Югары Гәрәй
Югары Гәрәй — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.
Халык саны — 44 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423752.
Тарих
Татар чыганаклары буенча, авыл XVII гасырда нигезләнгән[1]. Башкорт тарихчы-галиме Әнвәр Әсфәндияревның тикшеренүләре нигезендә, Югары Гәрәй (Яңа Гәрәй) авылы XIX гасыр башында нигезләнә, чөнки 1795 елда Түбән Гәрәй авылы исәпкә алынганда, Югары Гәрәй булмый[2]. 1816 елда 7 ревизия вакытында, анда 8 йортта 66 башкорт, 1834 елда 8 йортта — 63 башкорт, 1848 елда 11 йортта — 65 башкорт, 1859 елда 47 башкорт теркәлгән. 1902 елда — 71 башкорт; 1905 елда 24 йортта — 143 башкорт; 1912 елда — 169 башкорт (йорт)[2].
Халкы нигездә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. 1905 елда су һәм җил тегермәне, кибет, мәчет (1848 елдан) исәпкә алына[2].
Демография
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11.5 °C | -11.2 °C | -6 °C | 3.9 °C | 13.1 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 11.9 °C | 4 °C | -5.3 °C | -10.8 °C | 3.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[4]
Искәрмәләр
- ↑ Верхнее Гареево
- ↑ 1 2 3 Ә. З. Әсфәндиярев. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 317-318. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Ә. З. Әсфәндиярев. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 317-318. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.