Камбарка

Камбарка (рус. Камбарка, удм. Камбарка) — Удмуртиядә урнашкан шәһәр, Камбарка районының административ үзәге.

Халык саны — 11 028 кеше (2010).

География

Шәһәр Камбарка (Чулман кушылдыгы) елгада, Ижаудан 116 километрга көньяк-көнчыгышка таба урнаша. Казан — Екатеринбург тимер юлда станция. Иң якындагы шәһәрләр: Нефтекама, Сарапул, Агыйдел, Яңавыл, Чайковски.

Тарих

Камбарка 1767 елда тимер ясау, һәм чуен кою заводы янында бистә буларак нигезләнгән.

1781—1923 елларда — Пермь губернасы Уса өязе составында.

1923—1937 елларда — Урал өлкәсе составында. 1936 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

1937 елда Удмурт АССР составына кертелә.

1945 елда шәһәр статусын ала.

Халык

1959[1] 1970[2] 1979[3] 1989[4] 2002[5] 2010[6]
13 385 14 121 12 960 13 258 12 636 11 028

Милли состав

Милләт 2002[7] 2010[8]
руслар 91,0% 90,1%
татарлар 3,2% 3,5%
арлар 2,5% 3,0%

Икътисад

  • Машиналар төзү заводы
  • «Металлист» заводы
  • «Корд» фабрикасы
  • Агач комбинаты

Фотогалерея

Тышкы сылтамалар