Альберт Шиһабетдинов

Альберт Кәшаф улы Шиһабетдинов (рус. Альберт Кашафович Шигабутдинов; 12 ноябрь 1952, Первоуральск, Свердловск өлкәсе) — Россия эшмәкәре, ТАИФ компаниясенең генераль директоры (1995—2019). «ТАИФ» АҖ генераль директорының стратегик үсеш буенча киңәшчесе (2019 елның 27 июненнән). Халыкара реаль икътисад академиясе әгъзасы (2001). Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2002).

Тормыш юлы

Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәрендә туа. 1976 елда «радиоэлектрон җайланмалар» белгечлеге буенча Казан авиация институтын тәмамлап, НИС СКБ-5 инженеры булып эшли (1979).

1979—1983 елларда — «Нармонский» совхозы директоры урынбасары.

1983—1986 елларда Казан шәһәренең Бауман райпищеторгының оештыру бүлеге башлыгы һәм директор урынбасары булып эшли.

1986—1991 елларда — МТС базасы башлыгы һәм «Татрыбхоз» берләшмәсенең төзелеш, тәэмин итү һәм сату буенча генераль директор урынбасары.

1991—1995 елларда — «Казан» тышкы сәүдә фәнни-җитештерү берләшмәсенең генераль директоры.

1995 елдан — «ТАИФ» ААҖ генераль директоры.

2003—2006 елларда — «Казаноргсинтез» ААҖ Күзәтчелек советы рәисе.

2006 елдан 2013 елга кадәр — «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ директорлар советы рәисе.

2009 елда дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.

2021 елда «ТАИФ» миллиардерлар Леонид Михельсон һәм Геннадий Тимченко белән бәйле Сибур нефтехимия компаниясе белән берләшә. 27 млрд долларлык килешү кысаларында Шиһабетдинов һәм "ТАИФ"ның башка акционерлары «Сибур» акцияләренең 15 % өлешен ала[1], ә «Таиф» акцияләренең контроль пакеты «Сибурга» күчә[2]. Шиһабетдинов "Сибур"ның директорлар советына керә.

2021 елдан 2025 елга кадәр — «ТАИФ» АҖ генераль директоры[3].

2022 елның 2 ноябрендә Бөекбританиянең санкцияләр исемлегенә кертелә[4].

2023 елдан — «ТАИФ» АҖ идарәсе рәисе[5].

Гаиләсе

  • Хатыны — Галия Шиһабетдинова[6].
  • Улы — Руслан Шиһабетдинов. 1999 елдан әтисенең референты булып эшли. 2005–2019 елларда «ТАИФ» АҖнең милекне корпоратив идарә итү һәм инвестицияләр буенча генераль директор урынбасары вазыйфасын били, 2013 елда «Казаньоргсинтез» ГАҖ директорлар советы рәисе, 2017 елда — «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ директорлар советы рәисе була. 2019 елдан — «ТАИФ» АҖ генераль директоры; 2021–2022 елларда «СИБУР Холдинг» ГАҖ идарәсенә керде. 2019 елдан «НИЦ ДНК» АНО директоры, 2023 елдан — «Трас» АҖ директоры. Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2014)[7][8].
  • Улы — Тимур Шиһабетдинов. 2021–2024 елларда «СИБУР Холдинг» ГАҖ һәм «СИБУР» ҖЧҖ идарәсе әгъзасы булп, синтетик каучуклар дирекциясен җитәкли. 2025 елдан — «ТАИФ» АҖ генераль директоры. Россия футбол берлегенең Попечительләр советы әгъзасы, «ТАИФмоторспорт» спорт-техник клубы президенты; автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры[9].

Байлыгы

Эшмәкәр «Сибур» һәм «ТАИФ» АҖ акцияләре һәм облигацияләре иясе. Соңгысы «ТАИФ-НК» (нефть эшкәртү) акцияләр пакетына, АЗС челтәренә, шулай ук төзелеш, күчемсез милек, медиа һәм финанс өлкәсендәге активларга ия.

2025 елның апреленә Шиһабетдиновның байлыгын Forbes 2 млрд доллар дип бәяли[10].

Бүләкләре һәм исемнәре

  • Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2002);
  • Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале (2005);
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2007) — Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен;
  • «Россия Эчке эшләр министрлыгына ярдәм иткән өчен» билгесе(2008);
  • Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе (2008);
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2009) — мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә зур өлеш керткәне өчен;
  • «2005-2009 елларда Таттелеком директорлар Советы Рәисе» мактау билгесе (2009);
  • «Ел персонасы» премиясе лауреаты — «Бизнеста уңышлы стратегия өчен» номинациясендә (2012);
  • «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» медале (2013) — Россия Федерациясе саклык министры Сергей Шойгу боерыгы белән бүләкләнә;
  • Россия Федерациясенең Дуслык ордены (2013) — хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен;
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2015) — Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен;
  • Татарстан Республикасының Дуслык ордены (2017).

Искәрмәләр

  1. Albert Shigaboutdinov (ингл.). Forbes. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  2. Рощупкина, Елена. Историческая сделка: СИБУР приобретает ТАИФ за 15% своих акций и 3 млрд долларов. Татар-информ (24 сентябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  3. Шигабутдинов Альберт Кашафович. Татцентр.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  4. Великобритания ввела санкции против четырех российских бизнесменов (2022-11-02). 26 февраль 2026 тикшерелде.
  5. Шигабутдинов Альберт Кашафович – краткая справка, контакты, биография, фото и новости. Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  6. Шигабутдинова Галия. Tadviser.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  7. Шигабутдинов Руслан Альбертович. Татцентр.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  8. Шигабутдинов Руслан Альбертович – краткая справка, контакты, биография, фото и новости. Реальное время (8 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  9. Шигабутдинов Тимур Альбертович. Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.
  10. Альберт Шигабутдинов [неопр.]. Forbes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.

Чыганаклар

  • КАИ — национальный исследовательский университет/Г. Л. Дегтярёв, Ю. Ф. Гортышов, М. С. Сафариев; под ред. докт. техн. наук, профессора, президента КНИТУ-КАИ Ю. Ф. Гортышова. — 2-е изд., испр. и доп. — Казань: Изд-во КНИТУ-КАИ, 2017. — 568 с.

Тема буенча өстәмә