Ринат Закиров

Ринат Зиннур улы Закиров (рус. Ринат Зинурович Закиров, 1 август 1948, Нарат-Елга, Чистай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Россия дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим. Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982), педагогия фәннәре кандидаты, тарих фәннәре докторы. 2002—2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының III, IV һәм V чакырылышлары депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[1].

Тормыш юлы

1948 елның 1 августында ТАССРның Чистай районы Нарат-Елга авылында туган[2].

Белеме

1972 елда «Югары молекуляр кушылмалар химиясе һәм технологиясе» белгечлеге буенча В. И. Ульянов‑Ленин исемендәге Казан химия-технология институтын тәмамлый[3].

1984 елда педагогия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә рус. «Совместная деятельность инженерно-педагогического коллектива сельского профтехучилища и творческих союзов по интернациональному воспитанию учащихся» темасы буенча[4], 2007 елда тарих фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә рус. «Формирование этнической и культурной идентичности татар в XX веке» темасы буенча фәнни хезмәтләрен яклый[5][3].

Хезмәт юлы

Хезмәт эшчәнлеген 1972 елда Казан химия-технология институтында инженер булып башлый. Шул ук елны Татарстанның комсомол өлкә комитетына эшкә килә: 1972—1980 елларда — пропаганда бүлеге инструкторы, бүлек мөдире урынбасары, пропаганда һәм мәдәни‑күмәк эш бүлеге мөдире вазифаларын башкара, 1980—1988 елларда — мәдәният бүлеге инструкторы, пропаганда-агарту бүлеге мөдире урынбасары[1].

1988—1991 елларда В. И. Ленин исемендәге Үзәк музейның Казан филиалы директоры.

1991—2017 елларда — «Казан» милли-мәдәни үзәге директоры, шул ук вакытта (1996—2018) — Казан шәһәренең мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары[3].

2002—2020 елларда — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе (2017 елдан — җитәкчесе)[3][6].

2020—2022 еллларда — Бөтендөнья татар конгрессы киңәшчесе.

2004—2009, 2009—2014 һәм 2014—2019 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Парламентта мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы булып тора. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Хатыны — Рузия Мотыйгуллина, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы, драма актрисасы, ТАССРның халык артисты (1991), Россия Федерациясенең атказанган артисты (2001)[11]. Кызы — Чулпан Закирова, биюче, хореограф, «Казан» (KAZAN) бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе (2003 елдан), Татарстанның халык артисты[12].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Закиров Ринат Зиннур улы. Бөтендөнья татар конгрессы. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  2. «В душе Закиров оставался националистом»: как Шайхразиев покончил с тенью двоевластия (рус.). БИЗНЕС Online (25 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  3. 1 2 3 4 5 6 Закиров Ринат Зинурович. «Реальное время». Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
  4. Совместная деятельность инженерно-педагогического коллектива сельского профтехучилища и творческих союзов по интернациональному воспитанию учащихся (рус.). www.dissercat.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  5. Формирование этнической и культурной идентичности татар в XX веке (рус.). www.dissercat.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  6. Закиров объяснил причину ухода с поста главы Исполкома Всемирного конгресса татар (рус.). Татар Информ (25 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  7. О награждении медалью Республики Татарстан «За доблестный труд» (рус.). rais.tatarstan.ru (25 июль 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  8. Ринат Закировны “Дуслык” ордены белән бүләкләү турында Указ чыкты. «Татар-информ» (1 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
  9. Ринат Закировны «Дуслык» ордены белән бүләкләү турында Указ чыкты. Бөтендөнья татар конгрессы (1 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
  10. Индус Таһиров и Ринат Закиров были награждены орденом «Милләт Каһарманы» («Герой Нации») (рус.). Всемирный конгресс татар (28 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
  11. Мутыгуллина Рузия Идиятулловна (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  12. Татьяна Завалишина, Татьяна Леухина. Чулпан Закирова: «Татарский танец – это острота, чистота и скорость работы ног» (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.

Тема буенча өстәмә