Җәүдәт Әхмәтҗанов (1926)
Җәүдәт Әхмәтҗанов (Җәүдәт Габдулла, Абдулла[2]) улы Әхмәтҗанов; рус. Завдат Абдуллович Ахметзянов; 23 март 1926, Карамалы, Әлки районы — 17 июль 1977, Карамалы, Татарстан АССР) — Бөек Ватан сугышында катнашкан фирка һәм хуҗалык эшлеклесе. 1972—1977 елларда КПССның Зәй район комитеты беренче сәркатибе. 1970—1972 елларда халык депутатларының Чаллы район советы башкарма комитеты рәисе. Татарстан АССР Югары Советы депутаты.
Тәрҗемәи хәле
1926 елның 23 мартында Татарстан АССРның Спас кантоны (1930 елдан Әлки районы) Карамалы авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Карамалы җидееллык мәктәбен тәмамлый (1940). 1940 елда Казан технология техникумына (1944—1955 елларда механика−теххнология техникумы, 1955 елдан җиңел сәнәгать техникумы, хәзер технология һәм дизайн көллияте[3]) укырга керә.
Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, туган авылына әйләнеп кайта. 1943 елның көзенә кадәр «Кызыл байрак» күмәк хуҗалыгында хисапчы булып эшли. 1943 елның көзендә Кызыл гаскәргә алына. 3 нче гвардия танк армиясендә элемтәче-разведчик була. Әлеге армия составында Брянск, Үзәк, Воронеж, I Украина фронтларында көрәшеп, Львов шәһәрен, Праганы азат итә, Берлинны ала[4]. Контузия алгач, хәрби хезмәтен полкның финанс бүлеге башлыгы вазифасында дәвам итә. 1945 елның апрелендә Берлинда КПСС сафларына керә.
1950 елда армиядән кайта, 1950—1952 елларда КПССның Әлки район комитетында пропагандист булып эшли. Мәскәү Югары партия мәктәбен (1956), КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен (1962), Минзәлә совхоз-техникумын (1965) тәмамлый. 1958—1960 елларда КПССның Ширәмәт район комитетының Кызыл Чапчак МТСы зонасы буенча секретаре итеп сайлана. 1960—1962 елларда халык депутатларының Ширәмәт район советы башкарма комитеты рәисе, Чаллы (1976 елда Тукай) районы колхоз-совхоз җитештерү идарәсе башлыгының беренче урынбасары (1965), рәисе (1965—1970) булып эшли.
1970—1972 елларда — халык депутатларының Чаллы район советы башкарма комитеты рәисе.
1972 елда яңадан оешкан Зәй районында КПССның район комитеты беренче секретаре итеп сайлана[5]. 1972 елның 23 ноябреннән 1977 елның 17 июленә кадәр әлеге вазифада эшли[6]. Ул эшләгән чорда Зәй районында зур үзгәрешләр була. Зәй ДРЭСы эксплуатациягә тапшырыла. Тәгәрмәчләр җитештерү заводы төзелә. Азык-төлек омплексы (1986 елдан кондитер фабрикасы) сафка баса. Районда 4 сөт комплексы, 5 мәдәният йорты, 7 урта гомуми белем бирү мәктәбе, колхозчылар, совхоз эшчеләре өчен 150 ике фатирлы йорт төзелә[6]. КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзалыгына кандидат һәм әгъза, Татарстан АССР Югары Советы депутаты була.
1977 елның 17 июлендә юл фаҗигасендә һәлак була.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- III дәрәҗә Дан ордены (1945);
- «Батырлык өчен» медале (1946);
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале;
- «Праганы азат иткән өчен» медале;
- Хөрмәт Билгесе ордены (1967);
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1971).
Исемен мәңгеләштерү
- 2011 елда Зәй шәһәренең Җәүдәт Әхмәтҗанов яшәгән Төзүчеләр тыкрыгы, 6 нчы йортка мемориаль такта эленә[7].
- Исеме Әлки районы энциклопедиясенә кертелгән.
- Зәй шәһәренең Воздвиженка микрорайонында Җүдәт Әхмәтҗанов урамы бар[6].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 https://tatfrontu.ru/person/ahmetzyanov-zavdat-abdullovich
- ↑ Җәүдәт Абдулла улы Әхмәтҗанов. // Зәй районының күренекле затлары. (төзүчеләр Ф. Ш. Хуҗин, Ә. З. Әһлиуллина) . Казан: «Сүз» нәшрияты, 2011 ел, 94-95нче бит. ISBN 978-5-98356-118-2
- ↑ Казанский Колледж Технологии и Дизайна
- ↑ Ахметзянов Завдат Абдуллович. Бессмертный полк, 28.04.2015 [рус.]
- ↑ Исеме мәңгеләштерелде (рус.). Заинский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 Роза Илалтдинова. Именем Ахметзянова назовут одну из улиц Заинска. zainsk-inform.ru, 13.06.2018 [рус.]
- ↑ Читатель Нового Зая рассказал о жизни одного из заинских ветеранов, дошедшего до Берлина. Новости Заинска, 9.05.2014 [рус.]
Әдәбият
- Семен Гудошников. Җәүдәт Абдулла улы Әхмәтҗанов. // Зәй районының күренекле затлары. (төзүчеләр Ф. Ш. Хуҗин, Ә. З. Әһлиуллина) . Казан: «Сүз» нәшрияты, 2011 ел, 94-95нче бит. ISBN 978-5-98356-118-2
- Семен Гудошников. Күркәм зат иде. «Зәй офыклары». 2001 ел, 10 апрель.
Сылтамалар
- Районның танылган кешеләре. Җәүдәт Габдулла улы Әхмәтҗанов. 2021 елның 19 апрель көнендә архивланган. Зәй районы рәсми порталы, 24.12.2015
- Җәүдәт Габдулла улы Әхмәтҗанов. Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы виртуаль музее