Горбангулы Бәрдемөхәммәдов

Горбангулы Бәрдемөхәммәдов, Горбангулы Мәликгулы улы Бәрдемөхәммәдов, төрекм. Gurbanguly Mälikgulyýewiç Berdimuhamedow (1957 елның 29 июне, Төрекмәнстан ССР, Ашхабад өлкәсе) — Төрекмәнстан сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, 2007―2022 елларда Төрекмәнстан президенты. 2021 елның 14 апреленнән Төрекмәнстан парламентының Халык Мәсләхәте Рәисе. Икътисад фәннәре докторы (2010), медицина фәннәре докторы (2007), Төрекмәнстан ФА академигы (2009), Төрекмәнстан Кораллы көчләре генералы (2007). Төрекмәнстан Каһарманы (2011). Рәсми булмаган «Милләт лидеры», «Аркадаг» (Яклаучы) титуллары бар.

Тәрҗемәи хәле

undefined

1957 елның 29 июнендә Төрекмәнстан ССР Ашхабад өлкәсендә авыл мәктәбе укытучысы гаиләсендә туган. 1979 елда Төрекмәнстан дәүләт медицина институтының стоматология факультетын, соңрак әлеге уку йортында (вариант: Мәскәүдә[1]) аспирантура тәмамлаган. Медицина фәннәре докторы (2007), профессор. Алман һәм рус телләрен камил белә.

Хезмәт юлы

  • 1980 елдан Төрекмәнстан ССР Ашхабад өлкәсе авыл амбулаторияләрендә табиб-стоматолог булып эшли башлый.
  • 1990-1995 елларда Төрекмәнстан дәүләт медицина институтында: ассистент, доцент, стоматология факультеты деканы.
  • 1995-1997 елларда Төрекмәнстан сәламәтлек саклау һәм медицина сәнәгате министрлыгының стоматология үзәге директоры.
  • 1997-2001 елларда Төрекмәнстан сәламәтлек саклау һәм медицина сәнәгате министры.
  • 2001-2007 елларда Төрекмәнстан министрлар кабинеты рәисенең (рәис — С. Ниязов) урынбасары.
  • 2006 елның 21 декабреннән 2007 елның 14 февраленә кадәр — Төрекмәнстан президенты в.б.
  • 2007―2022 елларда ― Төрекмәнстан президенты.
  • 2021 елның 14 апреленнән Төрекмәнстан парламентының Халык Мәсләхәте Рәисе.

Төрекмәнстан президенты сайлаулары

undefined

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Хатыны Огөлгерек Ата кызы Бәрдемөхәммәдова

  • улы Сәрдар (1981), кызлары Гөлҗаһан, Гөлшан[5]

Факт

2019 елның 20 июлендә төрекмән оппозициясе чыганаклары Г. М. Бәрдемөхәммәдовның вафат булуын хәбәр итте. Әмма бу мәгълүмат рәсми рәвештә расланмый һәм кире кагылмый[6].

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә