Рузия Мотыйгуллина

Рузия Һидиятулла кызы Мотыйгуллина (кыз фамилиясе — Закирова, рус. Рузия Идиятулловна Мутигуллина, 3 март 1950, Югары Әлки, Түбән Әлки авыл җирлеге[d]) — Россия драма артисты, Камал театры (1974 елдан) актрисасы. Россия Федерациясенең атказанган (2001), Татарстанның халык (1991) артисты.

Тормыш юлы

1950 елның 3 мартында Татарстан АССР Әлки районы Югары Әлки авылында алты балалы җыр-моң сөюче, гармунчы гаиләсендә төпчек бала булып туган. Әтисе — Һидиятулла, әнисе — Мәрвия. Апасы — Исламия Мәхмүтова, актриса. Энесе — Әсхәт (вафат).

Казан театр укуханәсен тәмамлаган (1974, СССР халык артисты Марсель Сәлимҗанов курсы). Остазлары — Хәким Сәлимҗанов, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Асия Хәйруллина, Анна Гацулина, Ильтани Илялова. Сабакташлары — Алсу Гайнуллина, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Нариман Гарифуллин, Ләлә Миңнуллина, Дүсил Касыймов, И. Мәсгутов.

1974 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында хезмәт итә.

Иҗаты

Лирик пландагы, эчке кичерешләргә гаять бай, үзенең образларындагы һәр мизгелне йөрәге аша уздырып уйный торган артист. Төрле жанрда һәм амплуадагы рольләрне бердәй осталык белән башкара. Көчле тойгыларны, нечкә йөрәк кичерешләрен дөрес һәм ачык итеп тамашачыга җиткерә белә. Иҗат гомерендә 60 тан артык спектакльдә берсеннән-берсе матур, характерлы образлар тудыра[1].

Казан театр укуханәсенең икенче курсында укыганда ук Нәркәс («Нәркәс», Илшат Йомагулов) ролендә уйный. Шәмсегаян («Өч аршын җир», Аяз Гыйләҗев), Зөләйха («Зөләйха», Гаяз Исхакый), Ханума («Ханума», А. Цагарели) рольләрен тамашачы аеруча җылы кабул итә[2].

Иҗаты

Лирик пландагы, эчке кичерешләргә гаять бай, үзенең образларындагы һәр мизгелне йөрәге аша уздырып уйный торган артист. Төрле жанрда һәм амплуадагы рольләрне бердәй осталык белән башкара. Көчле тойгыларны, нечкә йөрәк кичерешләрен дөрес һәм ачык итеп тамашачыга җиткерә белә. 40 еллык иҗат гомерендә 60 тан артык спектакльдә берсеннән-берсе матур, характерлы, эчке дөньялары, үз-үзләрен тотышлары белән бер-берсенә капма-каршы булган образлар тудыра[3].

Казан театр укуханәсенең икенче курсында укыганда ук Нәркәс («Нәркәс», Илшат Йомагулов) ролендә уйный. Шәмсегаян («Өч аршын җир», Аяз Гыйләҗев), Зөләйха («Зөләйха», Гаяз Исхакый), Ханума («Ханума», А. Цагарели) рольләрен тамашачы аеруча җылы кабул итә[4].

2025 елда премьерасы үткән «Аналар улларын көтәләр» спектаклендә Бибисара ролен башкара[5].

Кайбер башкарган рольләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

  • Ире — Ринат Закиров (1948 елгы), тарих фәннәре докторы, БТК Милли Шурасы әгъзасы.
  • Кызы — Чулпан Закирова (1977 елгы), «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисткасы. Кияве — Илнар Әхмәтҗанов, көрәш буенча дөнья чемпионы. Оныклары — Ясмин, Айша.

Искәрмәләр

  1. Мотыйгуллина Рузия Һидиятулла кызы (Рузия Мотыйгулла). «Гимназия хәбәрләре»
  2. Ильтани Илялова. Мутыгуллина Рузия Идиятулловна. Казанский театральный музей [рус.]
  3. Мотыйгуллина Рузия Һидиятулла кызы (Рузия Мотыйгулла). «Гимназия хәбәрләре»
  4. Ильтани Илялова. Мутыгуллина Рузия Идиятулловна. Казанский театральный музей [рус.]
  5. «Матери ждут сыновей»: в Казани поставили пьесу Мирзагитова о трагической правде войны. Татар-информ (7 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
  6. Заслуженная артистка России удостоена медали «За доблестный труд». Татар-информ, 29.03.2010
  7. Минтимер Шаймиев: «Мы, мужики, недооцениваем женщин и, только потеряв, осознаем». «БИЗНЕС Online», 7.03.2020 [рус.]
  8. Рөстәм Миңнеханов Рузия Мотыйгуллинаны «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Камал театры. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2026.
  9. О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (3 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 август 2026.

Әдәбият

  1. Айгөл Әхмәтгалиева. Гөләп чәчәк атканда. «Мәйдан», 2010 ел, март, 146—152 нче бит.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә