Рафис Борһанов
Рафис Тимерхан улы Борһанов, (17 август 1961, Мөслим районы, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры (2010–2014), Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары — фән һәм мәгариф министры (2017–2020), Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры (2020 ― х.в.)[1][2]. «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. ТР Дәүләт шурасы депутаты. Икътисад фәннәре докторы (2023)[3], Халыкара салкын академиясе академигы (2012 елдан)[4].
Тәрҗемәи хәле
1961 елның 17 августында Татарстан АССР Мөслим районы Мөслим авылында район башкарма комитеты рәисе Тимерхан Борһанов (1925-2004) гаиләсендә туган. Әтисе чыгышы белән Мөслим районы Вәрәшбаш, әнисе Иске Вәрәш авылыннан. Әтисен 1961 елда Әтнәгә КПСС райкомының беренче сәркатибе итеп, 1962 елда Арчага район шурасы башкарма комитеты рәисе итеп күчерәләр. Рафис Арчада 1нче урта мәктәпне (1978, алтын медальгә), «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын (1983), «икътисадчы» белгечлеге буенча читтән торып Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (1990, аерым билгеле дипломга) тәмамлаган. Югары уку йортын тәмамлагач (1983), хәрби хезмәткә алынганчы, ТАССР һөнәри белем бирү буенча дәүләт комитетының авыл укуханәләре бүлегендә инженер булып эшли.
Хезмәт юлы
1983–1985 — Совет Армиясендә хәрби хезмәттә.
1985 — «Казанкомпрессормаш» фәнни–җитештерү берләшмәсендә җыю участогы мастеры.
1985–1989 — «Казанкомпрессормаш»та ВЛКСМ комитеты сәркатибе, ВЛКСМның Казан шәһәр комитеты икенче сәркатибе.
1989–1996 — «Казанкомпрессормаш» ААҖ башлыгы урынбасары, цех башлыгы, икътисад бүлеге башлыгы, икътисад һәм финанслар буенча директор.
1996 –1998 — Казан шәһәре администрациясе башлыгының беренче урынбасары.
1998–1999 — Татарстан Республикасы икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары.
1999–2005 — Казанның Вахитов районы администрациясе башлыгы[5] .
2005–2010 — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары, башкарма комитет җитәкчесе.
2010–2014 — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры [6].
2014 –2017 — 5нче чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, икътисад һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе.
2017–2020 — Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — фән һәм мәгариф министры.
2020 елның 17 сентябреннән – Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе (рус. ПГАФКСиТ) ректоры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Дуслык» ордены, мәгариф системасын үстерүгә керткән зур өлеше, югары квалификацияле белгечләр әзерләве һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен (2024)[7];
- Александр Невский ордены (2020);
- Почёт ордены (2014);
- Дуслык ордены (2007);
- Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре (2021)[8];
- «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003);
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- «Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен " медале (2003);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) (2011);
- Россия Федерациясе Федерация Советының Мактау грамотасы (2016);
- «Казан хакына хезмәт һәм фидакарьлек өчен» аерымлык билгесе (2009);
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2020)[9];
- Исеме «Казанның мактау китабына» кертелгән (2021)[10].
Искәрмәләр
- ↑ Рафис Бурганов избран ректором Поволжской академии физической культуры, спорта и туризма — Татцентр.ру. Татцентр. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2022. Архивировано 17 февраль 2022 года.
- ↑ Поволжская академия физкультуры, спорта и туризма стала университетом [неопр.]. Татар-информ (Tatar-inform). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2022. Архивировано 17 февраль 2022 года.
- ↑ Глава Минобрнауки РФ Валерий Фальков встретился с ректорами вузов Татарстана (рус.). media.kpfu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2023. Архивировано 19 май 2023 года.
- ↑ "Ледокол" Бурганов: Комсомол, тысячелетие Казани и успех Универсиады — почему повезло Министерству образования РТ (рус.). sntat.ru (5 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2025.
- ↑ ТР башкаласының «Минем Казан» сайты [рус.]
- ↑ Рафис Борһанов: «Мин Татарстан байрагын күтәрергә әзер». Азатлык Радиосы
- ↑ Признание заслуг. 21 декабря 2024 года (рус.). Республика Татарстан (21 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2025.
- ↑ Поволжская государственная академия, физической культуры спорта и туризма Рафису Бурганову присвоено звание «Почетный работник сферы образования Российской Федерации». sportacadem.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 август 2021. Архивировано 22 август 2021 года.
- ↑ Фоторепортаж. tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2021. Архивировано 24 июнь 2021 года.
- ↑ Поволжская государственная академия, физической культуры спорта и туризма Рафис Бурганов внесен в Книгу почета Казани. www.sportacadem.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 август 2021. Архивировано 31 август 2021 года.
Әдәбият
- Ф.Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-Пресс, 2006. ISBN 5-85247-005-4