Илшат Фәрдиев

Илшат Шәех улы Фәрдиев (рус. Ильшат Шаехович Фардиев, 31 август 1960, Әнәк) — Россия сәнәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Татарстан Республикасы энергетика министры (2010—2012). Россия чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты (2018 елның 30 маеннан), «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры (2012 елның маеннан).

Тәҗемәи хәле

1960 елның 31 августында Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында туган.

1983 елда «Шәһәр һәм авыл хуҗалыгы сәнәгать предприятиеләрен электр белән тәэмин итү» белгечлеге буенча Мәскәү энергетика институтының Казан филиалын тәмамлый.

1983—1985 елларда «Тукай» кошчылык фабрикасында электромонтер һәм өлкән инженер булып эшли.

1985—1990 елларда тимер-бетон эшләнмәләр заводының баш энергетигы була.

1990—1995 елларда — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштырылган колонна башлыгы.

1995—1997 елларда Нур Баян исемендәге Татарстан Республикасы Актаныш районы авыл хуҗалыгы кооперативлары берләшмәсе рәисе була. 1997—1998 елларда — Актаныш районы администрациясе башлыгы, 1998—1999 елларда — Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре администрациясе башлыгы.

1999—2010 елларда "Татэнерго"ның генераль директоры була. 2010—2012 елларда — Татарстан Республикасы премьер − министры урынбасары — энергетика министры.

2012 елның маеннан Илшат Фәрдиев — «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры.

«Агросила Холдинг» АҖ Директорлар советы рәисе.

Шулай ук җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икенче (2000—2004), өченче (2004—2009) һәм дүртенче чакырылыш (2009—2010) депутаты була.

Дәүләт бүләкләре

Гаиләсе

Гаиләле, өч бала әтисе[7]. Тормыш иптәше Диләрә, чыгышы белән Үзбәкстаннан, ике кызы бар.

Төпчек кызы Алсу (1991―2021) ― эшмәкәр: «Чаллы-бройлер» ҖЧҖ, «Рубаи» ҖЧҖ, «Нигез» ҖЧҖ һәм «Түбән Кама агрофирмасы» ҖЧҖ хуҗаларыннан берсе, Зәй шикәре ҖЧҖ Директорлар советы әгъзасы. 2021 елның 6 июлендә Мәскәүнең Мосфильм урамында юл кичүен электр самокатында хәрәкәтне тыя торган кызыл утка чыгып барганда югары тизлектә килгән номерсыз БМВ машинасы (йөртүчесе 19 яшьлек Хренов фамилияле Башкортстан кешесе булып чыга) астына керә, алынган травмалардан һәлак була[8].

Тагын бер кызы — Алинә Фәрдиева, аерылган (тормыш иптәше — «Зәй шикәре» АҖнең элеккеге генераль директоры Шамил Минһаҗев)[9].

Искәрмәләр

  1. О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (29 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.
  2. Путин наградил Ильшата Фардиева орденом Дружбы (рус.). chelny-biz.ru (12 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2025.
  3. Путин подписал указ о награждении пяти татарстанцев. Татар-информ, 12.05.2021
  4. Президент Татарстана вручил в Кремле государственные награды (рус.). Государственный Cоветник Республики Татарстан (27 ноябрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2025.
  5. 75 лет ОАО "Татэнерго" :: История энергетики РТ (рус.). www.tatenergo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2025.
  6. Фардиев Ильшат Шаехович. veterans.tatneft.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2025.
  7. Член Правления Фонда (рус.). Фонд поддержки развития культуры при Раисе Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2025.
  8. Источник: дочь экс-зампремьера Татарстана погибла в ДТП с самокатом (рус.). РИА Новости (6 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2025.
  9. Делят даже стулья: как дочь Ильшата Фардиева судится с бывшим мужем из-за элитной недвижимости (рус.). Бизнес Онлайн (17 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2025.