Гөкдениз Карадениз

Гөкдениз Карадениз яки татар тәрҗемәсе Күкдиңгез Карадиңгез (төр. Gökdeniz Karadeniz, tat.lat.Gökdeniz Karadeniz; 11 гыйнвар 1980, Төркия) — Төркия футболчысы. Казанның "Рубин" клубы ярты сакчысы, Төркия җыелма командасының элеккеге уенчысы, 2012 елгы Европа Чемпионаты катнашучысы.

"Рубин" клубы эчендә ике тапкыр Россия футбол ярышының җиңүчесе (2008, 2009), ике тапкыр Россия Суберкубогы иясе(2010, 2012) һәм Россия Кубогы иясе (2012).

Европа бәйгеләрендә – Чемпионнар Лигасында һәм Европа лигасында Рубин эчендә уйнады, 2009 елда Чемпионнар Лигасынның Ноу Камп стадионында (Барселона) мәшһүр уенында Барселона капкасына хәлиткеч тупны кертте, Рубин шушы уенда Барселонаны 2:1 исәбе белән җиңде.

2013 елда Мадрид шәһәрендә Европа Лигасының җиңүчесе – Атлетико такымының капкасына мөһим тупны кертте, Рубин шушы уенда Атлетиконы 2:0 исәбе белән җиңде.

2013 елда Мәскәү шәһәрендә Лужники стадионында Чемпионнар Лигасының (соңрак Европа Лигасының) җиңүчесе – Челси (Лондон) такымының капкасына икенче тупны кертте, Рубин шушы уенда Челсине 3:2 исәбе белән җиңде. Шулай итеп Гөкдениз Карадениз Рубин белән уйнаган һәр грандларның капкасына тупны кертте.

Кайчакта Гөкдениз Карадениз Рубин такымының капитаны вазифаларын башкара.

Рубин-2

2023 елгы сезонда Казанның «Рубин-2» футбол командасының яңа баш тренеры итеп билгеләнгән.[1] [2]

Кызыклы факт

Татарстанның Биектау районы Калинино авылы янында Р-242 трассасы буена үзенең һәм төрек иганәчеләренең акчасына үз исемендәге мәчет төзеткән. 2020 елның 1 октябрендә мөселманнар өчен гыйбадәт кылырга ишекләре ачылган[3][4].

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә