Чишмәбаш (Актаныш районы)

ЧишмәбашТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423745.

Климат

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]

Борынгы каберлек

Авыл янында 2021 елда М7 трассасы төзелеше алдыннан тарихи-мәдәни экспертиза нәтиҗәсендә безнең эрага кадәр II гасыр каберлеге табылган. Галимнәр 15ләп кабергә юлыккан. Аларның кайберләрендәге скелетлар башсыз булган. Күмәк каберлек тә табылган – баш сөякләре булмаган биш кешенең сөякләре бер каберлектә табылган. Каберлек иртә тимер гасырга һәм Пьянобор мәдәниятенә карый, ди галимнәр. «Чишмәбаш тукталышы I» археология һәйкәлен коткару өчен казу эшләре алып барыла. 2021 елда ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каберлекне дәүләт саклавына куйган.[3]

Чыганаклар

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.

Тема буенча өстәмә