Индус Таһиров
Индус Ризак улы Таһиров (рус. Индус Ризакович Тагиров; 24 май 1936, Иске Шөгер, Шөгер районы, Татарстан АССР, СССР) — СССР һәм Россия тарихчысы һәм җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе һәм Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы; 1995 елдан). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (1995—2009). Бөтендөнья татар конгрессын оештыручыларның берсе һәм аның башкарма комитетының беренче рәисе (1992—2002).
Тәрҗемәи хәле
Индус Ризак улы Таһиров1936 елның 24 маенда Шөгер районының Иске Шөгер авылында (хәзер Лениногорск районында) туа.
1963 елда Казан университетын (КДУ) тәмамлап, шушы югары уку фортында эшли. 1966 елдан — Ватан тарихы кафедрасы ассистенты. 1967 елда «Казанда Совет хакимиятен урнаштыру (урыннарда пролетар революция җиңүе өчен көрәшнең үзенчәлеге турында)» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый. 1975 елдан — доцент. 1979 елда «Идел буенда һәм Уралда революцион көрәш һәм милли-азатлык хәрәкәтләре (1917 елның марты — 1918 елның марты)» темасына докторлык диссертациясен яклый. 1980 елдан — профессор, 1980—1995 елларда - КДУның тарих факультеты (хәзерге КФУның Тарих институты) деканы. 1983 елдан — СССР тарихы кафедрасы (1992 елдан хәзерге заман Ватан тарихы кафедрасы итеп үзгәртелә) мөдире, 2009—2012 елларда — Ватан тарихы кафедрасы мөдире. 1994 елдан Казан университеты каршындагы диссертация советы рәисе була (2022—2023 елларда советларны үзгәртеп корганга кадәр)[1]. 3 фән докторы һәм 30 фән кандидаты әзерләгән. Хәзерге вакытта — КФУның Ватан тарихы һәм архив белеме кафедрасы профессоры-консультанты[2].
Төп фәнни тикшеренүләре Россиядәге революцион һәм милли хәрәкәтләр тарихына, Татарстанда милли-дәүләт төзелешенә карый.
2021 елның маенда Казан университетында галимнең 85 еллыгына багышланган тантаналы утырыш уза[3].
Иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлеге
Индус Таһиров Татарстан дәүләтчелеге барлыкка килү процессында актив катнаша. 1990 елда ул Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларацияне эшләүдә, 1992 елда Татарстан Республикасы Конституциясенең төп нигезләмәләрен әзерләүдә катнаша. 1995—2009 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты була[4][5].
Бөтендөнья татар конгрессын (БТК) оештыручыларның берсе булып чыгыш ясый. 1992-2002 елларда оешманың башкарма комитетының беренче рәисе вазифасын башкара. Шулай ук БТК Милли Шурасы әгъзасы булып тора[4][5][6].
Төп хезмәтләре
- Ионенко И. М., Тагиров И. Октябрь в Казани. Казан: Таткнигоиздат, 1967. 272 б.
Ионенко И., Таһиров И. Казанда октябрь. — Казан: Татар китап нәшрияты, 1970. — 278 б.
- Революционная борьба и национально-освободительное движение в Поволжье и на Урале: Февраль — июль 1917 г. — Казан: Казан университеты нәшрияты, 1977. — 216 б.
- В борьбе за власть Советов: (Октябрь и национально-освободительное движение в Поволжье и на Урале, июль 1917 — март 1918 гг.). — Казан: Таткнигоиздат, 1977. — 184 б.
- К вопросу многовариантности исторического процесса: Диалектика соотношения характера власти и способов решения национального вопроса в России в 1917 г.: [Доклад, 23-24 янв. 1989 г.] — Казан: Казан университеты нәшрияты, 1990. — 15 б.
- Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999. — 468 б.
- На изломе истории. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2004. — 423 б.
- История национальной государственности татарского народа и Татарстана. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2008. — 455 б.
- На стремнине времени: статьи и выступления. — Казан: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе, 2011. — 467 б.
- По жизненному пути. М.: Собрание, 2017. 478 б., [9] б. ил., портр.$ ISBN 978-5-9606-0145-0
- На крутом повороте истории. М.: Собрание, 2019. 391 б.; ISBN 978-5-9606-0173-3
- По стопам истории: сборник статей. — Казан: Логос-Пресс, 2021. — 307 б. — ISBN 978-5-6045989-4-8[7].
- Воспоминания. — Казан: Логос-Пресс, 2021. — 219 б. — ISBN 978-5-6045989-5-5[7].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Исемнәре
- Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1997) — фәнни эшчәнлектәге казанышлары өчен[8];
- Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1986)[9];
- Казанның мактаулы гражданины (2016) — Татарстан Республикасының милли-дәүләт төзелешенә керткән зур өлеше һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен[10];
- Казан университетының атказанган профессоры (2005)[11];
- Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының мактаулы докторы (2021 елның 18 июне)[12].
- Орденнары, медальләре
- Дуслык ордены (2003) — хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[13];
- «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005), «Хезмәт ветераны» (1988)[11];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2006) — Татарстан Республикасы дәүләтчелеген, тарих фәнен, Россиядә федерализмны үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен[14];
- «Дуслык» ордены (Татарстан Республикасы Президентының 2021 елның 24 маендагы УП-404 санлы Указы) — күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни мирасын саклауга керткән аерым өлеше өчен[15];
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2016) — күпьеллык нәтиҗәле фәнни-тикшеренү эшчәнлеге һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән зур өлеше өчен[16];
- «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2019) — Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын, милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлеше, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектәге югары казанышлары өчен[17];
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте (2019, 2020, 2021 еллар)[18][19][20];
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Парламентаризмны үстерүгә керткән өлеше өчен» мактау билгесе (2015)[21];
- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең «Фәндәге казанышлар өчен» алтын медале (2016)[22].
- Премияләре
- Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе (2001) — «Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век)» монографиясе өчен[23];
- Кол Гали исемендәге халыкара премия (2003)[11].
Искәрмәләр
- ↑ Диссертационный совет Д.212.081.01. Казанский федеральный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
- ↑ Тагиров Индус Ризакович. Общие сведения. Казанский федеральный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
- ↑ Юбилей. Казанский федеральный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
- ↑ 1 2 Тагиров Индус Ризакович. 100tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
- ↑ 1 2 Индус Тагиров: «Я не считаю, что в Татарстане есть национализм». Бизнес Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
- ↑ Тагиров Индус Ризакович. Всемирный конгресс татар. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
- ↑ 1 2 Библиографический список трудов И. Р. Тагирова. Казанский федеральный университет (27 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 26.05.1997 г. № 526 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Президент Российской Федерации (26 май 1997). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. Архивировано 21 декабрь 2021 года.
- ↑ Тагиров Индус Ризакович. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. Архивировано 21 декабрь 2021 года.
- ↑ Решение Казанской городской Думы от 16 августа 2016 г. № 2-9 «О присвоении звания „Почётный гражданин Казани“ в 2016 году». Мэрия Казани (16 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. Архивировано 28 август 2021 года.
- ↑ 1 2 3 Тагиров Индус Ризакович. Награды, почётные звания. Казанский университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. Архивировано 21 декабрь 2021 года.
- ↑ Академику Индусу Тагирову был вручен диплом Почетного доктора Института истории им. Ш. Марджани АН РТ. Всемирный конгресс татар. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 27.01.2003 г. № 80 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Президент Российской Федерации (27 гыйнвар 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. Архивировано 21 декабрь 2021 года.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан от 22 мая 2006 г. № УП-185 «О награждении орденом „За заслуги перед Республикой Татарстан“». Президент Республики Татарстан (22 май 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. Архивировано 21 декабрь 2021 года.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (26 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. Архивировано 21 декабрь 2021 года.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (3 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. Архивировано 21 декабрь 2021 года.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (19 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. Архивировано 21 декабрь 2021 года.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (1 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. Архивировано 21 декабрь 2021 года.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (21 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. Архивировано 19 октябрь 2021 года.
- ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (1 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. Архивировано 21 декабрь 2021 года.
- ↑ Постановление Президиума Государственного Совета Республики Татарстан от 20 мая 2015 г. № 593-V ГС «О награждении И. Р. Тагирова почётным знаком Государственного Совета Республики Татарстан „За вклад в развитие парламентаризма“». Газета «Республика Татарстан» (30 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 декабрь 2021. Архивировано из оригинала 21 декабрь 2021 года.
- ↑ Награждённые Золотой медалью АН РТ «За достижения в науке». Академия наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026. Архивировано 16 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан от 10 декабря 2001 г. № УП-1115 «О присуждении Государственных премий Республики Татарстан 2001 года в области науки и техники». Газета «Республика Татарстан» (11 декабрь 2001). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 декабрь 2021. Архивировано из оригинала 21 декабрь 2021 года.
Әдәбият
- Валеев Р. Учёный, политик, человек // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2006. № 1.
- Татар энциклопедиясе / Баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 2010. — 5-нче том. — 499—500 б.
- Литвин А. А., Федорова Н. А. К 85-летию Индуса Ризаковича Тагирова // Учёные записки Казанского университета. Серия: Гуманитарные науки. — 2021. — Т. 163, 3-нче китап. — 105—115 б.