Камәрия Хәмидуллина
Камәрия Хәмидуллина, Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина (1949 елның 5 ноябре, ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Саба районы, Шекше авылы) — математика укытучысы, Татарстан һәм татар иҗтимагый эшлеклесе. Казан шәһәр думасы депутаты, Казанның мактаулы гражданины (2010), Татарстанның халык укытучысы, Татарстан иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1949 елның 5 ноябрендә ТАССРның Саба районы Шекше авылында туа.
«Математика» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.
- 1971–1972 елларда — Казан шәһәре Идел Буе районының 13 нче урта мәктәбе математика укытучысы;
- 1972–1973 елларда — тәрбияче;
- 1973–1978 елларда — Казан шәһәренең 115 нче урта мәктәбе математика укытучысы;
- 1978–1990 елларда — 10 нчы урта интернат-мәктәбе математика укытучысы;
- 1990–1991 елларда — Казанның 2 нче гимназиясе математика һәм информатика укытучысы;
- 1991–1993 елларда — Г. Ибраһимов исемендәге Казан гимназиясенең фәнни-методик эш буенча директор урынбасары;
- 1993 елдан — Казанның Мәскәү районы КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры[1].
- 2020 елның 5 августыннан директор вазифасыннан лаеклы ялга китә.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Хамидуллина Камария Зиннуровна. 2020 елның 27 сентябрь көнендә архивланган. Сайт МБОУ «Татарская гимназия №2 при КФУ» в портале «Электронное образование в Республике Татарстан»
Сылтамалар
- Камәрия Хәмидуллина Казанның 2нче татар гимназиясе директоры вазифасыннан китә Татар-Информ. 05.08.2020
- Гөлинә Гыймадова. Казан шәһәренең 2 гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина: «Тыныч күңел белән китәм» [неопр.]. https://vatantat.ru/. «Ватаным Татарстан» газетасы (5 август 2020).