Кыркаентүбә
Кыркаентүбә – Татарстан республикасының Актаныш районында урнашкан авыл. Агыйделнен кушылдыгы Шәбез елгасы буенда урнашкан. 1997 елда 118 кеше яши, тулысынча татарлар. Авыл халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Тарихы
Минзәләдән 40 чакрым ераклыкта Шәбез елгасы каршында Енәй волостеның (1866 елдан - Байсар волосте) Канбар төбәсе авылы[1].
Кыркаентүбә яшәүчеләр саны турында 1795 ел мәгълүматларе юк. 1816 елда 3 йортта ир-ат җенесле 15 башкорт, 80 типтәр яши. 1834 елда 20 башкорт була. 1848 елда 4 йортта — 25 башкорт, 46 йортта — 212 типтәр, 1859 елда — хәрби дәрәждәдәге 171 кердәш, 1902 елда 94 йортта хәрби дәрәждәдәге 142 кердәш исәпкә алына. 1905 елда 93 йортта 550 кеше була; 1912 елда 541 кеше яши, барсы да типтәр дип языла[1].
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11.5 °C | -11.2 °C | -6 °C | 3.9 °C | 13.1 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 11.9 °C | 4 °C | -5.3 °C | -10.8 °C | 3.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]
Атаклы кешеләр
- Фидаил Мәҗитов, яшь язучы
- Васил Мәҗитов, Татарстанның атказанган терлекчесе
- Рая Зарипова, биология фәннәре кандидаты
- Солтанов Мифтах (1903-1939), Березнәк каласы төзелеше батыры, Ленин ордены кавалеры
- Ренат Мәҗитов, Почет Билгесе ордены иясе
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Ә. З. Әсфәндиярев. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 3346-348. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
- Ә. З. Әсфәндиярев. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 3346-348. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.