Әнәк
Әнәк — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — авыл (федераль классификатор буенча).
Халык саны — 257 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423730.
Тарих
Әнәк — XVII гасырда Бүләр волосы Мушуга түбәсендә башкортлар һәм типтәрләр нигезләгән авыл. Типтәрләр 1701 елда башкортлар еренә керә[1].
Актаныштан 49 чакрым көньяк- көнбатыштарак, Казан – Уфа юлы буенда урнашкан. Биредә электән фин – угыр кабиләсе вәкилләре яшәгән[чыганагы?]. Татарлар XVII йөз ахырында XVIII йөз башында килеп төпләнә[чыганагы?]. Алар типтәрләр һәм вотчиналы башкортларга бүленә, ясаклы татарлар да була[чыганагы?]. Марилар инешнең аргы ягында яши, зиратлары Әнәк ягында була. Бу кардәшләр гадәте – канунына каршы килә, аларда авыл белән каберлекне су бүлергә тиеш түгел. Димәк, мариларны күченергә мәҗбүр иткәннәр[чыганагы?].
Е. Пугачев явында авылдан 63 ясаклы татар старшиналары Үмәткол Тәфкилев җитәкләгән төркемдә катнаша.
1884 елда игенчеләр 1878 дисәтинә җир бирелсә, 1913 елда ул 1143 дисәтинәгә кала. Мәчете 1848 елга кадәр салына.
1931 елда “8 Март” хуҗалыгы оештыралар, 3 елдан аңа барлык 74 гайлә дә кереп бетә. Эреләндерү дәверендә “Үзәк” хуҗалыгына (хәзерге Нур Баян исемендәге ҖЧҖ) кушалар. Язмышлары Пучы белән тыгыз бәйләнештә бара, бер үк вакыйгаларны бергә кичерәләр. 1959-1960 елларда барлыкка килгән Нефтьчеләр бистәсе авылга кушыла.
2007 елда “Әнәк” ҖЧҖ үзе аерым мөтәкыйль көн күрә башлый, июнь аенда районның 18 процент җирен биләгән “Әнәк” агрофирмасы төзегәч, аның үзәгенә әверелә. Фирма белән Иске Җияш егете, бөтен эшчәнлеге Пучы җирлеге белән бәйләнгән Фарис Фәтхиев уңышлы җитәкчелек итә. Авыл бу гасырга яңарып, яшәреп, бөтен яктан да бөтәеп керде. Заманча йортлар, иҗтимагый үзәк, мәчет калкып чыкты. Урамы асфальтка төрелде. Озак еллар хуҗалык рәисе булып эшләгән Шәрип ага Шәймиевның йорты музейга әйләндерелде.
Илне фашист басып алучыларыннан сакларга 77 яугир чакырыла, 31 е кире туган якка әйләнеп кайта алмый.
Демография
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11.5 °C | -11.2 °C | -6 °C | 3.9 °C | 13.1 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 11.9 °C | 4 °C | -5.3 °C | -10.8 °C | 3.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]
Шәхесләр
- Минтимер Шәймиев (1937), ТР беренче президенты.
- Нур Баян (1905-1945), шагыйрь.
- Рахмай Хисмәтуллин (1934-2004), язучы.
Фәрдиевләр:
- Илшат Фәрдиев (1960), ТР сәясәт-хуҗалык эшлеклесе.
- Ринат Фәрдиев (1956―2008), Зәй районы башлыгы (1999―2008).
Мәдәният
- «Бабайда кунакта», мемориаль комплекс–ял паркы.
Искәрмәләр
- ↑ Ә. З. Әсфәндиәров. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 274-275. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.