Чулпан Закирова

Чулпан Ринат кызы Закирова (рус. Чулпан Ринатовна Закирова; 24 июль 1977, Казан) — Россия сәнгать эшлеклесе, биюче, хореограф, «Казан» (KAZAN) муниципаль бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе (2003 елдан), «Казан шәһәр филармониясе» муниципаль мәдәният бюджет учреждениесенең сәнгать җитәкчесе. Татарстанның атказанган (2004) һәм халык (2013) артисты[1].

Тәрҗемәи хәле

1977 елның 24 июлендә Казанда туган. Әтисе — Ринат Зиннур улы Закиров (1948), БТК рәисе (1991—2017), БТК Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары, БТК башкарма комитеты җитәкчесе (2017 елдан). Әнисе — Рузия Мотыйгуллина (1950), Камал театры актрисасы, РФ атказанган артисты (2001).

Алты яшеннән бии. Казанның 55нче мәктәбен (1994), 11нче музыка мәктәбе каршындагы хореография бүлеген, Казан дәүләт университетының юридик факультетын (1999), «хореография режиссеры» белгечлеге буенча Россия театр сәнгате академиясенең (ГИТИС) балетмейстерлык факультетын (2004) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

Файл:Ч.Р.Закирова 1.jpg
Чулпан Закирова. «Сөембикә» журналы, 2005, 8нче сан

19912002 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы. Мирхәйдәр Фәйзинең «Асылъяр» спектаклендә баш рольне башкарган.

1996 елдан «Казан» муниципаль бию ансамбле биючесе. 2003 елдан Казан милли мәдәни үзәгенең Казан шәһәр филармониясе составындагы «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе[2]. Чулпан Закирова 30 дан артык ялгыз, парлы, төркем белән бию композицияләре булдырган. Ансамбль белән РФ төбәкләрендә, Казакъстан, Испания, Малайзия, Кытай, Тайвань, Тунис, Австралия һ. б. чит илләрдә татар хореография сәнгатен таныткан[3].

20092015 елларда Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты музыка сәнгате һәм хореография кафедрасы (2016 елдан татаристика һәм сәнгать белеме кафедрасы)[4] мөдире.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаилә хәле

Беренче ире — Разит Дәүләтшин, табиб-кардиохирург. 2011 елда җинаять җаваплылыгына тартылган[6]
Икенче ире — Илнар Әхмәтҗанов, танылган көрәшче, Татарстанның һәм РФ спорт остасы[7]. Кызлары Ясмин, Айша.

Әдәбият

  1. Ф. Н. Баһаутдинов. Музалар һәм хокук. К.: ТКН, 2010 ел, 237-238нче бит. ISBN 978-5-298-01883-8 [рус.]

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Татьяна Завалишина, Татьяна Леухина. Чулпан Закирова: «Татарский танец – это острота, чистота и скорость работы ног» (рус.). Бизнес Онлайн (28 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 август 2026.
  2. Казан дәүләт филармониясе. 2019 елның 17 октябрь көнендә архивланган. Казан ММҮ сайты [рус.]
  3. Ансамбль танца «Казань» отмечает 10-летие. «Время и Деньги» [рус.]
  4. Кафедра татаристики и культуроведения. 2018 елның 30 май көнендә архивланган. Сайт КФУ [рус.]
  5. О награждении медалью Республики Татарстан «За доблестный труд» (рус.). rais.tatarstan.ru (26 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 август 2026.
  6. Ринат Закиров покрывал зятя-насильника в начале нулевых. inkazan.ru, 20.11.2017 [рус.]
  7. Чулпан Закирова икенче тапкыр әни булды.(үле сылтама) Туйлар.ру 25.06.2013