Чиялек (Иске Айман авыл җирлеге)

Иске Байсар авыл җирлегенә керүче Чиялек белән бутамагыз

Чиялек (рус. Чиялек) — Татарстан Республикасының Актаныш районы Иске Айман авыл җирлеге составындагы торак пункт (авыл).

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423739.

Климат

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]

География

Татарстан Республикасының Актаныш районында, район үзәге Актаныштан 54 (58[3]) км көньяк-көнбатыштарак, Ык елгасының уң кушылдыгы Мөшеге елгасы бассейнында, Мөслим районы белән чиктә урнашкан (Татар Мөшегесенә кадәр турыдан 3,6 км). Пучыдан (турыга) – 6 км, Иске Айманнан – 6 км ераклыкта.

Тарих

1928 елда Татарстан АССР Чаллы кантоны Пучы волостена караучы Колын авылыннан күченгән 64 гаилә урман янында яңа торак пунктка нигез салган. Урманда шомырт һәм язын ап-ак чәчәккә күмелгән, җәй көне кып-кызыл булган чия куаклары күп булганга, авылга «Чиялек» исеме бирелгән. Тирә-якта шул ук исемдәге берничә авыл булганга, Иске Байсар янындагысын Җылан Чиялеге дип, ә колхозын «Кызыл Чиялек» дип атаганнар.[4]

Яңа башка чыгучылар беренче эш итеп, мәчет торгызалар. 1930-еллар ахырында динне кысу сәясәтенә бәйле, мәчет ябылып, бинасы мәктәп итеп калдырылган.[3][4]

1931 елда крестьян хуҗалыклары «Чиялек» күмәк хуҗалыгына берләшәләр. 1938―1939 елларда авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен, күмәк хуҗалык Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ[d]) катнашып, мотоцикл һәм су башнясы белән бүләкләнгән. Су башнясын Камбаркадан барып алып, кое казып утыртканнар.[4]

Бөек Ватан сугышына авылның 62 кешесе (шул исәптән, колхоз рәисе Локман Госманов, аны алыштырган укытучы Гыйният Локманов) алынган, 36 сы фронтларда һәлак булган.[4]

Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү чорында «Чиялек» күмәк хуҗалыгын «Октябрь» колхозы белән кушалар, кабат аералар. Хәзерге вакыттта авыл «Әнәк» агрофирмасына карый.[4][5]

Авылда уку яшендәге балаларның саны аз булу сәбәпле, мәктәп 1986 елда ябыла, 2001 елда кабат ачыла.[4]

1969 елда авылга югары көчәнешле электр линиясе килеп җиткән. 1980-еллар ахырында авыл йортлары электр белән җылылытыла башлый.[4]

Демография

Халык саны
1949 1958 1965 1970 1979 1983 1989 1987 2002 2010
286 210 275 271 191 86 69 70 69 42

Төп милләтләр: татарлар.[3]

1965 елда авылда ― 54 йорт, 1983 елда ― 34, 1993 елда 32 йорт исәпләнгән. 2010 елда 25 йортта 42 кеше яши.[4]

Шәхесләр

Искәрмәләр

  1. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  2. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  3. 1 2 3 Чиялек. Институт татарской энциклопедии. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2022. Архивировано 22 февраль 2022 года.
  4. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 420нче бит.
  5. Аняково. Татарская энциклопедия TATARICA

Әдәбият

  • Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 420нче бит.
  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.

Тема буенча өстәмә