Рәис Шәйхелисламов

Рәис Фалих улы Шәйхелисламов (рус. Шайхелисламов Раис Фалихович; 24 октябрь 1951, Мөслим (Мөслим районы), Татарстан АССР) — Татарстанның дәүләт эшлеклесе, галим[1].

2004–2007 елларда Татарстанның мәгариф министры (2004 елның сентябреннән мәгариф һәм фән министры). Педагогия фәннәре кандидаты (1989), икътисад фәннәре докторы (2002). Профессор (2004). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2012). Татарстанның атказанган икътисадчысы (2024). 50 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән өч монография авторы[1].

Тормыш юлы

1951 елның 24 октябрендә ТАССР Мөслим районы үзәге Мөслим авылында биш балалы гаиләдә туган.

Мөслим урта мәктәбен, «урта мәктәптә физика, математика укытучысы» белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогия институтын (1974), Казан дәүләт педагогия институтында очно аспирантура (1988), «икътисадчы-менеджер» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының икътисад факультетын (2001) тәмамлаган[1].

Хезмәт эшчәнлеген 1974 елда Яр Чаллы шәһәренең 20 нче урта мәктәбендә математика укытучысы булып башлый. 1975 елда Совет Армиясе сафларына алына.

Хәрби хезмәттән соң:

  • 1976–1977 елларда Тукай районы Шилнәбаш урта мәктәбе директоры,
  • 1977–1986 елларда Бәтке урта мәктәбе директоры[1].

1986–1988 елларда Казан дәүләт педагогия институтының педагогика кафедрасы аспиранты. 1988–1992 елларда Яр Чаллы дәүләт педагогика институты укытучысы.

1992–1997 елларда Яр Чаллы шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы. 1997 елда Яр Чаллы шәһәрендә Казан дәүләт университетының филиалын оештыра һәм 2004 елга кадәр аның директоры булып эшли[1].

2004–2007 елларда Татарстанның мәгариф министры (2004 елның сентябреннән мәгариф һәм фән министры).

2007 елдан соң Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институтын (ИРО РТ) җитәкли. Соңгы елларда КФУның Югары педагогик осталык мәктәбе (элекке исеме: Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм камилләштерү Идел буе төбәкара үзәге) директоры булып эшли.

2026 елның гыйнварында, 75 яшендә, бу вазифадан китә[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 Шайхелисламов Раис Фалихович. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.
  2. Экс-министр образования и науки РТ покинул руководящую должность в КФУ. БИЗНЕС Online (15 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2026.

Әдәбият

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә