Айдар Метшин

Айдар Рәис улы Метшин (1963 елның 27 августы) — Россия дәүләт эшлеклесе, 2021 елның 19 сентябреннән ― VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. 2006―2021 елларда ― Түбән Кама районы (2006―2021) һәм Түбән Кама шәһәре (2008―2021) башлыгы. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[1]. Юридик фәннәр кандидаты.

Тәрҗемәи хәле

Айдар Метшин 1963 елның 27 августында Түбән Кама шәһәрендә туа. 1980 елдан «Түбәнкаманефтехим» ААҖ аппаратура җиһазларын ремонтлау буенча слесарь, аннары Псков өлкәсендә җәнлек совхозында инженер, баш инженер булып эшли. Түбән Камада кадрлар сәясәте һәм социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнә.

1986 елда «Суыту һәм компрессор машиналары һәм җайланмалары» белгечлеге буенча С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтын, 1996 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.

1999 елда Түбән Кама Халык депутатлары берләштерелгән советы депутаты, шулай ук «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы депутаты итеп сайлана. 2000—2006 елларда — «Түбән Кама нефть эшкәртү заводы» ААҖнең административ директоры»[2]. 2005 елда «Эшлекле идарә итү остасы» белгечлеге буенча Мәскәү Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясен тәмамлый.

2006―2021 елларда — Түбән Кама муниципаль районы Советы рәисе, «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы. 2008―2021 елларда шәһәр Советы депутаты һәм Түбән Кама шәһәре мэры. 2010 елның октябрендә шәһәр Советы сессиясендә кабат Түбән Кама мэры һәм муниципаль район башлыгы итеп сайлана[3].

2010—2013 еллар чорына Евроазиат региональ бүлегеннән Бөтендөнья советы әгъзасы[4], «Түбәнкаманефтехим» ААҖ директорлар советы әгъзасы[5].

2021 елның 19 сентябреннән ― VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты [6].

Гаилә

Айдар Метшин эшче гаиләдә үскән, әтисе — инженер, әнисе шәфкать туташы булып эшләгән.Ике абыйсы бар: Илсур МетшинКазан мэры һәм Айрат Метшин — «Түбән Кама нефтебазасы» ҖЧҖ директоры[7].

Хатыны — Наилә Камил кызы Метшина, «Старый Амбар» халык трактирлары челтәре һәм «Тимерхан» сәүдә компаниясе хуҗасы. Кызы — Алинә Метшина, улы — Морат Метшин.

Бүләкләр

Искәрмәләр

  1. Метшин Айдар Раисович Глава Нижнекамского муниципального района
  2. Метшин Айдар Раисович. Нижнекамскнефтехим. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2012. Архивировано из оригинала 27 май 2012 года.
  3. 18.10.10 // Метшин снова стал мэром Нижнекамска. БИЗНЕС Online (19 октябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2012.
  4. Всемирный Совет ОГМВ. ОГМВ Евразия. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2012. Архивировано 16 сентябрь 2012 года.
  5. Пресс-релизы Группы компаний «ТАИФ». Группа компаний «ТАИФ». Мөрәҗәгать итү датасы: 17 май 2012.
  6. Главу Муслюмовского района Татарстана назначат мэром Нижнекамска. МК, 4.10.2021
  7. Биография - Персональная страница Ильсура Метшина. metshin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2016.
  8. Метшин Айдар Раисович
  9. Айдар Метшин награжден орденом Президента за заслуги перед Республикой Татарстан. 2021 елның 5 октябрь көнендә архивланган. Республика Татарстан, 4.10.2021

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә