Фаяз Хуҗин
Фаяз Шәрип улы Хуҗин (рус. Фаяз Шарипович Хузин; 1 август 1951, Карман, Татарстан АССР — 14 июнь 2026, Казан) — Россия археологы, тарих фәннәре докторы (2002), Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы (2004). 750 дән артык фәнни һәм фәнни-популяр публикация, шул исәптән 30 га якын китап, монографияләр, урта мәктәп һәм югары уку йортлары өчен уку әсбаплары авторы[1].
Ул диссертация советы рәисе урынбасары, ТР ФА Археология институтының Гыйльми советы әгъзасы, шулай ук Татарстан Республикасы Милли музее һәм Болгар тарих-археология музей-тыюлыгының гыйльми советларына керә[2].
«Поволжская археология» журналы баш мөхәррире урынбасары, баш мөхәррире (2012–2016), «Гасырлар авазы. Эхо веков» һәм «Tatarica» журналларының редколлегия әгъзасы[3].
Тормыш юлы
1951 елның 1 августында Татарстан АССРның Зәй районы Карман авылында туган[3]. 1972 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлый. Ике ел дәвамында Зәй районының Кадыйр сигезьеллык мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли[1].
1974 елның октябреннән Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли башлый (СССР Фәннәр академиясендә Казан филиалының археология һәм этнография бүлеге).
Фәнни эшчәнлеге
Фәнни кызыксынулары өлкәсе: Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихы һәм археологиясе.
Диссертацияләре
Төп хезмәт урыннары
- 1989 елдан — СССР КФА археология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре (1996 елдан — ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты).
- 2003 елдан — әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, 2007 елдан — ТР ФА Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре.
- 2014 елдан — ТР ФА А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының баш фәнни хезмәткәре[1].
1994–2005 елларда ТР ФА Тарих институтының «Казан Кремле» археологик экспедициясе башлыгы булып тора. Аның җитәкчелегендә Биләр, Сувар, Җүкәтау, Чаллы шәһәрләрендә һәм Казан Кремлендә казу эшләре алып барыла[2].
2026 елның 14 июнендә Казанда вафат булган. Галим белән хушлашу тантанасы Казанның Зәңгәр мәчете янында уза, Татарстан Республикасының Зәй районы Карман авылында җирләнә[4].
Бүләкләре һәм исемнәре
- Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2002)[3];
- Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты (1994);
- «Россия халыклары мирасына керткән өлеш өчен» медале (2002);
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- «Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе (2010);
- «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе (2020).
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Хузин Фаяз Шарипович (рус.). Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 Хузин Фаяз Шарипович (рус.). Институт археологии им. А.Х. Халикова АН РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 Хузин Фаяз Шарипович (рус.). Онлайн-энциклопедия Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2026.
- ↑ Скончался известный археолог и историк Фаяз Хузин (рус.). Бизнес Онлайн (14 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июнь 2026.