Энгель Фәттахов
Энгель Нәвап улы Фәттахов — Татарстанның дәүләт эшлеклесе. Актаныш муниципаль районы башлыгы (1998—2012, 2018―2022), Татарстанның мәгариф һәм фән министры (2012—2017). Техник фәннәр кандидаты. Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле
Энгель Нәвап улы Фәттахов 1961 елның 12 июнендә ТР Актаныш районының Чишмә авылында туган. 1983 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Аспирантурада укый, «авыл хуҗалыгы машиналары» кафедрасында укыта. 9 фәнни хезмәт яза, 2 уйлап табу таныклыгы иясе. Төрле чорларда ТАССР Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, Актаныш районы башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән, 1998 елдан алып 2012 елның 1 октябренә кадәр ТР Актаныш муниципаль районына җитәкчелек иткән.
2012 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнә һәм шул вазыйфада 2017 елның 4 декабренә кадәр эшли.[1]
2017 елның 8 декабрендә Актаныш районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә.[2]
2018 елның 16 сентябреннән Актаныш районы башлыгы[3].
2022 елның 22 июнендә узган район советы депутатлары утырышында (48 депутатның 46сы катнашкан) район башлыгы вазифасыннан алына [4].
Хач киселү вакыйгасы
2022 елның 10 маенда билгесез затлар Актанышның җәмәгать зиратында җирләнгән, мәрхүм Виктор Смирнов каберенә куелган православие хачын икенче кат кисеп аткач, «Мин бу коточкыч фактны булдырмый кала алмавыбыз өчен мәрхүмнең туганнары һәм якыннары алдында гафу үтенәм. Бу хәл өчен тулы җаваплылыкны өстемә алам, лаеклы җәза алырга әзер һәм (район башлыгы вазифасыннан) отставкага китәм», дип белдерә. 2021 елның сентябрендә, әлеге хач беренче мәртәбә кисеп алынгач, район башлыгы буларак, республика җитәкчесеннән катгый кисәтү алган [5] .
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
- 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2010 ― «Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашкан өчен» медале
- 2021 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены[6]
Гаиләсе
Хатыны белән ике кыз, бер малай үстергән.
Искәрмәләр
- ↑ https://www.azatliq.org/a/28894393.html
- ↑ https://www.azatliq.org/a/28903771.html
- ↑ Ольга Плешкова. министр образования РТ объявлен главой Актанышского района. 2020 елның 29 ноябрь көнендә архивланган. prokazan.ru, 16.09.2018
- ↑ Энҗе Габдуллина. Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов: «Мин өйрәнгән, өченче мәртәбә китәм инде эштән». Интертат, 22.о6.2022
- ↑ Минниханов о спиле креста в Актаныше: Такие происшествия в нашем обществе недопустимы. Татар-информ, 11.06.2022
- ↑ Минниханов подписал указ о награждении Энгеля Фаттахова орденом «За заслуги перед РТ». realnoevremya.ru, 15.06.2021 [рус.]