6.3 | татарлар-99% |
13 | Иске Матак авыл җирлеге | Иске Матак | 6 | ↘926[25] | 95,900 | 9.7 | чуашлар-78%, руслар-13% |
14 | Иске Салман авыл җирлеге | Иске Салман | 5 | ↘771[25] | 101,352 | 7.6 | татарлар-61%, чуашлар-30% |
15 | Иске Карата авыл җирлеге | Иске Карата | 2 | ↗511[25] | 43,289 | 11.8 | чуашлар-86%, руслар-12% |
16 | Иске Чаллы авыл җирлеге | Иске Чаллы | 3 | ↘533[25] | 88,151 | 6 | татарлар-100% |
17 | Ташбилге авыл җирлеге | Ташбилге | 2 | ↗455[25] | 41,164 | 11.1 | татарлар-87%, руслар-11% |
18 | Чуаш Кичүе авыл җирлеге | Чуаш Кичүе | 4 | ↘1179[25] | 107,005 | 11 | татарлар-83%, руслар-14% |
19 | Чуаш Борнае авыл җирлеге | Чуаш Борнае | 2 | ↗796[25] | 74,647 | 10.7 | татарлар-50%, чуашлар-48% |
20 | Чиябаш авыл җирлеге | Рус Чиябашы | 4 | ↘367[25] | 51,592 | 7.1 | татарлар-92% |
21 | Юхмачы авыл җирлеге | Юхмачы | 3 | ↗1401[25] | 53,481 | 26.2 | татарлар-60%, руслар-31% |
22 | Дәүләт урман фонды җирләре (җирлек ара территория) | 0 | 364,700 | 0 | |||
23 | Әлки районы | 70 | ↗19 723[25] | 1 726,761 | 11.4 | татарлар-64,2%, чуашлар-19,2% |
Икътисады
2019 елга булган мәгълүматларга караганда, оешма хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы — 25 620 мең сум, муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре хезмәткәрләренең — 25 617 сум, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 17 727 сум тәшкил иткән.[26] 2010 елдан 2020 елга кадәр минималь куллану бюджетына хезмәт хакы чагыштырмасы 1,88 дән 2,3 тапкыр арткан,[27] ә 2013 елдан 2020 елга кадәр эшсезлек дәрәҗәсе 1,58% тан 1,11 % ка кадәр кимегән.[27]
Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Икътисадның төп юнәлеше - авыл хуҗалыгы, ит-сөт терлекчелеге һәм дуңгызчылык алга киткән. Агросәнәгать комплексы районның тулаем продуктының 80% ын җитештерә. Авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен 125,2 мең га җир бүлеп бирелгән, шуның 114,8 мең гектарын сөрүлек алып тора, анда язгы һәм көзге бодай, көзге арыш, солы, арпа, тары, борчак, көнбагыш, кукуруз һәм башка культуралар үстерелә. Районда икмәк, икмәк-булка, макарон-ярма эшләнмәләре, он, үсемлек майлары, иттән ярымфабрикатлар, сөт продукциясе җитештерү буенча азык-төлек предприятиеләре эшли. Районның төп предприятиеләре: «Кызыл Шәрыкъ Агро», «Салман», «Хузангай», «Яшь Көч» һәм 43 крестьян-фермер хуҗалыгы.[28][29]
2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында район компанияләре 391 млн сумлык товарны читкә озаткан. Чагыштыру өчен, 2013 ел дәвамында бу күрсәткеч өч тапкыр кимрәк булган — 104 млн.[27] 2020 елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе 1,15 млрд. сум тәшкил иткән (2013 елда исә бу күрсәткеч 1,8 млрд.сум тәшкил иткән).[27]
Инвестицион потенциал
Республиканың социаль-икътисади мониторинг комитеты бәяләве буенча, 2020 елның беренче яртыеллыгында Әлки районында пөп капиталга инвестицияләр 592 мең сум тәшкил иткән, ягъни Татарстанда инвестицияләрнең гомуми күләменнән 0,3%.[30] Инвестицияләр юнәлеше буенча 2020 елда авыл хуҗалыгы, ау һәм балык тоту (барлыгы 118 млн. сум) һәм электр энергиясе (26 млн. га якын) алда бара. Ә федераль дәүләт статистика хезмәте хисапы буенча, 2019 елда район 1,3 млрд. сум инвестиция җәлеп иткән (бюджет акчаларыннан һәм кече эшмәкәрлек субъектларыннан керемнәрдән тыш), 2018 елда - 1,1 млрд.[30][31]
Транспорт
Административ үзәге Базарлы Матак авылы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 152 км һәм якындагы Бряндино тимер юл станциясеннән 72 км төньяк-көнчыгышка таба урнашкан. Район үзәгендә җирле һава линияләренең гамәлдәге аэропорты бар. Төп автоюллар: 16К-0191 «Алексеевск — Базарлы Матак — Югары Колок» («Казан — Самар» маршрутының бер өлеше), 16К-0248 «Базарлы Матак — Мамык » (Нурлатка), 16К-0264 «Базарлы Матак — Болгар», «Базарлы Матак — Иж-Борискино», «Түбән Әлки — Кузнечиха», «Биләр — Чуаш Кичүе».[28]
Экология
Территориядә региональ әһәмияттәге табигать һәйкәлләре булып Кече Чирмешән елгасы һәм Татар Әхмәте торф сазлыгы тора. Монда Татарстанның Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр очрый: иенке каен, розмарин яфраклы тал, киң яфраклы мамыкбаш, яшел чәчәкле каешъяфрак, саз шөпшә күкеяше, сазлы билчәне һәм башкалар.[32][5]
Социаль өлкә
Районда 33 гомуми белем бирү учреждениесе, 40 балалар бакчасы һәм өч өстәмә белем бирү учреждениесе — балалар иҗат йорты, балалар музыка мәктәбе, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли. 130дан артык спорт корылмасы бар.[26] Мәдәният өлкәсендә 48 учреждение, шул исәптән 36 китапханә һәм ике музей — Базарлы Матак авылында «Сергей Михайлович Лисенков исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее» һәм Сиктермә-Хузангай авылында Чуашстанның халык шагыйре Петр Петрович Хузангай музее. Дини инфраструктура 30 мөселман һәм 5 православие мәхәлләсе тарафыннан тәкъдим ителгән. 1932 елдан «Әлки хәбәрләре» («Алькеевские вести») җирле газеты татар һәм рус телләрендә чыга.[6][28]
Район мәдәният әсәрләрендә: 1996 елда И. Газизнең Казанда нәшер ителгән «Әлкием, бәлем...» китабында, Габделҗаббар Кандалый поэмаларында, Нәби Дәүли һәм З. Гыйбадуллин җырларында сурәтләнгән.
Искәрмәләр
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Bul_MO_2023.xlsx
- ↑ Базарные Матаки . Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2020.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2020 года. Статистический бюллетень (PDF). Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2020. Архивировано 24 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Алькеевский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе . АО «Кодекс» (30 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2020.
- ↑ 1 2 3 Зиганшин, 2015
- ↑ 1 2 3 Алькеевский район . TatCenter.ru (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2020.
- ↑ Герб Алькеевского района . Геральдика.ру (27 сентябрь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2020.
- ↑ Алькеевский муниципальный район . Официальный Татарстан (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2020.
- ↑ Флаг Алькеевского района . Геральдика.ру (27 сентябрь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2020.
- ↑ Лев Жаржевский. Образование ТАССР: от Татаро-Башкирской республики и штата Идель-Урал к 10 кантонам и 70 районам . Интернет-газета «Реальное время» (17 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2020.
- ↑ Карта Татарской АССР (админ. границы на 01.01.1933 г.)
- ↑ Национальный архив Республики Татарстан: Путеводитель, 1999
- ↑ Давлетшин Фердинат Мидхатович . Реальное время (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2020.
- ↑ Никошин Александр Федорович . TatCenter.ru (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2020.
- ↑ Избран глава Алькеевского района . ТАТМЕДИА (25 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2020.
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php
- ↑ 1 2 3 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-10-10
- ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-11-21, retrieved 2013-10-10
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года . Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2015. Архивировано 17 апрель 2015 года.
- ↑ 1 2 Где в татарстане жить хорошо: рейтинг районов республики по качеству жизни . Inkazan (16 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2020.
- ↑ 1 2 3 4 Рейтинг муниципальных образований . Министерство экономики Республики Татарстан (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2020. Архивировано 1 март 2021 года.
- ↑ 1 2 3 Алькеевский район . Tatarica. Татарская энциклопедия (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2020.
- ↑ Алькеевский район . Инвестиционный портал РТ (18 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2020.
- ↑ 1 2 Основные показатели инвестиционной и строительной деятельности в Республике Татарстан . Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2020.
- ↑ Основные показатели инвестиционной и строительной деятельности в Республике Татарстан . Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2020.
- ↑ Алькеевский район: родина первого татарского фотографа и мамы Рудольфа Нуриева . Реальное Время (12 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 ноябрь 2020.
Әдәбият
- Зиганшин И. И., Иванов Д. В., Томаева И. Ф. Экологический гид по зелёным уголкам Республики Татарстан. — Казань: Фолиант, 2015.
- Национальный архив Республики Татарстан: Путеводитель. 2 издание. — Казань: Гасыр, 1999. — 615 с. — ISBN 5-93001-003-1.
- Алькеевский район // Татарская энциклопедия / Гл. ред. М. Х. Хасанов. — Казань : Институт Татарской Энциклопедии, 2002. — Т. 1. — С. 122—123. — 672 с.